Шәһри Казан

БДИ бирү вакыты билгеле: укучыларны кабат үзгәреш көтә

2019 елда Төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) һәм БДИ бирү вакытлары билгеле булды. Узган ел белән чагыштырганда IX һәм XI сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесе җитди үзгәрешләр кичермәячәк.

 XI сыйныфлар өчен

2019 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак:

20 март – 10 апрель аралыгында имтиханнарны вакытыннан алдан биреп була;
27 майдан 1 июль – төп этап;
3 – 20 сентябрь өстәмә этап.

XI сыйныфлар өчен имтиханнар география һәм рус әдәбияты фәненнән башланачак. Ике имтиханы бер көнгә туры килгән укучылар сынауларын имтихан өчен бүлеп бирелгән өстәмә көннәрдә уза ала.

Реклама

Мәктәпне узган ел тәмамлаган балалар БДИны кабат вакытыннан алда бирү этабында һәм төп имтиханның резерв чоры вакытында тапшыра ала. Имтихан буласы көнне укучы авырып китсә, яки башка җитди сәбәпләр аракасында имтиханга бара алмаса, балага сынауны башка көндә узу мөмкинлеге бирелә. Әлеге сәбәп документ белән расланган булырга тиеш. Укучы рус теле һәм математика фәннәреннән тиешле баллар җыя алмаса, БДИны кабат сентябрь аенда тапшыра ала.    

Аттестат алу өчен рус теленнән кимендә – 24 балл, база дәрәҗәсендәге математикадан – 3 балл (имтихан биш баллы шкала буенча бәяләнә) җыярга кирәк. Ә менә югары уку йортларына керү өчен минималь баллар үзгә: рус теленнән - 36, профильле математикадан — 27.
Быел рус теле һәм математикадан төп имтихан бирү вакыты 29 май (математика) һәм 3 июнь (рус теле) көннәренә туры килә. Әлеге фәннәрне 650 меңгә якын укучы тапшырыр дип планлаштырыла. Математика бу юлы профильле дә, база дәрәҗәсендә дә бер көндә үткәреләчәк. Ягъни мәктәп укучыларына элекеге кебек ике вариант түгел, ә берсен сайларга туры киләчәк.

IX сыйныфлар өчен

IX сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта узачак:
22 апрель -14 май - вакытыннан алда үткәрү чоры; 
24 майдан – 2 июль - төп этап;
3 - 21сентябрь - өстәмә вакыт.

Яңалыклар
Февраль аенда IX сыйныф укучыларын рус теле буенча укытучы белән әңгәмә узарга тиеш булачак. Әлеге биремне башкарып чыгу өчен укучыга 15 минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә ул текстны дөрес интонация белән уку, текстның эчтәлеген сөйләү, җөмләне тиешле урынга кую кебек өч бирем үтәргә тиеш була. Укучы укытучы биргән сорауларга да дөрес һәм тулы итеп җавап бирә белергә тиеш. Әңгәмә “зачет”, “незачет” системасы буенча бәяләнә. 
Элек укучылар чит телләрдән инглиз, француз, немец телләреннән генә БДИ уза ала иде, хәзер кытай теленнән дә имтихан бирү мөмкинлеге бар. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары 1 февральгә кадәр үзләре теләгән фәнне сайлап, имтихан бирү өчен гариза тапшырырга тиеш.   
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: