16+

Башта җимерәбез, аннан төзибез: тиздән халык күп йөри торган урыннарда «тәгәрмәчле кибетләр» барлыкка киләчәк

Автобус тукталышлары һәм халык күпләп йөргән урыннарда сәүдә палаткалары һәм кечкенә кибетләр кире кайтырга мөмкин.

Автобус тукталышлары һәм халык күпләп йөргән урыннарда сәүдә палаткалары һәм кечкенә кибетләр кире кайтырга мөмкин.

Россия Дәүләт Думасына мондый тәкъдимне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы керткән. Хәтерләсәгез, әле кайчан гына мондый кечкенә сәүдә нокталарын шәһәр урамнарыннан алыр өчен күпме эш башкарылды. Хәтта кайберләрен җимереп түгәргә дә туры килде. Ә хәзер шуларны ук кире урнаштырмакчы булалар.
   
Министр урынбасары Виктор Евтухов әйтүенчә, бүген сыйфатлы сәүдә мәйданнарына кытлык сизелә.
Базарның 30–40 проценты гына зур сәүдә үзәкләренә туры килә, әмма үз продукциясен тәкъдим итәргә теләүчеләр күбрәк, – дигән ул. – Чит илләр белән чагыштырганда, Россиядә яшәүче һәр бер мең кешегә туры килгән сәүдә мәйданы күрсәткече ике тапкыр кимрәк.
Канун проекты кабул ителгән очракта, илдә “тәгәрмәчле кибет”ләр саны да бермә-бер артачак дип фаразлана. Аларның саны 50 меңгә җитәргә мөмкин.

Автокибетләргә йөзләгән миллиард сум инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин, – дигән Евтухов.
Ә иң мөһиме, яңа эш урыннары пәйда булачак дип сөендергәннәр. Кайбер фаразларга караганда, сәүдә өлкәсендә хезмәт итүчеләр саны 250 мең кешегә кадәр артачак.

Бу – бик дөрес канун проекты. Ул кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең хокукларын ныгытачак һәм сәүдә өлкәсендә көндәшлекне арттырачак, – дигән министр урынбасары.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading