Татарстанда 1июньнән 31 августка кадәр коену сезоны ачыла. Һава да һәм су да салкын әле, ләкин эссе көннәр башлануга, дәррәү елгаларга һәм күлләргә кузгалачакбыз. Онытмыйк: сулыкларда саклык чараларын катгый үтәү зарур.
– Узган ел коену сезонында 54 кеше батып үлде, – дип куркыныч саннарны искә төшерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Су температурасы 17-19 градус җылылыкка җиткәч кенә коенырга ярый.
– Спиртлы эчемлек кулланган яки бик каты тирләгән килеш коенырга ярамый. Республикада май аенда гына да тугыз исерек батып үлде инде. Кеше организмының 90 проценты судан гыйбарәт булса да, су – кешенең «дошманы». Суда артыгын шаяру, батыр булып кылану – акылсызлык. Суга баткан кеше бер минутта ук үлә, – дип кисәтте Юрий Венедиктов.
Татарстанда 35 рәсми пляж исәпләнә, шуларның 15е тикшерү-кабул итү узган. Мамадышта һәм Зәйдә пляжларга реконструкция үткәрелә. Узган ел Түбән Кама шәһәре пляжы төзекләндерелгән.
«Запрещено» билгесе куелган урыннарда су коену тыела. Бу таләпне үтәмәгән кешеләргә 1-1,5 мең сум штраф салына.
– Авыллардагы буаларда һәм күлләрдә су коенган өчен штраф түләтелми. Муниципаль органнар шулай да елгалардагы хәвефле урыннарны күрсәткән игъланнар урнаштырырга тиеш, – дип аңлатты Юрий Венедиктов. – Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә муниципаль берәмлекләрендә батып үлүчеләр күп.
Исеңдә тот
Таныш булмаган һәм суүсемнәр (камышлар) үскән урында коенмагыз;
суга баш белән сикермәгез;
суга акрынлап кына керегез;
елгада яки күлдә еракка йөзеп кермәгез, чөнки кинәт кенә хәлегез китүе ихтимал;
суда чакта «Батам!» дип ялганлап кычкырмагыз;
балаларның бил тиңентен булган суда гына балаларны йөзәргә өйрәтегез;
машина тәгәрмәче камерасы яки «матрац» белән еракка йөзеп кермәгез, бу гамәл йөзә белмәгән кешегә аеруча хәвефле;
төнлә, яшенле яңгыр яки көчле җил вакытында су коенмагыз.
Татарстанда 5 июньдә «Уылдык» операциясе вакыты тәмамлана.
– Республикада теркәлү узган 35 мең кече күләмле көймә исәпләнә. Аның теркәлмәгәннәре дә бихисап. Теркәлү узмаган 200 килограммнан авыррак көймәләрдә сулыкларга чыккан очракта штраф салына, – диде Юрий Венедиктов.
Көймәдә чыгучылар колагына
Балык тотарга яки ял итәргә кайсы урынга баруыгызны туганнарыгызга әйтеп калдырыгыз; үзегез белән көймә документларын, коткару жилетларын, фонарь, телефон алырга онытмагыз; елгага көймәнең техник документында күрсәтелгән ераклыкка гына керегез; елга суднолары йөргән юлга туктамагыз, мотор сүнсә, читкә китү чарасын күрегез; ишкәкләр көймәгә бәйләнгән булсын; көчле дулкында елгага кермәгез, көймә капланса, көймәгә ябышып торган кеше 30-40 минутта туңып, су төбенә китә.
Татарстанда бу җәйдә «Безопасная рыбалка» интернет-порталы эшли башлый.
Коткару хезмәте телефоны: 112.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар