16+

Бәрәңге аз, тик җитәргә тиеш

Казан арты районнарында яшәүчеләр бәрәңгене августта ук алып, эшләрен бетереп куйсалар, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге халык, яңгырлар китү сәбәпле, уңышларын вакытында җыеп ала алмый тордылар.

Бәрәңге аз, тик җитәргә тиеш

Казан арты районнарында яшәүчеләр бәрәңгене августта ук алып, эшләрен бетереп куйсалар, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге халык, яңгырлар китү сәбәпле, уңышларын вакытында җыеп ала алмый тордылар.

Газета укучыларыбыз арасында әле бер атна элек кенә дә бәрәңге алучылар бар. Һава шартлары аркасында быел Татарстанда бәрәңге уңышы бик мактанырлык түгел. Уңыш гектарыннан 172 центнер чыккан. Узган ел бу күрсәткеч 239 центнерны тәшкил иткән иде.

Июль-август айларының артык коры, ә сентябрьнең яңгырлы килүе бәрәңге уңышы өчен яхшы булмады. Икенче икмәкне казып алып урнаштыру да, башка еллар белән чагыштырганда, мәшәкатьлерәк булды. Казан арты районнарында яшәүчеләр аны августта ук алып, эшләрен бетереп куйсалар, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге халык, яңгырлар китү сәбәпле, уңышларын вакытында җыеп ала алмый тордылар. Газета укучыларыбыз арасында әле бер атна элек кенә дә бәрәңге алучылар бар.
- Гадәттә сентябрь урталарында ала торган идек. Әмма яңгырлар башлану сәбәпле, бөтен авылның шәхси хуҗалыкларындагы бәрәңге алынмый торды. Һава торышы һаман шулай булса, никадәр көч түгеп үстергән бәрәңгеләребез череп бетәр микән, дип борчуга калган идек инде. Әмма Алланың рәхмәте белән, бер-ике көн бик матур әбиләр чуагы булды да, корыда казып алып, аны бакчада бер көн җилләтеп, базга урнаштырдык. Уңышны, алдагы елдагы кебек үк бик яхшы булмаса да, начар дип тә әйтеп булмый, - ди Азнакай районыннан Зәлифә Мостафина.
Хәер, Казанның Самосырово бистәсендәге бакчадан да бер атна элек кенә бәрәңге казып алучылар бар.
- Хәзер мин бәрәңгене иртә алып җәфалыйлар дип саныйм. Элек аны кырау төшеп, кулга бияләй киеп ала торган идек. Быел менә бакчабызның бер өлешендәге бәрәңгенең сабагы яшел булганлыктан, ул соңрак алынды, - ди хезмәттәшебез шагыйрә Йолдыз Шәрапова.

Икенче икмәк уңышы тыйнак
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, якын көннәрдә республикада бәрәңге уңышын җыеп алу тулысы белән төгәлләнәчәк. Икенче икмәк 8000 гектарда җыеп алынган инде, бу гомуми мәйданның туксан биш проценты дигән сүз. Һава шартлары аркасында быел Татарстанда бәрәңге уңышы бик мактанырлык түгел. Уңыш гектарыннан 172 центнер чыккан. Узган ел бу күрсәткеч 239 центнерны тәшкил иткән иде. Югары уңыш белән Алабуга, Арча һәм Тәтеш районнары мактана ала. Ә менә Әгерҗе, Актаныш һәм Мамадыш кырларыннан алынган уңыш күрсәткече гектарыннан 80-100 центнер гына.

«Соңга калып алуның зыяны юк»
Коры җәйдә үсеп, яңгырлы көздә җыеп алынган бәрәңге авыруларга бирешеп, базда череп бетмәсме соң? Яңгырлы һава шартларында алынган икенче икмәкне ничек сакларга? Бүгенгә иң актуаль сораулар шулдыр. Таякның юан башы өстән яңгыр явып торганда алынган бәрәңгегә эләгәчәк, ди галим-һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдинов.
- Сентябрьдә яуган яңгырлар бәрәңгегә зыян китерде. Тиешенчә киптерелмәгән, дымлы бәрәңгене базга салсаң, аның кабыгында бактерияләр үрчеп, бәрәңгене черетә. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, юеш, пычрак көнне алынган бәрәңгене коры җирдә яхшылап киптерергә кирәк. Базга төшергәч тә, бертуктаусыз карап, чери башлаганнарын алып ташлап, өстендәге саламын корыга алыштырып торырга кирәк. Игътибар белән караганда, бәрәңгенең чери башлавы шунда ук билгеле була. Мәсәлән, әгәр ул сентябрьда алынса, декабрьда инде чери башлый. Баз да юеш булмаска тиеш.
Гомумән, бәрәңгене иртә-соң алуга килгәндә, Татарстан шартларында үскән әлеге яшелчәне алу өчен иң яхшы вакыт - 15-18 сентябрь. Чөнки бу вакытта инде сабаклары кибә, үсеш туктала. Быелгы һава шартлары нәтиҗәсендә соңга калып алуның да начарлыгы юк. Җир туңмады, бәрәңгегә зыян килмәде. Сентябрь ахырында кояшлы, бераз җиләс көнне алучылар августта эшләрен бетереп куючылардан бераз откандыр да әле. Тик соңга кадәр яшел сабакта утырган бәрәңге дә икенче үсешен башларга, ягъни яңа бәрәңгеләр чыгарырга мөмкин, бу да яхшы күренеш түгел, - ди Фарсил абый.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Фәния Җамалиева исә бәрәңге базын, складларны җилләтүгә аеруча зур игътибар бирергә киңәш итә.
- Корылык аркасында быел коры черек, икенче төрле - фузариоз авыруы азды, - ди ул. - Тыштан бу авыру күренми. Ул үзен базда гына күрсәтә башлый. Фузариозны бетереп булмый, ләкин бәрәңгене бөтенләй черетмәс өчен халыкка чаралар күрергә кирәк: бәрәңге базга кергәч тә аны бертуктаусыз киптерергә, җилләтергә. Баз капкачы тышта ике-өч градус җылы сакланганда ачык торса яхшы. Без, мәсәлән, өч метр тирәнлектәге базның капкачын көннәр ун градуска кадәр суытканчыга кадәр җиңелчә генә ябабыз, ә бик салкыннар башлангач, бераз тишек калдырабыз. Базга салкын һава кереп, җылысы чыкса, бәрәңге бик яхшы саклана.

Сүзен-сүзгә

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов:
- Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда бәрәңге уңышы азрак булса да, республика халыкны икенче икмәк белән тулысынча тәэмин итә. Ул читтән кертелмәячәк. Һәр атна саен уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә халык бәрәңге, шикәр комы һәм карабодайны күпләп сатып ала. Бәяләргә килгәндә, базар йокламый, безгә һәрьяклап «һөҗүм» итәләр. Свердловск һәм Пенза өлкәсеннән алып килеп, бәрәңгенең килограммын 13-15 сумнан сатмакчы булалар. Без килограммын ун сумнан сатабыз. Дөрес, узган атнада, сыйфатына карап, бәрәңгенең бәясен унике сумга кадәр күтәрергә рөхсәт бирдек. Әмма аннан да кыйммәтрәк булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading