16+

Бердәм салымны гамәлгә кертү бер елга кичектерелә

Күчемсез милеккә бердәм салымны Россия хакимияте баштарак 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертә башларга ниятләгән булса, хәзер ким дигәндә бер елга кичектерү хакында хәбәр ителде.

Бердәм салымны гамәлгә кертү бер елга кичектерелә

Күчемсез милеккә бердәм салымны Россия хакимияте баштарак 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертә башларга ниятләгән булса, хәзер ким дигәндә бер елга кичектерү хакында хәбәр ителде.

Ил күләмендә бу эшне башта 2018 елга кадәр башкарып чыгу планлаштырылган иде, хәзер исә бу яңалыкны илнең барлык төбәкләренә кертү вакыты 2020 елга кадәр озайтыла. РФ Хисап палатасы аудиторларының Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтне (Росреестр) тикшерү нәтиҗәләре әле илнең барлык төбәгендә дә күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу системасының формалашып бетмәвен ачкан иде. Күчемсез милеккә бердәм салым кертү вакытын үзгәртүнең сәбәбе Росреестрның финанс дисциплинасын бозуына да бәйле. Тикшерү нәтиҗәсендә, ведомствоның 2,5 млрд сумны максатчан файдаланмавы ачыкланган. Шунысы төгәл мәгълүм: иртәме, соңмы - күчемсез милеккә бердәм салым барыбер гамәлгә керәчәк. Ул хәзер без түли торган милек һәм җир салымнарына алмашка киләчәк. Шулай да аны тулы күләмдә бердәм салым дип булмый. Ул җир кишәрлекләре белән күчемсез милеккә барыбер аерым исәпләнәчәк. Ләкин ике очракта да исәп-хисап объектның кадастр бәясеннән чыгып ясалачак. Җир салымы болай да аның кадастр бәясеннән чыгып алына иде инде, ә менә милеккә (торакка) салым моңарчы аның инвентаризация бәясенә нигезләнеп салынды.
РФ финанс министры Антон Силуанов әлеге бердәм салымда бюджет системасы керемнәре өчен зур потенциал күрә. Экспертлар да, яңа салымны кулланылышка кертү бюджетка килүче керемне берничә тапкырга арттыру мөмкинлеген бирә, дип искәртә. «Хәзер без милек салымын аның инвентаризация бәясенең (объектка төзелеш продукциясенә бәяләр динамикасын һәм аның тузу дәрәҗәсен исәпкә алып куелган бәя) 0,1 проценты күләмендә генә түлибез. Мәсәлән, фатирның инвентаризация бәясе аның базар бәясен чагылдырмый, өстәвенә, ул төзелеш бәясенең иске норматив күрсәткечләренә нигезләнеп исәпләнә.
Әгәр фатирның базар бәясе 15 млн сум икән, аның инвентаризация бәясе 400-500 мең сум гына, ягъни 30 тапкырга кимрәк була. Моның нәтиҗәсендә, казнага зур гына суммалар керми кала», - дип аңлата белгечләр. Чагыштыру өчен, АКШта һәм Европа илләрендә яшәүчеләр күчемсез милек салымын аның базар бәясеннән чыгып түли. Һәм ул базар бәясенең чама белән 2 процентын тәшкил итә. Яңа закон гамәлгә кергәч, россиялеләр фатирлары һәм йортлары, җир кишәрлекләре өчен күпме салым түләячәк, дигән сорау туа. Экспертлар фаразлавынча, милеккә бердәм салым берничә торагы булучылар кесәсе өчен аеруча сизеләчәк. Әйткәнебезчә, бу салым милекнең кадастр бәясенә бәйле булачак. Милекне дәүләт күпмегә бәяли - монысы аерым мәсьәлә. Әгәр инде кадастр бәясен базар бәясенә якынайталар икән, салым түләүдә җитди проблемалар чыгарга мөмкин.
Җир участокларының күп кенә хуҗалары инде бүген үк җир кишәрлекләренең кадастр бәясеннән канәгать түгел, аны базар бәясеннән югарырак куелган дип исәпли. Татарстанда да кадастр бәясен төшерүне дәгъвалап судларга мөрәҗәгать итү очраклары булды. Әгәр фатирларның, җирләрнең кадастр бәяләре шактый югары расланган икән, яңа салым гамәлгә керүгә, судларга дәгъвалар килү бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Экспертларның икенче төркеме, әлегә алга китеп ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк, дигән фикердә. Алар моны салымны исәпләүнең шартлары ачыкланып бетмәү белән аңлата. Узган ел дәвамында аны түләүнең берничә варианты каралган, әмма процент ставкасы турында уртак фикергә киленмәгән иде. Хәзер гамәлгә керү вакыты 2015 елга күчерелгәч, процент ставкалары якынча болайрак күзалланыла. Бәясе 300 млн сумга кадәр булган торак хуҗалары аның кадастр бәясенең 0,1 проценты күләмендә салым түләргә тиеш була. Элиталы (300 млн сумнан артык торган) торакка салым кадастр бәясенең 1 процентын тәшкил итәргә тиеш дип уйланылган. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, шәхси хуҗалыкларга һәм дача участокларына караган җир кишәрлекләре өчен салым ставкасы аларның кадастр бәясенең 0,3 процентын тәшкил итәргә тиеш. Башка категория җирләр өчен ставка әлегә 1,5 процентка кадәр күләмдә расланган. Шунысы игътибарга лаек: федераль дәрәҗәдә салым ставкасының мөмкин булган минималь һәм максималь параметрлары гына раслана. Ставка буенча ахыргы карарны, шуңа нигезләнеп, төбәк хакимиятләре кабул итәргә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading