16+

Башкалада 17 мең вакансия бар

Казанда быелның 1 мартына 3926 кеше эшсез буларак теркәлгән. Предприятиеләргә һәм оешмаларга исә бүген дә 17 мең эшче-хезмәткәр кирәк.

Башкалада 17 мең вакансия бар

Казанда быелның 1 мартына 3926 кеше эшсез буларак теркәлгән. Предприятиеләргә һәм оешмаларга исә бүген дә 17 мең эшче-хезмәткәр кирәк.

«Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге» учреждениесе директоры Валерий Корнеев әйткәнчә, кешеләр йә хезмәт хакына ризалашмый, йә һөнәр буенча белеме туры килми. Тәкъдим ителүче буш эш урыннарының һәр дүртенчесе - эшче һөнәрләре. Узган ел халыкның мәшгульлеге чараларына бюджеттан 77 миллион сум күчерелгән. «Без 42 белгечлек буенча алмаш һөнәрләргә укулар оештырабыз. Мондый курслардан эшсезләр генә түгел, ә декрет чорындагы хатын-кызлар да файдалана ала», - диде Валерий Корнеев.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның да төшенкелеккә бирелмәүләре зарур. Шундый категория гражданнар мәнфәгатен кайгыртып, узган ел предприятиеләргә 8 миллион сум акча күчерелгән, нәтиҗәдә 129 эш урыны булдырылган. Эшкуарлык эшен башларга ниятләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә методик һәм финанс ярдәме күрсәтелә. «Эшсезлек буенча 178 миллион сум пособие түләнде. Узган ел 300 кешенең ялган документлар белән пособие алуы ачыкланды. Бирелгән 1,6 миллион сумның 1,4 миллионы дәүләткә кире кайтартылды инде. Документлар җентекләп тикшерелә, гражданнар үзләренә-үзләре күңелсезлек тудырмасыннар иде», - дип искәртте Валерий Корнеев.
Казанда быел чит илләр гражданнары өчен 19 мең квота каралган. Җәйге каникул чорында балигъ булмаган үсмерләр өчен дә вакытлы хезмәт урыннары оештырылачак. Мэр Илсур Метшин да, докладта китерелгән мәгълүматларга карата үз фикерен белдереп: «Балаларны эш белән тәэмин итүне дә игътибар үзәгендә тоту кирәк. Балалар эшләп үссен, аз булса да, үзе хезмәт куйган акчасын алсын», - дип әйтеп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading