16+

БДИга үкчәле туфли кимәскә! (Үзгәрешләр һәм таләпләр турында)

Бу көннәрдә мәктәпләрдә язгы каникул булса да, укучылар телендә бер сүздер, мөгаен: бердәм дәүләт имтиханнары. Укучылар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә тынычлыгын алган тема бу. Быел укучыларны нинди сынаулар көтә? БДИ тапшыруда нинди үзгәрешләр бар? «Шәһри Казан» журналисты шул сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

БДИга үкчәле туфли кимәскә! (Үзгәрешләр һәм таләпләр турында)

Бу көннәрдә мәктәпләрдә язгы каникул булса да, укучылар телендә бер сүздер, мөгаен: бердәм дәүләт имтиханнары. Укучылар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә тынычлыгын алган тема бу. Быел укучыларны нинди сынаулар көтә? БДИ тапшыруда нинди үзгәрешләр бар? «Шәһри Казан» журналисты шул сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Үзгәрешләр

Быелдан имтихан биремнәрен, БДИ телендә әйтсәк КИМнарны, аудиториядә принтердан гына чыгарып бирәчәкләр. Имтихан тәмамлангач, аларны сканер аша компьютерга кертәләр.
– Аудиториягә әлеге биремнәрне без башта махсус дискта алып керәбез. Техник хезмәткәрләр, компьютерларны махсус принтерга тоташтырып, КИМнарны бастырып чыгара. Бу эш 15 минуттан алып 40 минутка кадәр барырга мөмкин. Ләкин ул имтихан вакыты буларак саналмый. Барлык биремнәр таратылгач, укучылар паспорт мәгълүматларын бланкаларга язгач кына, имтихан башлана. Аның башлану вакытын тактага язып куялар. Соңыннан КИМнарны җыеп алалар һәм шул ук аудиториядә сканер аша чыгаралар. Балалар, имтихан биремнәрен тапшырып бетергәч үк, аудиториядән чыгып китә, – дип таныштырды БДИ тапшыру тәртибе белән республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Имтихан бирү тәртибендә генә түгел, биремнәрнең үзләрендә дә үзгәрешләр бар. Әйтик, рус теле буенча имтиханда баланың заманча рус әдәби теленең лексик нормалары белемен тикшерү буенча бирем өстәләчәк. Шулай ук физика, химия, җәмгыять белеме, рус әдәбияты, информатика, чит телләр буенча да үзгәрешләр күзәтелә. Ә менә математика, тарих, география, биология фәннәре буенча БДИ үзгәрешсез калачак.

Татар теленнән мәҗбүри имтихан юк

Элек мәктәп тәмамлаган һәр укучы татар теленнән аттестация уза торган иде, быел ул мәктәп администрациясе һәм укучылар ихтыярында гына кала. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин моны балаларга авырлык тудырасы килмәүләре белән аңлатты. Ул шулай ук узган ел мәктәпләрдә тикшерү булганын һәм безнең Россия законнары кысаларында яшәвебезне искәртеп китте.

– Без бит Россия кысаларында яшибез. Безнең законнар бер үк. IX сыйныфны тәмамлаган укучылар дүрт имтихан тапшыра. Шуларның икесе – математика һәм рус теле, икесе – сайлап алынган фәннәр. Без аларга татар телен бишенче имтихан буларак кертә алмыйбыз, бу – хокук бозу булачак. Бала, теләсә, татар телен һәм әдәбиятын имтихан фәне буларак үзе сайлап ала. Һәр мәктәп баланың татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен үзе сынап карый ала. БДИга килгәндә, закон нигезендә, бала аны бары тик рус телендә генә бирергә хокуклы. Татар телендә укысалар да, алар параллель рәвештә рус телендә имтиханга әзерләнә бит. IX сыйныфны тәмамлаучыларга андый мөмкинлек бар әле, – диде Илсур Һадиуллин.
Сүз уңаеннан, БДИ тапшыру хокукын алырга да шактый гына тырышлык кирәк әле. Имтиханга «койрыксыз» укучылар гына кертелә. Укучы шулай ук БДИ алдыннан языла торган нәтиҗә ясаучы иншаны да яхшы билгегә язарга тиеш.

Министр да каешын салган

Ата-аналарның «балаларыбызны имтиханга кергәндә куркытып бетерәләр, аяк киемнәрен, каешларын салдыралар» дигән моң-зарына да җавап булды.
– Сез самолетка кергәндә, тимер әйбере булган каешны салырга мәҗбүр бит. Имтихан вакытында да шундый ук хәл. Без балаларга берничек тә кагыла алмыйбыз, «капшау» дигән әйбер юк. Аяк-киемнәрен салдырып керткән очраклар да булмады. Дөрес, кызлар артык биек үкчә кисә, туфлиләрен салдыралар. Чөнки мондый аяк киеменең супинаторы тимердән эшләнгән була. Әти-әниләр өчен дә БДИ үткәрелде. Анда мәгариф министры да катнашты. Металл тикшерү рамкасы аша узганда, ул да каешын салып керде, – ди Гөлнара Габдрахманова.

Әгәр дә укучының тешендә тимер брекетлары булса, авыру сәбәпле, тәндә тимер шөрепләр булса, ул табибтан белешмә алып килгән очракта, металлны ачыклый торган махсус тикшерү аша узмаска да мөмкин.
Быел укучылар БДИны 14 фән буенча тапшыра. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң популяр фәннәр – җәмгыять белеме, физика, биология, химия, тарих. Элек математиканың авыррак – профиль юнәлешеннән курыккан булсалар, быел аны 65 процент укучы сайлаган.

Имтиханнар расписаниесе

Шушы вакытларда җитди сәбәпләр аркасында имтихан бирә алмаган укучылар өчен 22 июньнән резерв көннәре булдырылачак.

Фото: FB.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading