Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Мондагы вазгыять Кырым татарларына да тәэсир итмичә калмады.
Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Симферопольдә Кырым Югары Советы бинасы янында төбәк җитәкчелегеннән Киевта яңа дәүләт хакимиятен кабул итмәүне таләп итүче җирле халык һәм Украинада хакимият алмашуны хуплаучы Кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре җыелган. Кырым татарлары Украинаның бөтенлеген саклауны таләп итә. Нәтиҗәдә, ике митингта катнашучылар арасында низаг башланган.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 февраль көнне федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советының һәм Бөтендөнья татар конгрессының Кырым татарларына рус халкы белән тыныч һәм килешеп яшәргә өндәгән мөрәҗәгате белән чыкты. Кичә исә ТР Дәүләт Советы, Кырымда килеп чыккан вазгыятькә бәйле рәвештә, парламентның чираттагы утырышына җыелды. Парламентның Кырым автономиясе халкына рәсми мөрәҗәгате әзерләнде. ТР Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вазгыять уңаеннан нык борчылуын белдерә һәм Кырым халкын низагны тыныч юл белән хәл итәргә чакыра. «Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын - украинлылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга өндибез», - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Шушы ук көнне Татарстан Дәүләт Советы үз делегациясен Кырым Югары Советына җибәрде. Делегация составына ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Нугуманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Бударин белән Роберт Миңнуллин кергән.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кырымдагы вазгыять уңаеннан үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге проблемаларны сөйләшүләр өстәле артында хәл итәргә һәм, низаг дәвам итмәсен өчен, барысын да эшләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев бу территориядә яшәүче күпсанлы кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау турында истән чыгармау зарур, дип саный. Разил Вәлиев: «Без Украинаның дус һәм килешеп яшәвен телибез. Аларның эчке эшләренә кысыла алмыйбыз. Без дуслыкка һәм тынычлыкка өндибез. Әгәр бөтен мәсьәләләр дә түгәрәк өстәл артында хәл ителсә, бу дөрес юл булачак», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар