16+

Бәрәкәтле һәм күңелле бәйрәм яллары телибез сезгә!

Ялларны берләштереп, үзебезгә матур бәйрәм ясыйк. Авылларга кайтмыйча калган казанлылар өчен башкалада да күңелне күтәрердәй матур чаралар шактый оештырыла.

Бәрәкәтле һәм күңелле бәйрәм яллары телибез сезгә!

Ялларны берләштереп, үзебезгә матур бәйрәм ясыйк. Авылларга кайтмыйча калган казанлылар өчен башкалада да күңелне күтәрердәй матур чаралар шактый оештырыла.

Йөзү буенча Россия чемпионаты
5 ноябрьдән алып 9 ноябрьгә кадәр Казанның су төрләре спорты сараенда йөзү буенча Россия Чемпионаты уза. Бу көннәрдә илнең 60 төбәгеннән 600 йөзүче ярышачак. Чемпионатта 45 хөкемдар эшләячәк. Ярышның максаты - декабрь башында Канадада узачак йөзү буенча дөнья чемпионатына Россия җыелма командасы составын туплау һәм әзерләү.
Вакыты: 10.00
Суфия Гобәйдуллина исемендәге VI халыкара заманча музыка фестивале
Бүген Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлары залында Суфия Гобәйдуллина исемендәге VI халыкара заманча музыка фестиваленең ябылу тантанасы уза.
Вакыты: 17.00
Лука Стриканьоли концерты
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Кроссовер" циклыннан икенче концерт тәкъдим ителә. Программада - Италиянең супер популяр музыкант-гитаристы Лука Стриканьоли. Аның концертлары - чын шоу.
Вакыты: 18.00
"Дамские угодники" театр-тамашасы
"Эрмитаж" концерт-холлында "Дамские угодники" дип аталган театр-тамаша. Ир-атлар тарафыннан хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән тамаша, биюләр бер генә гүзәл затны
Вакыты: 19.00
Дөньякүләм танылу алган рок-хитлар
"Маяковский. Желтая кофта» клубында виолончельләрдә дөньякүләм танылу алган рок-хитлар яңгырый. Кичә программасында: Nirvana, Rammstein, Metallica, AC/DC, Linkin Park, Queen, Muse, Pink Floyd, System of a Down, The Beatles, Red Hot Chili Peppers, Bon Jovi, Limp Bizkit, 30 Seconds To Mars, The Prodigy, Michael Jackson, Kiss, Europe, Arctic Monkeys, No Doubt, Lady Gaga, The Cranberries, Deep Purple, Coldplay, Scorpions.
Вакыты: 19.00
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертлары
УНИКС концентлар залында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов өр-яңа концерт программаларын тәкъдим итәләр.
Вакыты: 17.00
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Хуҗа Насретдин" комедиясе күрсәтелә (Вакыты: 18.00).
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәгать 17.00 дә "Назлы кияү" музыкаль комедиясе күрсәтелә.
Татар дәүләт "Әкият" курчак театры сәгать 11.00дә һәм 13.00дә - «Волшебник изумродного города" 15.00 дә - "Кәкрүшкә" спектакльләрен тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading