Шәһри Казан

Безнең урамда кояш

Каләм әһелләре бүген үзләре дә урамдагы кояштан ким түгел - Матбугат көне бәйрәмендә башкача була да алмас иде. Әлеге һөнәри бәйрәмне без, еллык эшләргә нәтиҗәләр ясап, алдагысына хәерле башлангыч теләп каршы алырга күнеккән. Бүгенге чор бер генә матбугат чарасы өчен дә җиңелләрдән түгел. Бөтен дөньясы глобальләшү, оптимальләштерү шаукымы белән яшәгәндә,...

Реклама

Каләм әһелләре бүген үзләре дә урамдагы кояштан ким түгел - Матбугат көне бәйрәмендә башкача була да алмас иде. Әлеге һөнәри бәйрәмне без, еллык эшләргә нәтиҗәләр ясап, алдагысына хәерле башлангыч теләп каршы алырга күнеккән.
Бүгенге чор бер генә матбугат чарасы өчен дә җиңелләрдән түгел. Бөтен дөньясы глобальләшү, оптимальләштерү шаукымы белән яшәгәндә, проблема-борчулар бер безне генә урап үтә алмый. Укучы укудан читләшә, җәмгыять виртуаль киңлектә яши, дибез икән, бу кемнедер гаепләү, укучы адресына таш ату түгел. Интернеты да кирәк, көндәшлек тә булырга тиеш. Әмма шул шартларда да укучыны кызыксындырырлык журналистиканың яшәп килүе сөенечле фал. Бу тармакта хезмәт куйган журналистларның тырышлыгы, үз һөнәренә тугрылыклы булуы нәтиҗәсе ул. Объектив карашлы, белемле, оста каләмле шундый хезмәттәшләребез булганда, журналистика җәмгыятьтә лаеклы урынын тотарга, шулай хакимлек итәргә тиеш тә.
Бәйрәм белән, хөрмәтле журналистлар! Каләмегез үткен, фикерегез төпле, телегез җанга үтеп керерлек булсын. Әлеге юлны сайлавыбызга профессиональ бәйрәмебездә генә түгел, ә һәр көнне сөенеп кенә яшәргә язсын иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Матбугаты көне уңаеннан котлау юллады.
Анда мондый юллар бар:

«Җәмгыятьнең һәрьяклап үсеше матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр тармагы эшенә яңа таләпләр куя. Теләсә кайсы мәгълүматны журналистлар үз укучыларына һәм тамашачыларга тиз арада, дөрес һәм кызыклы итеп, һөнәри осталык белән җиткерергә тиеш. Сез һәрвакыт социаль һәм әхлакый җаваплылыкны истә тотарга, этика һәм әдәп принципларын үтәргә тиеш, чөнки масс-медианың иҗтимагый аң булдыруга турыдан-туры йогынты ясавы сер түгел. Басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары рухи-мәдәни өлкәне үстерүгә, гражданлык татулыгын һәм милләтара тынычлыкны ныгытуга, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауга ярдәм итә. Журналист сүзе хакыйкатькә һәм изгелеккә хезмәт итәргә тиеш.
Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, яңадан-яңа һөнәри казанышлар һәм кызыклы проектлар телим. Һәрвакыт иҗади уңыш юлдаш булсын!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: