16+

Бармак очларында – дөнья

16-17 апрельдә Казанда начар күрүче балаларның «Бармак очларында - дөнья» («Мир на кончиках пальцев») дип исемләнгән I Идел буе иҗади фестивале уза.

Бармак очларында – дөнья

16-17 апрельдә Казанда начар күрүче балаларның «Бармак очларында - дөнья» («Мир на кончиках пальцев») дип исемләнгән I Идел буе иҗади фестивале уза.

Ә 17 апрельдә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә 15.00 сәгатьтә фестивальдә катнашучыларның иң-иңнәре, ягъни һәр төбәктән җиңүчеләр катнашындагы гала-концерт узачак. Төгәлрәк әйткәндә, Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 140 кеше катнашачак анда. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Фестивальнең оештыручысы - «Радость детства» хәйрия фонды директоры Гүзәл Садыйкова сүзләренчә, узган ел оештырылган «Бармак очларында дөнья-2013» республика фестивале зур уңыш казанган. Быел аның чикләре киңәйгән һәм ул Идел буе төбәгенә чыккан. Һәр төбәктән күп дигәндә 10 катнашучы гына булырга тиеш дигән чикләү дә кертергә туры килгән. Фестивальнең режиссеры Марианна Герасимова, балалар биредә һич тә беренче-икенче урыннар өчен ярышмыйлар, бу мәйдан алар өчен аралашу, һөнәрләрен уртаклашу урыны, дигән фикердә. Әмма иң яхшы башкаручылар һәм коллективлар барыбер бүләксез калмаячаклар. Бүләкләр исә «Иң яхшы уен кораллары төркеме», «Иң яхшы уен кораллары солосы», «Вокал», «Иң яхшы вокаль ансамбль», «Иң яхшы нәфис сүз», «Иң яхшы автор» һәм «Иң яхшы бию коллективы» кебек 7 номинациядә билгеләнәчәк. Быелгы фестивальнең гадәти булмаган өлешләре дә бар. Мисалга, финал өлешендәге флеш-моб. Начар күрә торган балалар белән беренче тапкыр уздырылачак икән ул. Фестивальдә сынаучы-космонавт катнашуы да бик кызык. Ул исә балаларны тормышка ашмаслык булып тоелган теләкләрне дә тормышка ашырырга рухландыра алачак.
Иҗади номерларның күпчелеге патриотик юнәлештә булганлыктан, быелгы фестивальнең темасы «Минем йортым - Россия» дип атала. Аның программасына туган җиргә мәхәббәт һәм Россия геройлары турында номерлар кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading