16+

Берce белән бирәсең, икенчесе белән аласың...

Гадәттә, яңа елдан бөтен өлкәдә диярлек бәяләрнең артуы күзәтелә: ашамлыкларга, утка, суга, газга дисеңме… Без моңа күнектек тә бугай инде, нишлисең, яңа елдан яңа кагыйдәләр, яңача тормыш... Ә менә 1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы күпләрне аптырашта калдырыр, мөгаен. Бу өлкәдә үзгәрешләр чынлап та сизелерлек.

Берce белән бирәсең, икенчесе белән аласың...

Гадәттә, яңа елдан бөтен өлкәдә диярлек бәяләрнең артуы күзәтелә: ашамлыкларга, утка, суга, газга дисеңме… Без моңа күнектек тә бугай инде, нишлисең, яңа елдан яңа кагыйдәләр, яңача тормыш... Ә менә 1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы күпләрне аптырашта калдырыр, мөгаен. Бу өлкәдә үзгәрешләр чынлап та сизелерлек.

«Җыелыш булды, яңа елдан бакча өчен 2300 сум түли башлыйбыз икән: бу ни хикмәт, икенче баламны да бакчага бирермен, дип тора идем, икесенә 4 мең сумнан артык түлисе, минем хезмәт хакым да 7 генә мең бит, ачтан үләргәме? Дәү әнисе белән өйдә генә утырырлар, мөгаен», - дип шалтыратты авылдан танышым. Әби-бабаең булса ярый да... Тик шәһәрдә күпләр өчен балалар бакчасы икенче йорт кебек инде ул.
ТР Министрлар Кабинеты раслаган документ нигезендә (2013 елның 29 августыннан, № 165), 10,5 сәгать эшли торган балалар бакчасына йөрүче 1 яшьтән 3 яшькәчә балаларга уртача 2220 сум тирәсе түлисе булачак. Бала зуррак булган саен, түләү кимрәк. 3-7 яшьлекләргә, мәсәлән, бу сумма якынча 1929 сумны тәшкил итәчәк. Дәүләт үзенә күрә ярдәм итү ысулларын да уйлаган - өстәмә компенсация дигән нәрсә барлыкка килгән. Дөрес, бер кешегә уртача керем 20 меңнән арткан гаиләләргә ул эләкми. Шулай да федераль бюджеттан бүленә торган төп компенсацияне алырга хокуклары булачак. Ул беренче бала өчен ата-ана түләгән уртача айлык сумманың 20 проценты, икенче балага - 50, өченчесенә 70 проценты рәвешендә кайтарыла. Кыскасы, бүген ул компенсация беренче бала өчен якынча 240 сум тирәсе килеп чыга. Моның өчен, теркәлү урыны буенча социаль яклау үзәгенә документлар җыеп тапшырырга кирәк, яшәү урының, балалар бакчасы үзгәргән очракта, документларны яңартырга кушалар. Айлык кереме кеше башына 20 меңнән арткан гаиләләргә әнә шул 200-300 сум акча гына тиеш тә инде. Хәер, кесәсе тулы акчасы булган кеше аны алыр өчен мәшәкатьләнеп йөрерме икән? Ә уртача хәлле гаиләләргә өстәмә компенсация - зур ярдәм.
Минем биш яшьлек балам бакчага йөри ди. Бакча өчен ай саен уртача 2000 сум тирәсе түләп барачакбыз дип алыйк. Бу сумма, баланың яшенә, төркеменә, балалар бакчасына, ата-ананың хезмәт хакына бәйле рәвештә, төрлечә булырга мөмкин. Гаилә керемен исәпләп карыйк. Ирем 20 мең алсын ди, үземнең хезмәт хакымны 15 мең дип саныйк. Гаиләдә 2 бала, кыскасы, 20000+15000 =35000:4=8750 сум килеп чыга. Бу - кеше башына туры килә торган айлык керем. Димәк, безгә өстәмә компенсация тиеш. Ул махсус формула буенча исәпләнә: ӨК (өстәмә компенсация)=Ф (ата-ана ай саен түли торган сумма) (100 - МӨ (бакча өчен түләүнең ата-аналардан алына торган максималь өлеше) - К (федераль бюджеттан бирелә торган айлык компенсация).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading