Айсылу Имамиеваның мәкаләсен (10 октябрь, 2013 ел) укыгач, бик сөендем. Без биш ел буе бергә татар филологиясе һәм тарихы факультетының тәнкыйть һәм редакцияләү бүлегендә укыдык. Арабыздан редакция эшенә алынган кешеләр булса да, тәнкыйтькә алынучыларыбыз әлегәчә юк иде.
Иманым камил, бу мәкаләгә бер мин генә түгел, биш ел буе безне туры сүз әйтергә өйрәткән укытучыларыбыз да бик сөенгәндер. Ул тапшыруда ниләр сөйләнгәнне игътибар белән тыңлап утыруың өчен дә рәхмәт, бердәнбер ял көне бит ул, шул ял көнендә дә мәдәниятебез турында уйланып, бәхәскә керүең хөрмәт кенә уята. Әнә шул хөрмәт итүем мине җавап язарга этәрә дә бугай инде.
Белмим, бәлки тапшырудан бик аңлашылып та бетмәгәндер, ләкин алып баручының төп максаты - «Калеб» дигән оешма белән таныштыру, аның кыйбласын билгеләү иде. «Калеб» атамасы бик әдәби яңгыраса да, ул әдәбият әһелләрен генә түгел, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә иҗат итүчеләрне берләштерә, монда композиторлар да, җырчылар да, рәссамнар да, кино өлкәсендә иҗат итүчеләр дә бар. Бу оешма һәркемгә ачык һәм, нигездә, ул - аралашу, яңа әсәрләрне тикшерү, уртак әсәрләр иҗат итү мәйданы. Кыскасы, 60-80 нче еллардагы сәнгать әһелләренең иҗади дуслыгына көнләшүдән барлыкка килгән бер оешма. Һәм дә ки бу оешма, бу оешмага багышланган тапшыру кысаларында әйтелгән сүзләрне дә әдәбиятка кагылышлы итеп кенә түгел, ә гомумән татар сәнгатенә, дөресрәге, үзләрен татар дип исәпләп, сәнгатькә якынаеп килүче кешеләрнең бүгенге һәм иртәгесе көнге иҗатына нисбәтле кабул итәргә кирәктер. Үзең әдәбият дөньясында кайнагач, син, әлбәттә, күбрәк «китап», «шагыйрь», «язучы» сүзләре кергән репликаларга игътибар иткәнсеңдер. Шуңа «Шәһри Казан»ның тапшыруны карамаган укучыларында «Мәдәният дөньясында» Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар белән Йолдыз Миңнуллинаның аһ-зарын тыңлап, болар икесе исә бөтен дөньясын сүгеп, тормышларыннан канәгатьсезләнеп утырганнар икән, дигән тойгы калгандыр да инде. Тапшыру буе акаеп дәшми утыруымны исәпкә алсак, синең мәкаләң мине үсендереп тә җибәрде әле: шул бер җөмләдә дә ярты мәкаләлек фикер әйткәнмен бит! Алай каныгырлык та түгел кебек иде фикерем, «экспорт», «продукт» ише сүзләр шикләндердеме икән инде сине, белмим тагын. Ул икътисад терминнарын кулланганда мин бары тик классик композитор-музыкантларыбызның чит илгә китүен, язучыларыбызның рус, инглиз теленә күчүен генә күз алдында тоткан идем. Ягъни без (татарлар), еш кына: «Монда безнең югары сәнгать әсәрләребезне барыбер аңламыйлар!» - дип сыктаган булабыз, үзебезнең татар тамашачысыннан, укучысыннан баш тартабыз, күбрәк үзебез турында уйлыйбыз диюем иде. Совет чоры үсмерләр әдәбиятын да, мәктәпләрдәге музыка дәресләрен дә шул нисбәтле генә искә алдым - татарның синең китабыңны, концерт-киноңны эзләп килүен көтәргә кирәкми, үзебезгә барырга, мәктәпләргә барырга кирәк диясем килде. Һәм моны кемдер эшләргә тиеш дип тә, моны бүгенгәчә берәү дә эшләми дип тә әйтмәдем, без - «калеб»леләр шулай итсәк иде, дидем, аңлаешлы итеп әйттем кебек. Болай тәфсилләп язуымны кичер, сүзләремне, кем кайсы якка тели - шул якка боруын җенем сөйми.
Һәм тагын бер нәрсә: «культур-мультур»га болай да әллә ни исе китеп тормаган бер заманда, кайсы ничек булдыра, әдәбиятка үз өлешен кертергә тырышучыларны тагын да ике лагерьга аеру дөрес гамәлме икән? Синең юка китаплы «даһи»ларың шул ук Рифат Сәлах иҗаты белән кызыксынмый, аның чыккан китапларына сөенми дип ышанып әйтәсеңме син? Ник каршы куярга, ул максималистик җүләрлек чорыбыз үтте түгелме соң инде? Һәм бу тапшырудагы кайсы җөмлә сине шундый шикле уйлар уйларга этәрде икән?
Гомумән алганда, бик кызык, үтемле итеп язгансың, ошады миңа, Айсылу, синең мәкаләң. Тик «яшь шагыйрьләр, язучылар бу язмамны укыр да уйлары ачылыбрак китәр дип өметләнмим» дигән җөмләң бик сәерсендерде. Өметсез шайтан гына диләр, син өметлән, Айсылу, ышан, укыйбыз без синең язмаларыңны, уйланабыз. Бәлки, ешрак күрешеп (шул ук «Калеб»тә булсын), аралашып торсак, бер-беребезнең ни хакында һәм ничек уйлануын яхшырак аңлар, ниләр язу-язмавын белеп торыр идек.
Теманың дәвамы сишәмбе санында
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар