16+

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли

Бүген Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли

Бүген Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы»ның ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Әлки районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

«Казан» агросәнәгать паркында бу көнне мәгариф оешмаларының  республика ярмнкәсе була. Башка еллардагы кебек, муниципаль районнар  көллиятләр һәм техникумнар белән бергә үз экспозицияләрен алып килә. Ярминкәдә мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре дә катнашыр дип көтелә.

Яңа Савин  районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч районнары килә.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау районы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк.

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Буа районы авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта  (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы районы аграрийларының продукциясе булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Юдино поселогында  Тимерюлчылар мәдәният йорты каршында (Юдино пос., Ильич ур., 1, к. 1) эшләячәк.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин ис. парк каршындагы мәйданчыкта  (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) уза. Биредә Әтнә муниципаль районы фермерлары продукциясе тәкъдим ителә.

Идел буе районында «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш муниципаль районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта оештырыла.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында «Яңа Тура» технополисы территориясендә була.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 («Төзүче» стадионы), «Южный»   агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты).

Дамир Бәдриев фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading