16+

Балаларның куркынычсызлыгы беренче урында

Татарстанда балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле сораулар буенча "кайнар линия" ачылды.

Балаларның куркынычсызлыгы беренче урында

Татарстанда балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле сораулар буенча "кайнар линия" ачылды.

Азнакайдан Казанга эксурсиягә килгәндә автобуслары ватылып, 5-7 нче сыйныф укучыларының бер төн транспортта кунарга мәҗбүр булулары турында сайтыбызда хәбәр иткән идек. Татарстан Хөкүмәте йортында республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әлеге вакыйгага ачыклык кертте. Ул сөйләгәнчә, сәфәр Азнакай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган, автобуста 44 бала һәм 5 озатып баручы булган. Транспорт чарасының техник төзеклеге тикшерелмәгән, йөртүче исә инструктаж узмаган. Нәтиҗәдә, автобус юлда ватылып калган, һәм балалар анда төн кунарга мәҗбүр булган. Автобусның 33 ел файдаланылуда булуы да ватылырга сәбәп булган, күрәсең.

Балаларны транспортта йөртүгә бәйле кагыйдә бозу очрагының тагын берсе шушы көннәрдә генә Тәтеш районында да килеп чыккан.

Татарстанның Мәгариф һәм Фән министры Энгель Фәттахов Азнакай укучылары катнашындагы очрак өчен җаваплы затка карата катгый җәза чаралары кулланырга кирәклеген әйтә. Тәтеш һәм Азнакай районы җитәкчеләре белән аерым сөйләшүләр дә булган. Республиканың муниципаль район башлыклары исеменә "Балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле киңәш-тәкъдимнәр" хаты юлланган. Укучыларны юлда транспортта йөрткәндә куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү очраклары еш кабатланып торганга, Энгель Фәттахов районнардагы мәгариф идарәләре башлыклары белән мәктәп директорлары катнашында киңәшмә дә уздырды. Анда балаларны транспортта йөртүгә бәйле кагыйдә бозу очраклары каралды.

Татарстанда әлеге мәсьәләдә "кайнар линия" дә эшли башлады. Аның аша мәгариф оешмалары хезмәткәрләре балалар төркемнәрен юлда йөртүгә бәйле сораулар буенча консультация алырга мөмкин. "Кайнар линия" номеры - 8 (843) 294-95-17. "Кайнар линия"гә мәктәп автобуслары маршрутларына бәйле сораулар буенча да шалтыратырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading