Узган атнада гашыйклар Изге Вәли көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәмнән алган тәэсирләр суынырга да өлгермәде, алдагы шимбәдә безне тагын бер бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне көтеп тора. Әлбәттә инде, бу көнне хатын-кызларыбызның хөрмәтле ир-егетләребезгә онытылмаслык бәйрәм оештырасы килә. Шуңа да иртәнге аш янында котлау һәм бүләк тапшыру белән генә котылып...
Әйтик, бәйрәм иртәсен романтик аштан башлагыз. Тормыш иптәшегезнең иң яраткан ризыгын пешереп сыйлагыз. Десертка исә үзегез пешергән берәр үзенчәлекле торт тәкъдим итегез.
Теләсә кайсы ир үзен бөтен гаилә белән котлаганны ярата. Балаларыгыз булса, алар белән 23 февральгә кагылышлы җырлар яки шигырьләр өйрәнегез. Әти кешегә бу ошамый калмас, ни дисәң дә баласы өчен ул һәрвакыт яклаучы. Гаилә башлыгы өчен тулы бер концерт программасы оештыру да кызыклы булыр.
Ирегез дуслары белән булырга яраткан урынга, әйтик, бильярд, боулинг уйнарга, ипподромга, аквапаркка, тирга, футбол карарга да бара аласыз. Моны хәтта традициягә кертсәгез дә була.
Соңгы тапкыр кайчан бергәләп табигатькә чыгуыгызны хәтерегезгә төшерегез әле. Күбегез җәй көнен искә алыр. Ә нишләп әле 23 февраль көнендә урманга чыкмаска яки ял базасына бармаска? Бу уңайдан чаңгы базасын сайлау уңышлы булыр. Урманда исә шашлык кыздыра аласыз. Бу бик үк җайлы түгел дисәгез, шәһәр читендәге йортыгызга барыгыз. Анда кар атышып та күңел ачарга, балалар белән кардан сарайлар төзергә, окоп казып, сугыш уены оештырырга да була. Экстремаль уеннарны да кире кагарга ашыкмагыз. Юк, парашюттан сикерергә димибез анысы. Сүз пейнтбол турында бара. Зур компания белән җыелып, пейнтбол уйнау идеясе сезгә ничек?
Ирләрнең машина яратуын һәркем белә... Ашыкмагыз, аңа машина бүләк итәргә кушмыйбыз, ә дүрт тәгәрмәчле транспорт - квадроциклда йөрергә тәкъдим итәбез. Казанда махсус клублар шундый хезмәт күрсәтә. Анда хәтта атта йөрергә дә мөмкин. Моның өчен махсус маршрутлар булдырылган.
Кинотеатрга күптән барганыгыз юкмы? Барып берәр яңа фильм карап кайтырга була.
Чынлап торып уйлап карасаң, 23 февральне күңелле итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме - теләгең генә булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар