16+

Брррр! Рәхәәәт! Яки салкын су белән чыныгу файдалымы?

Салкын су белән коену, кышын яланаяк карда йөрү, бәкегә чуму – болар барлык кешенең дә хәленнән килә торган гамәлләр түгел. Әлеге «кыю адымга» бик сирәкләр генә алына.

Брррр! Рәхәәәт! Яки салкын су белән чыныгу файдалымы?

Салкын су белән коену, кышын яланаяк карда йөрү, бәкегә чуму – болар барлык кешенең дә хәленнән килә торган гамәлләр түгел. Әлеге «кыю адымга» бик сирәкләр генә алына.

Хәер, салкынны җиңүчеләр үзләрен ниндидер гадәттән тыш эш белән мавыга дип тә уйламый. Әнә «Буа» татар дәүләт сатира һәм юмор театры директоры Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев та: «Минем өчен карда яланаяк йөрү, бәкедә су коену – норма», – ди.

Раил Садриев Порфирий Иванов системасы буенча 1995 елдан бирле шөгыльләнә. Үзе генә түгел, хатыны Эльмира, хәтта уллары да карда ауный, кышын бәкедә су коена икән.

– Бәкедә су коену, Зәңгәр күлне иңләп-буйлап йөзү – минем өчен гадәти нәрсә, ләкин озак йөзүдән мәгънә юк. Анысы инде «моржевание» дип атала. Ә Иванов методы – кыска вакытлы стресс (шок) тудыру. Элек көн саен шөгыльләнә идем, хәзер мөмкинлек булганда карда аунарга, яланаяк йөрергә тырышам. Без хатын белән кышын, урамга чыгып, өстебезгә су коя идек. Аның белән бергәләп өчәр-дүртәр километр яланаяк йөрибез. Алай гына да түгел, корсаклы хатыным бала табарына өч көн кала да бәкегә чумды. Улым Фәритне җиде көнлек вакытында тәүлегенә ике тапкыр салкын су белән коендыра башладык, 32 көнлек чагында мунча керттем дә карда аунаттым. Бүген инде мәрхүмә әни ул вакытта һушын җуеп егылган иде. Үскәч тә улым безнең белән бергә шөгыльләнде, бәкегә чумды. Шуңа күрә балачагында бер дә авырмады. Үзем дә бернинди прививка ясатмыйм. Авырганым юк диярлек, – ди ул.
Әлеге метод буенча теләсә кем шөгыльләнә ала, дип ышандыра Раил әфәнде. Моңа бары тик ышанырга гына кирәк.

– Кардан курка-курка атлыйсың икән, әлбәттә, сине кич белән үк «Ашыгыч ярдәм» алып китәчәк. Адәм баласы туганда «аптечка» белән түгел, кул-аяклары белән туа, димәк, бөтен нәрсә дә тирә-юньдә бар дигән сүз. Кеше бөтенләй авырырга тиеш түгел. Ә бүген бездә адым саен даруханә, чөнки җәмгыятькә кешенең авыруы файдага гына. Ул – зур бизнес. Элек Кытайда табибларга хезмәт хакын кеше авырмаганда түләгәннәр, ә инде халык чирләп китсә, «ак халатлылар» акчасыз калган, чөнки иң мөһиме – профилактика. Төрле авырулар арткан заманда, адәм баласы менә шундый гади юлларны карарга тиеш. Бөтен әйбер кул астында, тирә-юньдә бит. Лимоны да, балы, содасы да. Без гел суган ашыйбыз. Су – бөтенләй уникаль, дөньяның иң көчле әйбере. Адәм баласының 90 проценты судан тора. Ул бөтен ризыкта да бар, – ди Раил Садриев.

Хәер, Раил Садриевның «галәмәтләре» моның белән генә чикләнми әле. Ул ватык пыяла кыйпылчыклары өстенә дә ята икән.
– Ун шешәне ватам да шуның өстенә ятам. Өстемдә кеше атлап йөри. Бер җирем дә киселми, чөнки мин «бернинди куркыныч та юк» дип үз-үземне ышандырам. Барысы да – эчтә. Курыкканда, 11 метр араны сикереп узган кешеләр бар бит, – ди ул.

«Моржевание» стресстан коткара»

Раил әфәнде Порфирий Иванов системасы буенча шөгыльләнсә, «Татарстан-24» телеканалы журналисты Айнур Зиннәтуллин өчен «моржевание» зур канәгатьлек хисләре тудыра икән. Дөрес, чыныгуның бу төре белән Айнур чагыштырмача күптән түгел – бер ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Аның өчен Зәңгәр күлдә җәен дә, кышын да су коенып чыгу – дуслар белән очрашып, ял итү һәм көч туплау өчен яхшы сәбәп.
– Минем дусларым да үзем кебек үк. Актив һәм ачык күңеллеләр. Бу – стресс гормоннарыннан котылу өчен менә дигән чара. Тиз һәм нәтиҗәле. Күлдә йөзгәннән соң атна дәвамында тыныч һәм рәхәт халәттә йөрим, – ди ул.
Салкын суда коенып чыкканнан соң, Айнур кайнар чәй эчеп җылына. Шуңа күрә беренче тапкыр коенучыларга ул үзләре белән зур сөлге һәм термоста кайнар чәй алырга киңәш итә.
– Беренче тапкыр коенмаска да мөмкин, чумып кына алу да җитә. Аннан соң коеныр алдыннан яхшы кәефтә булу да бик мөһим. Һәм, әлбәттә, бу сезнең ныклап уйланган, табиблар белән киңәшләшкән төпле карарыгыз булырга тиеш, – диде ул безгә.

Табиб: «Һәр нәрсәдә чама кирәк»

Чыныгу дигәннән, Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучылары һәр көн иртән, дәресләр башланыр алдыннан, елның теләсә кайсы вакытында урамда яланаяк йөри. Биредә укучы балаларның әти-әниләре сүзләренә караганда, чыныгуның мондый төре башлангыч сыйныфлар өчен актуаль. Өлкән сыйныфларда инде болай эшләмиләр.
– Ике балам да әлеге гимназиядә укыды. Олысы укуны тәмамлады инде. Мин балаларның мәктәп тирәли яланаяк йөрүләренә аяк терәп каршы да түгелмен, тик шул ук вакытта ике куллап хуплый да алмыйм, чөнки олы кызымның ангина белән еш авыруын шуннан күрәм. Миңа калса, ул укучының һәм ата-ананың теләген искә алып эшләнә торган эш. Дөрес, ата-аналар җыелышы вакытында директор: «Балалар курыкмый. Алар өйгә кайткач, сезнең коткыга бирелә. Алар түгел, сез куркасыз», – диде. Ул үзе дә балалар белән карда яланаяк йөри, – диде безгә исемен әйтергә теләмәгән бер ана.

Әлеге мәсьәләгә карата табиб фикерен дә ишетергә теләп, Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсе ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина белән сөйләштек.
– Мин контраст коенуга каршы түгел. Мунчада парланганнан соң салкын су белән коену әйбәт. Күпләр шулай эшлидер дә бәлки. Ә менә «моржевание» белән сирәк кеше генә шөгыльләнә. Әгәр ул аларга рәхәтлек китерә икән, бик яхшы. Минем үземнең дә бәкегә төшкәнем бар. Шулай да, миңа калса, бу еш кирәк түгелдер. Мин аны чыныгу чарасы итеп кабул итмим. Кайберәүләр кечкенә балаларын карда ауната, яланаяк йөриләр. Бөтен баланың организмы да бер төрле түгел бит, шуңа күрә андый кискен чараларны кабул итмим. Аның урынына балаң белән урамда саф һавада йөрү, иртән зарядка ясау, җәен чирәмдә, туфракта яланаяк йөрү күпкә яхшырак. Медицина өлкәсендәге тәҗрибәм – 47 ел, тик мине иске карашлар белән яшәүче, эшләүче табибә дип уйларга кирәкми. Киресенчә, яңалыкларга ике куллап ризамын. Ләкин бу очракта кабул итә алмыйм, чөнки аларның фәнни дәлилләре юк. Стресс кичерү кирәк түгел. Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк. Ә инде салкын су белән коена башлагансың икән, аны даими эшләү яхшы. Һәм бу эшне акрын-акрын гына башларга кирәк, – диде табиб. – Ә менә кан йөреше начар булганнарга карда йөрү, салкын суда коену гомумән ярамый, чөнки кан тамырлары кысылып, кешенең хәле тагын да начарланырга мөмкин. Салкын су белән коенганда үз хәлеңне, сәламәтлегеңне белергә кирәк. Шуңа күрә моның белән шөгыльләнер алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

11 ел «моржевание» белән шөгыльләнүче Алена Царенкодан киңәшләр

Су белән чыныгуда иң мөһиме – барысын да акрын гына башлау. Шул ук вакытта һәр кеше үз сәламәтлеген белер өчен, табиб белән киңәшләшергә тиеш. Иң яхшысы, әлбәттә, гомумән, сәламәт яшәү рәвешеннән башлау. Ә «моржевание»га килгәндә, мондый төр су коенуның куркынычы да бар. Суыкка аллергиясе, ялкынсынуы булган, теләсә кайсы авыруның азуы вакытында су коенырга ярамый, әлбәттә. Иң мөһиме – суга чумганда, уңай эмоцияләр булырга һәм шатлык хисләре кичерергә кирәк.
Мин үзем суда коеныр алдыннан мунчада парланам яки эчкә җылы кергәнчегә кадәр йөгерәм. Гадәттә, коену киеменнән чумам, ә башыма һәрвакыт башлык киям һәм чәчләремне чылатмыйм. Минем өчен шулай уңайлырак. Чыныгу өчен тәнне чумдырып алу да җитә. Коенганнан соң, өшемәс өчен, яхшылап сөртенәм һәм җылы коры кием киям. Шуннан соң мускулларны җылытыр өчен берничә күнегү ясыйм.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Отличная статья.

    Мөһим

    loading