16+

Бүген кайда һәм ничек ял итәргә?

Бүген шимбә, димәк, гаилә, балалар, дуслар һәм туганнар белән ял итә торган көн. Казанда матур итеп күңел ачар өчен һәртөрле чаралар күп оештырыла.

Бүген кайда һәм ничек ял итәргә?

Бүген шимбә, димәк, гаилә, балалар, дуслар һәм туганнар белән ял итә торган көн. Казанда матур итеп күңел ачар өчен һәртөрле чаралар күп оештырыла.

Без сезгә бүген кайда һәм ничек ял итәргә мөмкин булган чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап алыгыз! Ялларыгыз күңелле үтсен!

Этләр һәм песиләр күргәзмәсе
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең беренче һәм икенче павильоннарында «Өй зоопаркы» дигән күргәзмә үтәчәк.
Килүчеләрне «Көмеш Ирбис 2016» дигән халыкара этләр, песиләр һәм декоратив күселәр күргәзмәсе, өйрәтелгән хайваннар чыгышы, тропик күбәләкләр паркы һәм тотып карый ала торган зоопарк көтә.
Вакыты: 10.00 - 19.00 сәгатьләрдә
Нептун көне
"Кырлай" аттракционнар паркында якты һәм күңелле бәйрәм - Нептуп көне билгеләп үтеләчәк. Чараны оештыручылар бер мәйданга бөтен төр мавыктыргыч җәйге күңел ачуларны җыярга планлаштыра. Кунакларны бәйгеләр, мастер-класслар, су сибеш уеннары һәм күбекле дискотека көтә.
Вакыты: 11.00 - 16.00 сәгатьләрдә
Сабын куыгы бәйрәме
Әгәр бүген "Юркин парк"ка барсагыз, сез Казанның тугыз иң яхшы артисты катнашында сабын куыгы бәйрәмен күрә алачаксыз. Ә паркка килгән һәр балага бүләккә - сабын куыгы тутырылган савыт.
Вакыты: 12.00 сәгатьтә
Цирк
Бертуган Запашныйлар тәкъдим итүче шоу "Хис-кичерешләр һәм.." дип атала. Танылган цирк артистлары тамашачыларга мавыктыргыч, бик кызыклы номерларга бай программа тәкъдим итә. Өлкәннәр һәм балалар уссурия һәм ак тигрларны, африка арысланнарын, шулай ук Аскольд Запашныйның Гиннеслар рекордына кергән танылган сикерүен дә күрә алачак.
Вакыты: 14.00 һәм 17.30 сәгатьләрдә
Төсләр фестивале
Төрле төсләр бәйрәмен күрергә теләсәгез, шулай ук "Юркин Парк"ка бара аласыз. Берничә сәгать дәвамында нон-стоп ритмындагы күңел ачулар, бик күп мызыкантлар, катнашучылар һәм әлбәттә инде искиткеч төсләр кушылмасы - болар барысы да сезне көтә. Шуны да белеп торыгыз, бәйрәмдә кулланылачак буягычларның сәламәтлеккә бернинди дә зыяны юк һәм алар бик тиз юыла.
Вакыты: 16.00 сәгатьтә
Акробатик рок-н-ролл буенча мастер-класс
Актив ял, биергә яратасызмы? Шулай икән, димәк, сезгә Казансу яр буенда оештырыла торган акробатик рок-н-ролл буенча мастер-класска барырга тәкъдим итәбез. Биюгә профессиональ тренерлар өйрәтә. Чарага төрле дәрәҗәдәге әзерлекле, теләге булган һәркем кушыла ала.
Вакыты: 19.00 сәгатьтә
Ачык һавада кино
Бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы зур экранда "Өрәк" фильмын карый аласыз.
Вакыты: 20.00 сәгатьтә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading