16+

Берәү дә террорчы булып тумый

«Быел да зурлап ифтар ашы уздырачаклар, барырга теләге булганнар исемлегенә язылыгыз» дигән белдерүгә артык исебез китмәде үзе. Төн, караңгы, кеше бик күп булу сәбәпле, бер-береңне югалтырга мөмкин һәм бара-кайта алмаулар да бар бит әле. Бигрәк тә бездәй шактый олы, бер аягы җирдә, икенчесе кабердәге бабайларга.

Берәү дә террорчы булып тумый

«Быел да зурлап ифтар ашы уздырачаклар, барырга теләге булганнар исемлегенә язылыгыз» дигән белдерүгә артык исебез китмәде үзе. Төн, караңгы, кеше бик күп булу сәбәпле, бер-береңне югалтырга мөмкин һәм бара-кайта алмаулар да бар бит әле. Бигрәк тә бездәй шактый олы, бер аягы җирдә, икенчесе кабердәге бабайларга.

Шулай да, яшьләребез, үз машиналарында гына алып барып, алып кайтабыз, дигәч, исән чакта бер күреп кайтыйк әле, дип, ифтар мәҗлесенә барырга булдык.
Шул ният белән йөргәндә, менә сиңа мә! 15 август көнне радио аша, бөтен дөнья халкына ишетелерлек итеп, террорчылардан шүрләү сәбәпле, авыз ачу мәҗлесе булмый, дигән белдерү ясадылар. Бу ни бу? Әллә, минәйтәм, Бен Ладен кабереннән торып чыгып, Казан тирәсенә берәр дивизия террорчы алып килгәнме? Ул бит безгә сүз тидермәде, янамады. Кайсыбызга хәтере калды икән баш террорчының, ә?
Ну, килсә ни булган! Без нинди генә түрәләрне кунак итмәдек. Берсенә дә бармак белән чиертмәделәр! Хрущев үзе ачык машинада аягүрә басып торганда, таш атып түгел, күсәк белән дә сугарлык кул сузымы арада иде. Халык төркеме эченнән сәгатьләр буе Казан урамнарын урап Матюшинога бармадымы? Барды. Чебен дә кунмады үзенә. Бездән исән-имин китеп, озак еллардан соң үз үлеме белән үлде. Эрих Хонекер - немец милләтеннән, теге безгә сугыш ачып, күчмә халыкка караган кебек караган, мең бәлаләр тудырган алманнарның улымы-оныгымы диик. Аңа да бармак янаучы булмады Казанда.
Ә Ельцин? Арчага кадәр барып, Сабан туе мәйданына чыгып чүлмәк ватмасынмы! Ә Владимир Путин, Каенлык Сабан туенда катыктан акча эзләп, соңыннан бил тиңентен чишенеп юынгач, аның бронежилеты да юклыгын үз күзләребез белән күрмәдекмени! Дмитрий Медведев та Казан Сабан туенда үзенә «бәхет дагасы» ясап маташканда кул сузымы арада иде. Өч метр ераклыктан бронежилеты түгел, галстугы да булмаганына үзем шаһит булдым. Тукаебызның:
«...Һәр түмгәк булды бүре,
Һәр маяк булды карак», - дигән шигъри юллары кылт итеп искә төште радиодагы хәбәрне ишеткәч.
Рөстәм Миңнехановның да курку белмәс егет икәнен беләбез. Автоузышларда ничәмә-ничә тапкыр машинасы капланса да, текә таудан төшкәндә, чаңгылары тыңламау сәбәпле егылгаласа да, спорт белән шөгыльләнүен әле тиз генә калдырмаячак. Илдус Фәйзнең дә «крутой» егет икәнен беләбез инде. Әнә берүзе, тән сакчыларын тәмәке тартырга калдырган да, рульгә утырып киткән бит әле. Юк, безнең егетләребез куркаклардан түгелләр.
Бәлкем безне кайгырталардыр? Шартлатсалар да, шартлатмасалар да без барыбер тиздән үләбез инде. Аннары муллаларыбыз һәрдаим, Аллаһы Тәгаләдән әмер булмыйча, агач яфраклары да селкенмәвен, яшәвебез-үлемебез бары Аннан гына икәнлеген искәртеп тора. Бер атна, бер көн алданрак яисә соңрак үлгәнгә карап берни дә булмый. Барыбер Кыямәт көненә кадәр көтәсе бар.
Иманым камил, әле бу соңгы үтерү, шартлатуларда да «террорчылар кулы» дигән сүзгә һич тә ышанасы килми. Монда серле йомгакны террорчы түгел, акча, мал-мөлкәт, кабинет, кәнәфи дигән төшенчәләр күзлегеннән чыгып сүтәргә кирәк.
Безгә мәгълүм булганча, Илдус Фәйз Диния нәзарәтендә дилбегәне үз кулына алуга, каты боргычлый башлады теге бармакка бармак та сукмыйча балда-майда йөзүче сорыкортларны. Бик дөрес гамәл. Мәчетләребез имамнарына хезмәт хакы бирергә, сакчылар тотарга, утка-суга, газга түләргә кирәкле акчаларны теге атнасына бер тапкыр җомга намазына килгән бабайларның ун сумлыкларыннан җыйнап булмый шул. Әле ярый балалар туа, өлкәннәр үлә. Шул өче, җидесе, кырыгы кебек мәрхүмне искә алу ашларыннан килгән акчалар ярап торалар. Алар да булмаса, эш харап.
Бездә Татарстанда дингә караш аркасында ыгы-зыгы чыгып, бер-берсен үтерешәләр, дигән сүзләр - уйдырма сүзләр, жәмәгать.
Менә мин - яшьлек елларымда комсомол, олыгая төшкәч, коммунист булган кеше, бар гомеремне, бар энергия, көч-куәтемне шушы үзем туып-үскән, әти-әниләрем, әби-бабайларым, балаларым, оныкларым яшәгән Ватаным, Россия-Татарстанны саклар-яклар өчен сарыф иттем. Чын патриотмын, минем кебек «тилеләр» миллионнар! Без аларны мал-мөлкәт өчен түгел, ә газиз Ватаныбызны аякка бастырыр, аз гына булса да илнең дәрәҗәсен, куәтен үстерер өчен бирдек. Үләремә санаулы көннәр, еллар калса да, ул гамәлләрем өчен үкенмим. Без - бөтен нәсел-ыруыбыз белән шундыйлар.
Террорчыларга килгәндә, туктатыгыз ул «террорчы» дип кайда туры килсә - шунда кеше үтерүне, йорт-җирләрне пушкадан атып җимерүләрне, аннары халык акчасына кабат йорт торгызуларны»!
2-3 террорчы фәлән фатирга кереп оялаганнар, дип, взвод, хәтта рота хәтле солдатлар китереп облава ясауны туктатырга иде инде. Башта сез ул «террорчы»ны тотыгыз, тикшерегез, аның шундый юлга басуының сәбәпләрен (мотивын) ачыклагыз, аннары хөкем карарын судьялар чыгарсын.
Анадан берәү дә террорчы булып тумый, тормыш җилләре кемнедер патриот, кемнедер террорчы ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading