16+

«Батырлыкка һәрчак урын бар!»

Бүгенге көндә Татарстанда утыз алты Ватан герое яши. Аларның һәркайсы илнең ныклыгы, ииминлеге һәм үсеше өчен тырышкан фидакарь затлар. Араларында Ватан өчен гомерләрен кызганмаучылар да бар.

«Батырлыкка һәрчак урын бар!»

Бүгенге көндә Татарстанда утыз алты Ватан герое яши. Аларның һәркайсы илнең ныклыгы, ииминлеге һәм үсеше өчен тырышкан фидакарь затлар. Араларында Ватан өчен гомерләрен кызганмаучылар да бар.

Традиция буенча, бүген аларны Казан Ратушасында хөрмәтләделәр.
– Ватан геройлары белән горурланабыз. Биредә хезмәттә генә түгел, Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәм тылда фидакарьлек күрсәткән затлар да бар. Алар барысы да батырлык, тырышлык, илгә тугрылык үрнәге булып тора. Россиядә һәрвакыт батырлыкка урын булды һәм булачак та. Бигрәк тә Россия язмышы хәл ителгәндә. Илебез нык булырга тиеш, ул сезнең кебек каһарманнар булганда көчле, – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин геройларны хөрмәтләү тантанасында.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында быел Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Татарстанның тотрыклылыгы, ныклыгы, социаль үсеше өчен озак еллар хезмәт куюын һәм Россия Хезмәт Герое исемен алуын да ассызыклап үтте.

Батырлар

Тантаналы чарага Балтач районының Урта Көшкәт авылыннан Россия герое Олег Исаевның әти-әнисе Николай Степанович белән Вера Петровна да чакырылган иде. Олег Исаев Борисоглебск шәһәрендәге Чкалов исемендәге очучылар әзерләү училищесында укый. Аны тәмамлаганнан соң, Төньяк Кавказ хәрби округына җибәрелә, анда тәҗрибә туплагач, Таҗикстанда һәм Әфганстанда хәрби операцияләрдә катнаша. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Олегка Чечня сугышында да катнашырга туры килә. Ул анда йөздән артык хәрби очыш ясый. Хәлиткеч очышларда шактый катнашырга туры килә аңа. Майор Исаевның соңгы очышы 1996 елның маенда була. Ул иптәше белән чечен партизаннары позициясенә һөҗүмгә бара. Әмма операция вакытында аларның самолетына ракета эләгә һәм ул һавада шартлый. Ике очучыга да  үлгәннән соң Россия герое исеме бирелә.

– Улыбыз турында шактый сөйләргә туры килә, ике дистә елдан артык вакыт узса да, тыныч кына сөйли алмыйм, – дип күз яшьләрен көчкә тыя Николай Степанович. – Улыбыз бик кыю, тәвәккәл иде. Очучылыкка хәтле ул Арча педагогика училищесында укыды. Спорт белән шөгыльләнде. Чаңгыда аңа тиңнәр юк иде. Саба районында физкультура укытучысы булып та эшләргә өлгерде. Аннары хәрби хезмәткә алынды. Армиядән соң очучылыкка укыды. 32 яшендә һәлак булды. Кечкенәдән очучы булам дип йөрде, урау юллар белән теләгенә иреште. Тик иртә китте, герой булып китте.

Чистай егете Алексей Кораблев та Чечняда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Туган авылына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операция уздырганда күрсәткән батырлыгы өчен гвардия рядовое Алексей Кораблевка Россия герое исеме бирелә.

– 2000 елның гыйнварында разведка төркеме төп көчләрдән аерылып, 950 метр биеклегендә ныгып урнашкан боевиклар чолганышында кала. 36 сугышчы аларга каршы торды. Патроннар бетте, биш кеше генә исән калды. Командир чигенергә боерды. Мин иптәшләремнең чигенүен каплап тору өчен берүзем калдым. Караңгы төшүдән файдаланып, дошман чолганышыннан котыла алдым. Юлда яраланган бер сугышчыга тап булдым. Аны күтәреп алып барырга туры килде. Шул рәвешле исән-сау үзебезнекеләр янына кайтып җиттек, – дип искә ала ул авыр көннәрне.
Тыйнак геройлар

Өч айдан 90 яшен билгеләп үтәчәк Илдүс Мостюков татарлар арасында иң беренче генераль конструктор булган кеше. Ул эшли торган Радиоэлектроника институтына дәүләт өчен бик мөһим булган бер хәрби заказ тапшырыла.

– „Пароль“ исемле чит яки үзебезнең самолетларны алдан танып белә торган радиолокацион система эшләдек. Мин аның конструкторы булдым. Ул проект турында беркем белмәде, ул система яшерен иде. Тулы бер институт шуның белән мәшгуль булды. Герой исемен бары ике кешегә генә бирделәр. Кырык еллап вакыт узса да, ул көннәр әле дә истә, әле төшемә керә, – ди ул.  

Яше шактый булуга карамастан, Илдүс Мостюков әле дә сафта. “Татарстан геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасының җитәкчесе ул.
Лаеш районыннан килгән Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин 1977 елның августында “Арктика“ атом бозваткычының Төньяк полюска булган экспедициядә катнашкан.

– Ул экспедиция бик авыр шартларда үтте. Кырык градус салкынлык иде. Безнең бозваткычы беренче тапкыр җирнең иң биек боз түбәсенә барып җитте. Мин пар җитештерүче атом җайланмасының өлкән мастеры идем. Экспедиция уңышлы узгач, безгә герой исемен бирделәр, – дип, берничә җөмлә белән тыйнак кына әйтеп куйды ул.
Фидүс абый гаиләсе белән озак еллар Мурманскида яшәгән, ун ел элек Лаешка күчеп кайтканнар.

Теләче бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова кырык ел сыер сауган.

– Җиденче сыйныфны тәмамлауга ук фермага эшкә бардым. Миңа ул вакытта унбиш яшь иде. Кырык ел сыер саудым. Без ул вакытта дан-дәрәҗә өчен эшләмәдек, аңа кызыкмадык та. Гади хезмәт кешеләре булдык. Кеше хезмәте белән матур, шулай дип яшәдек һәм эшләдек. Чын патриотлар идек, тырыштык. Хезмәтемне күрделәр, хөрмәтләделәр. Хәзер дә хөрмәтлиләр, мондый матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт, – ди ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading