Шәһри Казан

Бергә булыйк, аерым торыйк

Мөштәри урамы, 14 - данлыклы Язучылар йортының капиталь төзекләндерелеп, кулланылышка тапшырылуын дүрт күз белән көттек инде, яшерәсе түгел. Ярымҗимерек хәлгә килеп, кайбер җирләреннән гыжлап җил уйнап утырган, бераздан «Идел» журналы утырган «канаты»ның түшәмнәре кубып-кубып төшә башлагач, акрынлап бушый башлаган иде ул. Хөкүмәт әлеге эшкә үзе алынып, төзекләндерүгә тотынгач кына җиңел...

Биек түшәмле, бизәкле, затлы бина заманында татар әдәби җәмәгатьчелегенең үзәк кан тамыры иде бит - монда данлыклы Тукай клубы эшләп торды, мәшһүр язучыларыбызның бер күрешеп, хәл-әхвәл белешү, фикер уртаклашу урыны иде ич ул.
Йөз миллион сумнан артык чыгым тотып, узган елгы Язучылар корылтаеннан соң яңа «күлмәк»ле булган бүгенге бина - искиткеч. Узган ел ахырында эшли башлаган Тукай клубы да акрынлап үзенә кеше җыя башлады - монда искә алу кичәләре, яңа китапларны тәкъдир итү, иҗат кичәләре уздыру гадәткә керде. Мин барганда да Равил Бохараевны искә алу кичәсенә әзерләнеп яталар иде. 180 кеше сыйдырышлы залдан тыш, башка бүлмәләргә дә күз йөгертеп чыктым. Монда кичәләр узганда буфет эшли, кайнар чәй, камыр ризыклары алып килеп саталар икән. Читтән килгән, кунарга җире булмаган язучы-шагыйрьләр өчен кунакханә эзләп мәшәкатьләнәсе юк - 3 кешелек койка-урыннары бар. Авторларның хокукларын яклаучы җәмгыять шушында утыра. Калган бүлмәләр ишегенә дә йозак эленмәгән анысы, әмма миңа монда кирәгеннән тыш тыныч тоелды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис КОРБАН ишеген дә күбрәк шул нисбәттән шакыдым. Моннан сигез ай элек биргән интервьюсыннан чыгып, бүгенге көнгә бәйләп карарлык сораулар да юк түгел иде. Борын төбендәге Тукай бәйрәме, аңа мөнәсәбәтле дәүләт премиясе турында ничек сорамый китим ди инде?!
- Рафис абый, сүзне иң элгәре бинага бәйләп башлыйм әле. Артык тыныч, җансыз тоела берлек бинасы.
- Монда үлем тынлыгы юк, бинабыз гөрләп тора. Көн саен нинди дә булса чара үтә, әле яңа гына Тукай премиясенә тәкъдим итү буенча идарә утырышы булды. Бүген кич искә алу кичәсе узачак. Язучыларның өзелгәне юк, дияр идем. Бинабыз бик затлы, бик әйбәт, бик шәп. Әмма ул безгә иң беренче чиратта - эш урыны. Атна саен җомга көнне Тукай клубында кичәләр үтә. Халык мәнфәгатендә эшлибез. Иң зур яңалыгыбыз - сайтыбыз эшли башлады. Нәрсә белән шөгыльләнгәнебез уч төбендәге кебек.
- Яңалык дигәннән, Тукай премиясенә тәкъдим итү буенча идарә үз кандидатын билгеләдеме әле?
- 8 кандидат тәкъдим ителгән иде, иң күп тавышны Нәбирә Гыйматдинова җыйды. Идарә эшеннән канәгатьсезлек белдерү очраклары күп булды. Идарәдәгеләр үзара премия бүлешеп утыралар, дигән сүз белән килешмим. Андый кешеләр миңа кадәрге эшләүчеләр арасында да, бүгенгеләр арасында да юк. Иң эшлекле, иҗатта кайнап яшәүче, без уздырган чараларда да актив катнашучылар идарә эшендә дә катнаша. Яшьләрдән Рөстәм Галиуллин, Илгиз Зәйни, Ленар Шәехләр өстәлде. Яшьләр белән эшләү сәясәте көчле. Әле менә узган идарә утырышында гына да ике яшь иҗатчыны кабул иттек. Резидә Фәрхетдинова белән Илзирә Вәлиуллина тәкъдим ителгән иде - икесе дә кабул ителде. Кайбер кыз-хатыннар берлеккә алыну белән пассивлаша, үзбаш яши башлый - Илзирәгә ул яктан зур өметләр баглыйбыз. Тырышлыгы да, таланты да бар. Соңгы корылтай ачылган көндә 325 язучыбыз бар иде. Шул вакыт аралыгында 6 яшь язучыны берлеккә кабул иттек, 6 кешене югалттык. Эшләнгән эшләрне дәвам итсәк, Мәгариф министрлыгы белән берлектә, мәктәп балалары арасында шигырь конкурсы игълан иттек. Һәр районнан чыккан язучыны шул районга куратор итеп куйдык. Без үзебезгә алмаш әзерләү буенча эш алып барырга тиеш. Әлеге конкурска йомгак апрель аенда, Тукай бәйрәмендә ясалачак.
- Быел Тукай премиясенә язучы-шагыйрьләребезнең берсе булса да лаек булыр бит инде, шәт?
- Тукай премиясе лауреаты булырлык язучыларыбыз шактый. Былтыр, Язучылар берлегеннән тыш, уннан артык язучы тәкъдим ителгән иде. Шулар арасында ызгыш-талаш чыкты дип беләм: комитет әгъзалары беркемгә дә бирмәскә дигән карар чыгардылар да язучылар нәүмиз булып калды. Быел без бер генә кешене тәкъдим иттек. Башка җирдән килгән намзәтләр исемлеге билгеле булгач, без комитеттан, читтән килгән язучылар бармы, дип сораячакбыз да, идарәдә әлеге язучы-шагыйрьләрнең иҗатын тикшерәчәкбез. Үтәрлекме, юкмы - без шуңа бәя биреп, фикеребезне әйтәчәкбез. Тукай премиясе нигезләмәсендә андый пункт бар - Язучылар берлеге үз бәясен бирергә хокуклы. Президент кул куйган нигезләмәне нишләп үтәмәскә тиеш әле без?! Быел Тукай бәйрәмен дә башкачарак үткәрү нияте бар. Мин студент булганнан бирле катнашам ул опера һәм балет театры бинасы янында узучы бәйрәмдә. Ул миңа ошамый. Халык төркем-төркем булып, күрешеп сөйләшеп басып тора, сәхнәдәгеләр шигырь сөйли. Берәр сәгатьтән үтәли җилдән өшеп, кеше таралыша башлый. Кичәнең ахырында «Туган тел»не җырларга кеше дә калмый. Ул урын белән килешмим. Бәлки аны Академия театрында уздырырга кирәктер, бәлки аның каршысындагы мәйданда, бәлки Черек күлдә. Табарга кирәк ышык урын, уңай да булсын ул, халыкка да күркәм булсын. Мин үзем театр бинасы турында уйланам. Аннан әлеге чарада бер Язучылар берлеге генә түгел, бөтен иҗади җәмәгатьчелек тә катнашсын иде. Традицияләрне саклау да күзәтелергә тиеш. Алайса, ел да Тукай премиясе лауреатларының Кырлайга бару, анда үз агачларын утырту дигән гадәт каралган иде. Былтыргы лауреатлар анда барып та карамады. Эшлисе эшләр, гамәлгә ашырасы ниятләр шактый.
- Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач, «Шәһри Казан»га биргән интервьюгызда, бинада гөрләп торырлык аралашу урыны булдыру, чәйләп алу өчен буфет турында сүз каткан идегез...
- Әлегә ул үзен-үзе аклый алмый. Кеше монда бина карарга, ай-яй, матур икән, дияр өчен генә килми, чаралар-кичәләр вакытында килә. Шуңа да без буфетны әлеге кичәләр вакытында гына ачабыз, анда чәй тәм-томнары китертәбез.
- Мондый бинаны «ашату» да очсыз түгелдер. Көн дә утка, суга салым артып торганда, хуҗалык тармагына кайдан акча табыла, арендаданмы?
- Моның өчен рәхмәтнең зурысы - Хөкүмәткә. Хезмәт хакы былтыргы кебек калса да, бинаның ул яктан бөтен кирәк-ярагын ул тулысынча үзенә алды. Утка-суга түләүләр өчен акча бүлеп бирә. Без бит иҗтимагый оешма, әлегә арендадан акча кергәне юк. Әмма 180 кешелек залны арендага алырга теләүче булганда, биреп торырга әзер.
- Ә бәлки әдәби журналларны монда китертү, «күрше»ләнү дөресрәктер? Бердән, берлек кайнап торачак, икенчедән, язучыларның үзләре өчен ике куянның койрыгын бергә тоту булыр иде. Бер-берсе белән дә күрешә, яңа язган әсәрен дә калдыра, Язучылар берлеге бинасына да тузан кундырмый. Алайса, бергә булыйк, аерым торыйк төсле килеп чыга.
- Кем монда килми, ул болай да килми инде. Шул ук «Казан утлары» егетләре - безнең идарәдә эшләүче кешеләр. Аларның бездән өзелгәне юк, тузан төшермиләр. Без читтән газета-журналларны бу бинага кертмәячәкбез. «Татмедиа» үзенең журналларын үзендә тота. Без монда Авторлар хокуклары җәмгыятен керттек. Аннан монда ниндидер арендага кемнедер кертергә хокукыбыз да юк, бу бина тарихи-мәдәни ядкарь булып санала. Без - язучыларны кайгырта торган оешма, шул юнәлештә эшлибез дә.

Реклама

Яңа бина, андагы эшчәнлек турында язучылар үзләре ни ди соң?
Лилия Газизова, ТР Язучылар берлегенең рус секциясе бүлеге җитәкчесе, шагыйрә: «Һәр көнне булмаса да, безгә язучылар килеп тора. Монда йә тып-тыныч, йә кичәләр вакытында гөр килеп тора. Без бит әле үзебез дә бинага ияләшеп кенә киләбез. Әлбәттә, «кайнау» җитенкерәми дип саныйм. Әдәби журналларның безгә кушылуы да хата булмас иде».
Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы: «Әлегә яңа бина үзләштереп бетерелмәгән. Анда аралашу да җитенкерәми. Тукай клубы эшчәнлеген җәелдереп җибәрде, бер кичәдә булырга туры килде - зал тулы түгел иде. Әмма мин халык күнегер, дип уйлыйм, киләчәктә тулы залларга эшләр, дип өметләнәм. Зур заллар нигә кирәк ул? Ул бөтен дөньяда шулай каралган - кичәләр, чаралар өчен Тукай клубы менә дигән. Тулы залларга эшләү өчен, реклама булдыру, тәҗрибә туплау гына кирәк».
Мәдинә Маликова, язучы: «Шундый бинабызны саклап калу зур бәхет инде ул. Ул безнең йорт - һәр язучы анда йөрергә, аралашырга тиеш. Монда күршегә бармак төртеп күрсәтергә кирәкми, һәрбер кеше эшне үзеннән башласын. Язучы буларак Тукай клубында узучы һәр чарага чакыралар, зур рәхмәт. Бер-ике кичәгә бардык, бик ошады. Зал матур, бина бик күркәм. Безнең замандашлар бик кайнашмый инде анда, әмма яшьләр яратып йөри дип беләм. Элек бит Тукай клубы янәшәдәге янкормада урнашкан иде. Хәзер икенче катны биләп тора. Язучылар янына журналларны кертү дә бик уңышлы булыр, ул берлек эшен җанландырып җибәрер иде».
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре: «Мин әлегә Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегенә бәя бирергә ашыкмыйм. Алар әле ярты ел элек кенә җиң сызганып эшкә кереште. Мин анда узучы идарә утырышларына йөрим, әмма башка чараларында актив катнашам дип әйтә алмыйм. Вакыт җитенкерәми. Тукай клубы эшчәнлеген торгызды, халык аңа ияләнер, йөрер дип уйлыйм. Яңа идарә, яңа рәискә дә бәя бирү иртәрәк, дип саныйм. Менә аларның эшчәнлегенә бер ел булгач, нәтиҗәләр чыгарырга, тәфсилләбрәк бәя бирергә җай чыгар».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: