Шәһри Казан

Балыкчылар флэшмобымы әллә бу?

Бездә балыкларны шулкадәр кимсетәләр, ахры, балыкчылар белән һаман берәр нәрсә килеп чыга. Әгәр шулай булса, ашалган һәр балыкның рәнҗеше балыкчыларга төшә бара. Һава җылына, дип, күпме генә кисәтүләр яңгыраса да, балыкчылар тагын яраткан шөгыльләреннән берничә көнгә булса да баш тарта алмаганнар. Чулман елгасында боз өстендә калган 168 балыкчыны да коткарып...

Реклама

Бездә балыкларны шулкадәр кимсетәләр, ахры, балыкчылар белән һаман берәр нәрсә килеп чыга. Әгәр шулай булса, ашалган һәр балыкның рәнҗеше балыкчыларга төшә бара.
Һава җылына, дип, күпме генә кисәтүләр яңгыраса да, балыкчылар тагын яраткан шөгыльләреннән берничә көнгә булса да баш тарта алмаганнар. Чулман елгасында боз өстендә калган 168 балыкчыны да коткарып өлгергәннәр анысы. Әйтүләренчә, боз, йөзеп, еракка китмәгән. Барысын да коткарганнар. Аллага шөкер, зыян күрүчеләр дә, үлүчеләр дә юк.
Өченче көнге хәлдән соң, коткаручылар балыкчыларга рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә бозның калынлыгы әлегә биш-җиде сантиметр гына булганлыктан, ике атна өзлексез салкыннар тормыйча, боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк, диелә. Бераз гына җылытып алу да бозның структурасын боза, ди белгечләр. Балык тотарга чыкканда, үзең белән иң гади коткару әсбапларын һәм элемтә чаралары алырга онытмагыз. Телефонның балансы тискәре булган очракта да, 112 номеры буенча, коткару хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп була.
Бу юлы безнең кисәтүләрне ишетерләр дип өметләнә коткаручылар. Ә балык каргышы төшмәсен дисәң, балык тотудан бераз тыелып торырга кирәктер, югыйсә бигрәк рәнҗи торган чаклары!..
Балыкчылар моңа кадәр бергәләшеп бәлагә юлыккан иде инде. Халык хәзер, балыкчылар шул рәвешле флэшмоб ясый, дип көлә. Көлкесен көлке, еларга туры килмәсә иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: