Шәһри Казан

Бәхеттә-нигъмәттә яшисең килсә, шөкер ит

Иртән уянып күземне ачуга, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йоклап тордым, дип, күңелемнән Ходайга рәхмәт укыйм. Өстәл яныннан киткәндә, ашарга ризыгым булганга шөкер итәм. Эшкә барганда, көннең матурлыгына сокланып, күбәләк-күбәләк яуган карларга, март кояшына карап, әле ярый шушы гүзәллекне күрергә күзләрем, шушы карны шыгырдатып йөрергә аякларым, үземә ошаган, күңелемә якын...


Кызганыч, Аллаһының шушы бушка биргән нигъмәтләрен кайберәүләр танымый, дөнья куып, байлык артыннан чабып, берәр бәхетсезлеккә очрагач, сәламәтлеген югалткач кына Аллаһны искә төшерә. Үзегез дә сынап караганыгыз бардыр, теге җитми, бу кирәк дип гел азсынабыз, акча җитми дип зарланышабыз, аз гына тешебез сызлап куйса да, күзебезгә бернәрсә күренми, ничек тә шушы сызлаудан котыласы иде дибез. Бу вакытта инде акчаның азлыгы да, берәүләр сыман ял итәргә бара алмау, беркөнне генә кибеттә күреп кайткан матур туфли алу кайгысы да калмый. Тизрәк сәламәтләнеп, элеккечә тыныч күңел белән яшисе килә башлый. Ә менә шул күңел тынычлыгының да Аллаһыдан икәнен уйлап та карамыйбыз. Шөкер кылуның, рәхмәтле булуның нинди көчкә ия булуы турында без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакировтан сораштык:
- Рөстәм хәзрәт, шөкер кылып яшәмәгән өчен безне нәрсә көтә?
- Аллаһы Сөбханалла вә Тәгалә Коръәндәге «Ниса» сүрәсенең 147 нче аятендә: «Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып Коръән белән гамәл кылсагыз, минем нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһы Тәгалә сезне газапламас», - ди. Ә Аның газабы бик каты булачак. Ул бу дөньяда да, ахирәттә дә булырга мөмкин. Без - мөэминнәр - бу дөньяда да сау-сәламәт буласыбыз, бәхеттә-нигъмәттә яшисебез килә. Ахирәттә дә җәннәткә өмет итәбез. Менә шуның икесенә дә ирешү өчен без Аллаһы Тәгалә нигъмәтләренә шөкер итеп яшәргә тиешбез. Шөкер итсәк, Ул безгә биргән нигъмәтләрне кире алмас, аны арттырып та кайтарыр. Нигъмәтләр дигәндә без иң элек барыбыз өчен дә иң кадерле байлык - сәламәтлекне күз уңында тотабыз. Аллаһ кушканча яшәсәк, Ул безгә үзенең нигъмәтен - сәламәтлекне калдырам, ди. Әйтик, тәмәке тарту исламда мәкрух гамәл санала, ягъни дин буенча ул тыелган. Тәмәке тарткан кешенең үпкәсенә зарар килүен һәркем белә. Хәмер эчемлекләр эчү бөергә, акылга зыян китерә. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә кире үз нигъмәтен ала. «Зүмәр» сүрәсенең 7 нче аятендә «Әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, Ул эшегездән риза булыр» диелә.
- Аллаһының ризалыгына ирешсәм иде, дигәннәрен ишеткән бар, бу очракта күз алдында нәрсә тотыла?
- Кеше өчен иң зур бәхет - Аллаһының ризалыгын алу. Шуңа күрә «Аллаһүммә әнтә мәксуди вә ризаүкә мәтлүби», ягъни «Әй Раббым, Син минем максатым, минем иң теләгәнем Синең ризалыгың» дип дога кылабыз. Бер галимнән сораганнар бит: «Синең алдыңда ике ишек булса, кайсын сайлар идең - мәчетнекенме, җәннәтнекенме?» - дип. Бер караганда, ул җәннәткә дип әйтер кебек. Җәһәннәмнән куркабыз, намаз укып, ураза тотып, җәннәткә керер өчен яшибез бит. Ә галим, мәчеткә керер идем, чөнки минем максатым Аллаһы Тәгалә, дигән. Мәчет - Аллаһ йорты, ә җәннәт - мөселманнар йорты. Мәчеткә кергәч, җәннәтенә дә керәм. Аллаһ белән дуслашсам, минем урыным җәннәттә була, ди ул. Безнең дә иң беренче максат - Аллаһның ризалыгына омтылырга тиешбез. Ә инде Аллаһ ризалыгы ул - җәннәт, иншалла, урыныбыз шунда булыр.
- Аллаһның рәхмәте гомуми һәм шәхси була дию нәрсәне аңлата?
Аллаһ рәхмәте, сез әйткәнчә, ике төрле. Әйтик, кояш, һава, ай, йолдыз, ризык, тормыш - бу гомуми нигъмәтләр. Әмма, Имам әл-Газали әйткәнчә, күпләр Аллаһның бу нигъмәтләрен күрә һәм аңлый алмый. Шәхси рәхмәткә йорт, машина, дәрәҗәле эш һ.б. керә. Ә моның исә Алла рәхмәте икәнен таныйлар. Ләкин тормышта икесен дә күрә белергә кирәк, шуларны күрә белмәгәнгә тормышларыбыз авырая да инде. Без аны үзебез авырайтабыз. Бүгенге көндә күп кеше иртән тора да эшкә чаба. Эшкә чыгып киткәнче, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау тордым, күзем ачылды, аягыма баса алдым, ашарга ризыгым, аны эшкәртергә сәламәтлегем бар дип рәхмәт әйтергә тиешбез. Бер галим елап утыручы кеше яныннан үтеп бара икән. Галим аңардан, нишләп елыйсың, дип сораган. Тегесе: «Мин бигрәк бәхетсез инде. Менә бөтен кеше атта йөри, ягъни, хәзергечә әйтсәк, бөтен кеше машинада йөри, ә минем ул юк. Бөтен кеше чит авылны, ягъни, безнеңчә, чит илне күргәне бар, минем юк. Шуңа үземне-үзем кызганып елап утырам», - дигән. Галим моңа каршы: «И кардәшем, син Аллаһның гомуми рәхмәтен күрә бел инде. Аягың йөри, күзең күрә, сәламәтлегең бар. Тагын нәрсә кирәк сиңа?» - ди. Теләсәң, мин сине баета да алам: фәлән танышым аксак, аңа аяк кирәк, аягыңны сат, дип тә карый галим, әмма тегесе ризалашмый. Бер дустым сукыр, аңа синең күзеңне сатыйк, ди. Анысына да ризалашмый. Тагын берәүгә бөер кирәк, бөереңне сат, ди. Теге тагын, юк, ди. «Менә Аллаһ бушка биргән нигъмәтләреңне бер дә сатасың килми. Кемнең аягы юк, кемдер телсез, кемдер сукыр йә ятим, ә синең барысы да бар. Ничек инде шул хәлеңдә дә елап-зарланып утырасың. Син бит иң бай кеше», - ди. Менә шушы сүзләрдән гыйбрәт алсак иде. Бүгенге көндә, шөкер, сугыш, ачлык юк. Аллага шөкер, эшебез, яшәргә урыныбыз, динебез, мәчетебез, туган телебез, милләтебез бар. Шулардан канәгать булып яшик.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим