16+

“Бәллүр каләм” ияләре билгеле булды, каләмнең берсе "Шәһри Казан"да

Бүген республика журналистлары арасында үткәрелә торган "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге инде 1998 елдан башлап уздырыла. Быелгы бәйгедә журналистлар уннан артык номинациядә көч сынашты. "Туган тел" номинациясендә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган масса күләм мәгълүмат чаралары да катнашты. Кыскасы, бәллүр каләм ияләре билгеле булды....

Бүген республика журналистлары арасында үткәрелә торган "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге инде 1998 елдан башлап уздырыла. Быелгы бәйгедә журналистлар уннан артык номинациядә көч сынашты. "Туган тел" номинациясендә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган масса күләм мәгълүмат чаралары да катнашты. Кыскасы, бәллүр каләм ияләре билгеле булды.
«Бәллүр каләм» - 2015 елның Гран-при иясе дип «Республика Татарстан» газетасының баш редакторы урынбасары Владимир Устиновский билгеләнде. Безнең "Шәһри Казан" газетасының да уңышлары сөендерә. Яшь, талантлы журналистыбыз Алисә Сабирова "Ел дебюты" номинациясендә җиңү яулады.
Озак еллар журналистика өлкәсендә башкарган хезмәте өчен корректорыбыз Рәзинә Мәрданова Татарстан Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты һәм медаль белән бүләкләнде. Рәзинә апа редакциядә инде 24 ел эшли. Коллегаларыбызны чын күңелдән иҗади уңышлары белән тәбрик итәбез.
Фотода: "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова һәм "Бәллүр каләм" иясе Алисә Сабирова
Фәрит Мөхәммәтшин Рәзинә Мәрдановага рәхмәт хаты һәм медаль тапшырды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading