Шәһри Казан

Бензин бәясе, җитәр инде сиңа артырга!

Ягулык салу станцияләрендә бензин бәясен күрсәтә торган саннар соңгы арада бик еш югарыга үрмәли башлады. Әгәр дә мәгәр Россия Финанслар министрлыгы тәгаенләгән салымга кагылышлы канун («салым маневры» дип атала) кабул ителсә, 2015 ел ахырында бензинның бер литр бәясе 50 сумга җитәргә мөмкин.

Ташый бәя, ташый халык түземлеге
Дәүләт Думасының энергетика комитеты Россиянең хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведевка яңа канун аркасында бензинга бәянең ничек артачагын исәпләп хат юллаган.
«Комитет экспертлары исәпләвенчә, беренче яртыеллыкта бензинга бәя 20 процентка артып, 45 сум тәшкил итәчәк. Ә 2015 елның азагына бер литры 50 сумга да җитәргә мөмкин», - диелгән хатта. Шул рәвешле депутатлар Дмитрий Медведевны законның мәгънәлелеген анализларга яки аны бөтенләй кабул итмәскә сорый.
«Салым маневры» (Дәүләт Думасының беренче укылышында кабул ителгән инде) өч ел эчендә нефть һәм нефть эшләнмәләренә экспорт пошлиналарын киметеп, шул ук вакытта нефть белән газ конденсатын табуга салымны арттыруны күздә тота. Моңарчы Россиянең финанс министры урынбасары Сергей Шаталов, яңа канун бензин бәясен 1,8 сумнан да күбрәк арттырмас, дип вәгъдә биргән иде.
Медведевка җибәрелгән хатта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Оксана Дмитриева имзасы да тора. Аның фикеренчә, хөкүмәт салым йөген чит ил кулланучыларыннан Россиядә яшәүчеләр җилкәсенә аударып салырга маташа. Яңа канун бензинга гына түгел, чылбыр рәвешендә башка тармакларда да бәяне чүпрәдә кабарткан шикелле арттырачак. Беренче чиратта, яңа тарифлар торак-коммуналь хуҗалыгына китереп бәрәчәк.
2014 елның гыйнвар-сентябрь айларында, нефть бәясе төшүгә карамастан, Россиядә бензинга бәя, Росстат мәгълүматлары буенча, 7,9 процентка үскән.
Шушы вакыйга уңаеннан социаль челтәрдәге комментарийларга күз салсаң, халык оясы тузгытылган кырмыска хәлендә. Цензура таләпләре буенча аларны сезнең игътибарга тәкъдим итә алмыйбыз.
Бәя белән генә куркытам димә
Әхмәт Котдусов, фермер (Биектау районы):
- Күзем һәрвакыт машина приборындагы бензин күрсәткечендә инде. Бензинны саласың гына, инде бетә дә куя... Әле күптән түгел тагын 50 тиенгә артты. Үзебез нефтьле илдә яшәп, үзебез котырган бәяле бензинны сатып алу, бер сүз белән әйткәндә, оят! Заправкаларда бензин бәясенә һәрвакыт игътибар белән карыйм. Быел гына да бәя, ким дигәндә, өч тапкыр артты. Алан авыл җирлеге халкы бензинга бәя артуга каршы, дип языгыз!
Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:
- Мин 10 ел элек машина йөртә башладым, ул вакытта бензин 12-13 сум чамасы иде. Студент чагымда арзан булганы өчен Түбән Кама бензинын салдырырга тырыша идем. Хәзер ягулык бәясенә әллә ни игътибар иткәнем юк. Әгәр бәяләр, чыннан да, кинәт кенә артса, экономияләү ягын карарбыз. Әйтик, моңарчы авылга берничә машина белән кайтсак, бер машина белән генә кайтасы булыр. Төркиядә бензинның бер литры, безнең акчага күчергәндә, 60 сумнан артык. Әмма аңа карап кына төрекләр машинадан баш тартмый. Бездә дә халык барыбер машинада йөрүдән туктамаячак.
Яңалык
Машина руленә ябышырга теләүчеләр колагына: 5 ноябрьдән машина йөртү хокукы таныклыгын алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Яңа кагыйдә буенча, машина йөртү хокукына имтихан тапшыру өчен автомәктәптә генә белем алырга кирәк. Димәк, мөстәкыйль әзерлек турында сүз дә була алмый хәзер.
Автомат коробкалы машинада имтихан тапшырырга рөхсәт ителә, әмма машина йөртү хокукы таныклыгында бу хакта махсус билге торачак. Андый йөртүчеләргә механик коробкалы машинаны «иярләргә» ярамаячак. Ә менә механик коробкалы машинада имтихан бирүчеләргә «автомат»та йөртергә рөхсәт ителәчәк.
Теория яки практиканы өченче тапкырдан бирә алмаучылар кабат 30 көннән дә иртәрәк тапшыра алмаячак. Әмма теоретик имтиханда алынган уңай билге алты айга кадәр яраклы булып санала.
Фото: intertech.de

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: