Шәһри Казан

Барыбыз да шунда барасы

Кайбер зиратларга кергәндә, үзеңне музейдагы сыннар, рәсемнәр күргәзмәсенә эләккәндәй хис итәсең. Аллаһы Тәгаләнең үзе, фәрештәләр белән иң беренче очрашу урыны булган җирдә матурлык, тәртип саклану күркәм булса да, мондый купшылык дини таләпләргә туры киләме икән? Шушы темага кагылышлы сораулар белән, «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсенең кичке уку бүлеге проректоры, фикх белгече...

- Рамил хәзрәт, мөселман кешесе вафат булганнан соң, аның каберенә таш куярга ярыймы?
- Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең: «Мәчетләрегезне һәм зиратларыгызны бизәмәгез», - дигән хәдисе бар. Шуңа күрә, кабер ташы куелган очракта да исраф кылмыйча, бик кыйммәтле булмаган, каберне билгеләп кую максатыннан гына. Ләкин нинди генә зур таш куйсаң да, килеп карап йөрмәсәң, ул кеше кабере онытылырга мөмкин, ә килеп йөрсәң, чистартып торсаң, ул кабер таш куймыйча да югалмый.
- Кабер ташына төрле сүзләр язу, фотосурәтләр ясау ярыймы?
- Ислам динендә фотографияләр куелмый. Сүзләр язу дигәндә, тарихтан күрәбез, борынгы язулы кабер ташлары да табыла тора. Аларда зур галимнәрдән, хәдисләрдән сүзләр язылган була. Шулай да дини кануннардан читкә чыкмыйча, исраф кылмый гына язу мөмкин.
- Каберне төрлечә бизәү, чәчәкләр утырту рөхсәт ителәме?
- Алда әйткән хәдистә, бизәмәгез, диелгән, чөнки мәчетләр музей түгел, ә гыйбадәт йорты, каберләр дә хозурланып йөри торган урын түгел, ә ахирәтне искә төшереп торучы җир. Ул кешегә кыямәтне, үзенең киләчәген, шунда барып ятачагын искә төшерү өчен кирәк. Зират гыйбрәт урыны, шунда барачак турында уйланырга, әзерләнергә сәбәп булырга тиеш. Чүп үсмәсен өчен, махсус чирәм чәчәргә мөмкин. Әмма каберне барыбер карарга кирәк. Агач утырту мәсьәләсенә килгәндә дә, зур агачлар утырту мәслихәт түгел, куаклар гына булса яхшырак, чөнки көчле җил-давыллар булып тора. Зур агачның тамырлары тирәнгә китә. Давыл аны төбе-тамыры белән суырып алырга, каберне дә җимерергә мөмкин.
- Кабер ничек дөрес итеп казыла, ләхет ничек алына?
- Бу эш туфракның үзлегенә карап башкарыла. Әгәр җир дымлы булса, кырыйдан тигез итеп алып булмый, шуңа да, кабер азрак авышрак итеп, котлаван формасындарак казыла.Кырыйдан ләхет алып булмаса, төбендә генә эшләү дә дөрес. Бик каты, ташлы җирләрдә дә ләхетне төптән генә алалар. Әгәр инде су чыга торган булса, суын суыртып алалар яки түгәләр. Хәзер инде насослар да кулланыла. Мәетне җирләү мәсьәләсенә килгәндә, һәр җирлекнең үзенчәлеге булырга мөмкин. Ләкин һәр нәрсә шәригать күзлегеннән каралырга тиеш. Җир әйбәт икән, ләхет кыйбла тарафыннан алына, ул тар булырга тиеш түгел. Алайса кайбер очракта ләхет тар итеп алына да мәетне көчкә төрткәләп кертәләр. Ләхетнең якынча биеклеге 60-70 сантиметр булса, хәерлерәк дип карала. Ләхеткә мәетне салгач укыла торган догалар бар. Алар китапларда күрсәтелгән. Мәетнең йөзен, гәүдәсен, авышмасын өчен, бераз туфрак салып, кыйблага каратып куялар. Аннан соң такта белән каплыйлар. Кайбер якларда агач кытлыгы булу сәбәпле, аның белән каплау мәкруһ саналган, ә бездә агач кытлыгы юк. Такта белән каплаганда бик сөзәк булырга тиеш түгел, чөнки алай итү ләхетнең җимерелүенә китерергә мөмкин. Физика законнары буенча, ләхетне текәрәк куйсаң, туфракның басымы кими, шуңа да, такталар черегәнче - озакка түзәргә мөмкин.
- Кеше туган иленнән еракта вафат булса, аны соңгы юлга ничек озаталар? Хаҗда үлгән кеше ничек җирләнә?
- Кеше Хаҗ вакытында вафат булса, аны шунда җирләү хәерлерәк. Чөнки, хаҗда үлеп, шунда җирләнгән кешегә савабы күп була, дигән хәдисләр бар. Кайбер кешеләрнең якыннарын туган ягына алып кайтып җирлисе килә. Әмма бу эшнең мәшәкате бик күп. Шактый кәгазьләр җыярга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләрендә әйтелгәнчә, шунда җирләнелсә, хәерлерәк була.
- Кеше вафат булганчы, зираттан каберлек урынын алып кую рөхсәт ителәме?
- Тарих буенча әйтсәк, безнең пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәләл җефете Гайшә үзенең пәйгамбәр янына җирләнүен теләп, җир алган була. Гомәр радиаллаһу авырый башлагач, аны үз янына чакыртып, минем пәйгамбәр (с.г.в.) янына күмеләсем килә, ди. Гайшә р.г.: «Минем аның кабере яныннан алып куйган җир урыным бар, мин аны сиңа бирәм», - ди. Бу эш шәригатебездә булгач, җир алып куймагыз дип каршы килеп булмый. Алып куялар икән, үз эшләре, әгәр инде алмыйлар икән, бер кеше дә җир өстендә калмас, һәр кешенең дә үз урыны булыр, иншааллаһ. Шуңа да, юрганыңа карап, аягыңны сузасың, диләр.
- Аяклары киселү сәбәпле кешенең гәүдәсе кыскарса, кабер ничек казыла?
- Бәла-каза яки операция булу сәбәпле кешенең гәүдәсе кыскарган очракта да, кабернең озынлыгы 1метр 80 сантиметр, ике метр чамасы казылырга тиеш. Аягы булса да, булмаса да, бу шулай эшләнә. Бары тик сабыйларга гына кечерәк казыйлар. Озынлыгы 120-150 сантиметр, ә киңлеге 80-120 сантиметр тирәсе булырга тиеш. Инде операция булу сәбәпле киселгән аяк-кулларны кая куярга дигәндә, зиратларда киселгән әгъзалар өчен махсус урыннар билгеләнгән. Бу һәр зиратта да бар, булмаса, булдыралар. Инде берәр әгъзасы киселеп күмелгәннән соң, бу кеше үзе дә озак тормый вафат булса, аның әгъзаларын казып алып бергә күмәргә тырышырга кирәкми, чөнки Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә кешеләрне бөтен әгъзалары белән бергә торгыза. Кайбер җирләрдә киселгән әгъзаларны чормага асып саклыйлар икән, дигән сүз ишеттем, андый нәрсә булырга тиеш түгел. Зиратта махсус урында җанварлар ала алмый торган, ягъни 60-70 сантиметрдан ким булмаган тирәнлектә күмелергә тиеш.
- Юл буйларында һәлакәт, үлем булган урыннарда һәйкәлләр кую, кулъяулыклар элү дөресме?
- Юллар кешеләр йөрү өчен салынган. Юл кырыендагы һәйкәлләр дә, реклама такталары да кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, юл һәлакәтләре булуы да бар. Шуңа күрә, юл кырыйларында кешенең игътибарын ала торган әйберләр булырга тиеш түгел. Әле алар юл хәрәкәте өчен куелган билгеләрне дә томаларга мөмкин. Һәр кеше куелган нәрсәләрне үзенчә кабул итә: берәүләр тыныч кына узса, икенчеләре исә, күңеленә артык якын алып, үзе дә һәлакәт ясавы бар. Шулай итеп, юл читләрендә кешенең игътибарын җәлеп итә торган әйберләр булмавы хәерлерәк.
- Мәетне кабердә ниләр көтә?
- Кешенең гамәлләренә карап инде. Әгәр дә кеше мөселман булып шәригать кушкан эшләрне үтәп барса, тыелганнарыннан тыелса, ул кабер фәрештәләре биргән өч сорауга да җиңел итеп җавап бирәчәк, кабере нурлы булачак. Инде гөнаһка батса, сорауларга да җавап бирә алмаячак. Раббың кем, пәйгамбәрең кем, динең нинди, дигән өч сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Ләкин хәдисләрдән килә: кеше тәһарәт алганнан соң ыштанына тамызып йөрсә, кыямәт көненә хәтле утлы камчы белән кыйныйлар, дигән сүзләр дә бар. Шулай булгач, мөселман булып кына кабер газабыннан котылып булмаска мөмкин, чөнки һәрбер хөкем җиренә җиткерелеп үтәлергә тиеш.
- Кабер янында намаз, Коръән укырга ярыймы?
Кабер янында намаз уку дигән әйбер бөтенләй юк. Кабер янында бер генә намаз укыла - анысы да җеназа намазы. Әгәр дә кеше җирләнгәндә, җеназа намазы укылмаган булса, өч көн эчендә барып, җеназа намазы укырга мөмкин. Мондый хәбәр бар: әбү Хәнифә хәзрәтләре зиратта Коръән укуны мәкруһ күргән. Кабер янында дога кылу мөмкин, дигән, «Фатиха» сүрәсе дә, «Бәкара» сүрәсенең ахыргы ике аяте дә дога рәвешендә кулланыла. Шуңа күрә, бу фикерләр бер-берләренә каршы килми, дип әйтеп була. Безнең Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә күбрәк дога кылырга кушкан. Әгәр үзебезнең мәрхүмнәребезне догадан калдырмасак, кабер газаплары да җиңелрәк булачак. Аллаһ кушып, аңардан котылырлар да. Һәрвакыт догада торырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: