16+

Башкалада бозлавык башланды

Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, кыш шәһәр хуҗалыгы өчен җитди имтихан.

Башкалада бозлавык башланды

Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, кыш шәһәр хуҗалыгы өчен җитди имтихан.

Ләкин, юл төзү-төзекләндерү оешмалары, коммуналь хуҗалыклар тәүге имтиханны «+3»ле билгесенә генә бирделәр, дисәк, ялгышмабыз. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, 28 ноябрьдә генә дә кар көрәү эшләренә 352 берәмлек техника, 445 эшче җәлеп ителгән. Бозлавык хасил булмасын өчен автомобиль юлларына 514,5 тонна тоз-ком катнашмасы, 72,4 тонна реагент сиптерелгән. Беренче чиратта күперләр, юл-транспорт чишелешләре, таулы урамнар кар һәм боздан арындырыла. Казанда махсуслаштырылган 642 берәмлек техника исәпләнә. Подрядчы һәм субподрядчы оешмалар яуган карны, Казан өчен кабул ителгән нормативлар буенча, тәүлек эчендә җыештырып бетерергә тиешләр.
Шөкер, әле кар күпләп яумый. Әмма тротуарлар тоташ бозлавыкка әверелде инде. Монысы өчен подрядчы оешмаларга «2»ле. Ишегалды җыештыручыларның кайсылары йорт яны сукмакларына ком сибә, ә юл буйларындагы тротуарлар хәвеф чыганагы булып кала бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading