Шәһри Казан

Безне өйдә көтәләр

Җәй җиттеме, кот очып тора: кайда нинди фаҗига булыр да, ничә кешенең гомере өзелер. Менә тагын июль юл-транспорт һәлакәтләре белән, узган елгы саннарны бәреп егып, яңа рекорд куйды.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе, айлык нәтиҗә чыгарып, куркыныч саннарны журналистлар белән уртаклашты. Республикада июль аенда гына да 655 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 8,8 процентка күбрәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, 97 кеше вафат булган, 880е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов юл-транспорт һәлакәтләре артуның иң зур сәбәбе дип ЮХИДИнең шәхси составы кимүен атый, экспертлар исә машина йөртүчеләрнең культурасы һәм җаваплылык хисе түбән булуын беренче урынга куя. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, аварияләрнең күбесе шәһәрара трассаларда була. Шулай да кала эчендә дә юл-транспорт һәлакәтләре булып торуын онытырга ярамый. Чакрымнарга сузылган бөкеләр «тимер атлар»ны бераз булса да тыярга тиеш кебек югыйсә. Тик кызу канлы машина йөртүчеләрнең бөке койрыгына тагылып утырасы килми. Каршы як полосаны, тротуарны котылу чарасы дип уйлап, маңгайга-маңгай бәрелешүчеләр азмыни?! Көне буе эштә булган машинадагыларның тизрәк өйләренә кайтасы килүен дә аңлап була, әлбәттә. Тик кеше гомере бәрабәренә түгел бит инде.
Машинага утырып, башыңа бәла алганчы, җәмәгать транспортында йөрүең яхшырак, дияр идең дә, аларында да куркынычсыз түгел. Җәйнең ике аенда гына да автобуслар катнашында берничә зур авария булды. Шоферлар, йә, идарәне югалтып, каршы полосага килеп керәләр, йә, җиңел машиналар белән узышып, көч сынашмакчы булалар. Машиналарның юл читендә яки тукталышта торган кешеләр өстенә килеп керү очраклары да булды. Җәяү чыгып китәргә дә куркырсың, билләһи! Болай барса, Казан аварияләр саны буенча Мәскәү өлкәсен куып җитәр, ахры. Чагыштыру өчен: Казанда бу яртыеллыкта барлыгы 2313 авария теркәлсә, Мәскәү өлкәсендә 3040 юл-транспорт һәлакәте булган.
Әле укучыларның, студентларның каникулы, күбесе ялын шәһәрдән читтә уздыра. Көз җитеп, бөтенесе янә башкалага кайта башлагач, юлларда ниләр булып бетәр - уйларга да куркыныч.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: