16+

Башкаланың Киров районы чүпкә баткан

Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 20 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.

Башкаланың Киров районы чүпкә баткан

Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 20 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы башкаланың Киров районына рейд үткәрде. «Казанда экологик хәлне яхшыртуда республика шәһәрләреннән дә 37 инспектор ярдәмгә килде. Универсиадага кадәр башкала биләмәләрендә тулы чисталыкка ирешергә кирәк», - диде экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов. Министрлыкның үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров әйткәнчә, Казанда 38 урында рөхсәтсез чүплек ачыкланган. Шуның берсе Киров районында Лагерь станциясенә илтүче юл читендә барлыкка китерелгән. Төзелеш мәйданнарыннан ташылган чүп узган ел юл тигезлегендә генә булса, быел инде 1-2 метрга өскә үк күтәрелгән. Үзәк территориаль идарәнең Киров һәм Мәскәү районнары буенча инспекторы Алмаз Исмәгыйлев аңлатканча, әлеге җир кишәрлеген «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз карамагына алырга җыенып йөри. Җирнең хуҗасы булгач, ниһаять, монда да чисталык сакланыр, дип өметләнә экологлар.
Киров районында, гомумән алганда, җыештыру эшләре бара. Ләкин Пролетар урамындагы кебек шапшак урыннар да шактый әле. Кеше-кара күрмәгәндә ташладым да качтым, дип тынычланырга һич ашыкмагыз. Анализ ясап, чүпнең хуҗасын да табалар хәзер. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга - 1-2 мең, җитәкче затларга - 15 мең һәм юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр рөхсәтсез урынга янә чүп түккәндә тотылсаң, инде штраф күләмнәре дә ике мәртәбәгә арттырып билгеләнә.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин да санитар чистарту чараларының әлегә нык сүлпән баруын тәнкыйтьләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading