16+

Без йөрисе юллар алда әле: яңа күперләр да, юллар да төзеләчәк

Яңа әзерләнгән Генераль план нигезендә 2040 елга Казанның урам-юл челтәрен тагын 20 процентка арттыру, гомум исәптә, 2203 чакрымга җиткерү уйланыла.

Без йөрисе юллар алда әле: яңа күперләр да, юллар да төзеләчәк

Яңа әзерләнгән Генераль план нигезендә 2040 елга Казанның урам-юл челтәрен тагын 20 процентка арттыру, гомум исәптә, 2203 чакрымга җиткерү уйланыла.

Проектта 356 чакрым яңа магистральләр төзү, 57 юл-транспорт чишелеше һәм 73 күпер булдыру каралган.

- “Ворлдскиллс” чемпионатында катнашкан кытайлылар үз илләренә кайткач, Казанга сокланганлыклары турында сөйләгән. Шушы җылы хатирәләр тәэсирендә Кытайдан янә бер зур делегация килеп төште. Казанны төзү дәвам итәчәк, эшчәнлектә урам-юл челтәре әһәмиятле мәсьәлә булып тора, чөнки, юллар - төбәк үсешенең локомотивы, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин мэриядә узган матбугат конференциясендә.
 
Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыров таныштырганча, Генераль план проекты Казанда халык саны 1 миллион 521 мең кешегә кадәр җитү, ә машиналар саны 1 мең кешегә 413 автомобиль туры килү исәбеннән төзелгән. Казанда хәзер халык саны - 1 миллион 251 мең 969 кеше.

Урам-юл челтәре төзелешләре күбесенчә Казанның көнчыгыш һәм төньяк тарафларында алып барылачак. Вознисенский тракты, Казанның Зур боҗра юлы (БКК), Горький шоссесына янәшә юл төзелә. Дәрвишләр бистәсе тирәсендә яңа юл барлыкка килә. Ул “Вахитов” станциясеннән “Река Замбези” зоопаркы янындагы автомобиль күперен чыгып, тимер юл буйлап барып М-7 автотрассасына тоташа. Бу төзелеш Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамына кагылмый. Шулай итеп, юл алу эшләре алып барылганда Тынычлык урамы тынычлыкта калдырыла. Киресенчә, яңа юл Тынычлык, Техническая һәм Ершов урамнарын бушатыр, дип уйланыла.

Вознесение трактының озынлыгы 10 чакрым тирәсе: Әмәт магистраленнән башлана, Бухарская урамы аша уза, аннан соң Минск белән Зәкиев урамнары арасыннан барып, М-7 автотрассасына ялгана. Казанның Зур боҗра юлын “Вахитов” станциясе аша чыгып, тимер юл буйлап алып бару ниятләнелә. Әлеге автоюл “Локомотив” пляжы яныннан узып Несмелов урамына тоташа, Киров дамбасындагы күпергә янәшә тагын бер күпер салына. Зур боҗра юлның хәзер Булатов урамыннан Тихорецкая урамына кадәрге өлешендә төзелеш үткәрелә.

Займище тирәсендә Зур боҗра юлдан М-7 автотрассасына чыгу юлы була.
Генераль план буенча тагын 57 юл-транспорт чишелешен (юллар киселешендә төзелә торган күпер-эстакадалар) сафка бастыру күздә тотыла. Беренче чиратта юл-транспорт чишелеше төзелеше Патрис Лумумба урамында башланачак. Аның бер юлы-тармагы Аграр урамы тирәсендә Җиңү проспектына ялгана.

Җиңү проспекты белән Губкин урамы киселешендә, Мамадыш трактында Рахлин урамы янында, шулай ук Залесная урамы белән Осиново урамы киселешендә юл-транспорт чишелешләре барлыкка килә. Ераграк киләчәктәге планнарда: Родина урамы белән Зорге урамы, Копылов урамы белән Тэц урамы, Вахитов урамы белән Крыловка урамы киселешләрендә юл-транспорт чишелешләре.

Казанда хәзер, елгалар һәм күлләр аша салынган күперләрне дә санаганда, 69 инженерлык корылмасы исәпләнә. Казансу елгасында тагын 3 күпер барлыкка килә. Болар: Киров дамбасы янында, Чистай урамы белән Новаторлар урамы турысында һәм Торфяной торак җирлегендә тимер юл күпере янәшәсендә.

Урта Кабан күле аша салыначак күпер Техника урамы белән Даурия урамын ялгый.

Идел аша ике күпер салу фаразланыла. Беренчесе – Тихорецкая урамыннан Студенцы ягына, ә икенчесе - Аракчино бистәсеннән Печище тарафына юнәлә.

Казанда бүгенгә урам юлларының гомум озынлыгы 1 796 чакрымны тәшкил итә. Урам-юл челтәрендәге төзелешләрдән соң шәһәр эчендәге юлларда транспорт хәрәкәте тизлеге сәгатенә 22дән 27 чакрымга күтәрелер, дип уйланыла.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading