Бәйрәмгә җыелган әни-әбиләргә чәчәкләр тараттылар.
Матур бәйрәм - Әниләр көне алдыннан Камал театрында әниләрне «Әниемә чәчәк бәйләме» дип аталган матур чара уздырып, тәбрикләделәр.
«Әниемә чәчәк бәйләме» акциясе республикабызда инде бишенче тапкыр оештырыла. Бу көнне безгә тормыш бүләк итүче гүзәл затларга иң матур чәчәк бәйләме, күңел түрендә сакланган иң саф теләкләр,...
Бәйрәмгә җыелган әни-әбиләргә чәчәкләр тараттылар.
Матур бәйрәм - Әниләр көне алдыннан Камал театрында әниләрне «Әниемә чәчәк бәйләме» дип аталган матур чара уздырып, тәбрикләделәр.
«Әниемә чәчәк бәйләме» акциясе республикабызда инде бишенче тапкыр оештырыла. Бу көнне безгә тормыш бүләк итүче гүзәл затларга иң матур чәчәк бәйләме, күңел түрендә сакланган иң саф теләкләр, җыр-биюләрдән торган бәйрәм бүләк итәләр. Быел исә, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее якынлашып килү уңаеннан, фронтовик хатыннар, сугыш һәм тыл ветераннары җыелды кичәгә. Сугышның авыр йөге хатыннарның нәфис җилкәсенә төшкән бит. Концерт башында кичәгә җыелган биш йөзгә якын ак яулыклы әбиләребезгә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
- Залда утыручы хатыннар бүген безгә үрнәк булып тора. Безнең аналар арасында шулкадәр бөек затлар бар. Сугыш вакытында гына түгел, хәзер дә хатын-кызның эше, башкарган вазифалары бер дә җиңелләрдән түгел. Ул гаиләсен дә, шул ук вакытта карьерасын да алып барырга тиеш. Минемчә, республиканың барлык аналары да чәчәк бәйләменә лаеклы, - диде хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Чарада гаилә кыйммәтләренә басым ясалды. Республикабызның үрнәк гаиләләренең берсе - Саба районыннан Зыятдиновлар гаиләсе дә бәйрәмнең кунагы иде. Бу гаилә «Нечкәбил», «Идел буеның үрнәк гаиләсе» (Пенза), «Күпбалалы гаиләләр фестивале» (Мәскәү) кебек республика һәм Россия күләмендә шактый гына бәйгеләрдә катнашкан икән инде. Алар 14 буынга кадәр әби-бабаларының шәҗәрәсен төзегән.
- Безнең сөю вакыт узгач та сүнмәде. Тату гаиләнең сере дә шул мәхәббәттәдер инде, - дип сөйләде гаилә башлыгы Булат. Бүгенге көндә Зыятдиновларның тупырдап торган биш баласы үсеп килә.
- Үзең генә бала тәрбияләп булмый. Баланың ике канаты: атасы белән анасы булырга тиеш. Дөрес, карьера артыннан куучылар да бар. Алар үзенчә хаклыдыр инде. Ә безнең өчен тормышның яме бары тик балаларыбызда гына, - дип белдерде үрнәк гаилә.
Залда, чыннан да, бик лаеклы, олы йөрәкле хатын-кызлар утырды. Шулар арасында Газинур Гафиятуллинның тол калган хатыны да бар иде. Ул сугыштан соң берүзе биш бала тәрбияләп үстерә, шуларның икесен балалар йортыннан ала. Әминә апа Газизова үзе исә бөтен сугыш чорын ГАЗ-34 машинасы белән йөреп үтә.
Сарман районыннан Диамә апа Вәлиева да сугышның дәһшәтле елларында халкыбыз өчен бик күп көч сарыф иткән. Моны күкрәкләрендә балкыган медальләре дә дәлилләп тора.
- Сугыш башланганда, миңа тугыз яшь иде. Безнең балачак та, үсмер чак та булмады инде. Ат җигеп, фронтка ярдәм итеп үтте яшь вакыт, - дип искә алды ул узган гомерен.
Даимә апа гомере буе татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли, лаеклы ялга чыккач та, 27 елга якын районнарында Ветераннар хәрәкәтен җитәкли.
- Ана булу бик зур хөрмәт, шул ук вакытта бик зур җаваплылык та. Ләкин ана булудан да бәхетлерәк әйбер юктыр ул дөньяда. Балаңны кочагыңа алып, аның исән-сау тууына шатлануга берни дә җитми. Мине ана иткәне өчен, Аллаһыма зур рәхмәтлемен, - дип сөйләде Даимә апа.
Ак яулыклы, инде әби булган аналарга карагач та, күңелдә горурлык хисе уяна. Нинди авыр заманда да алар тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар. Балаларын, бүген инде оныкларын кешеләргә, Ватанга кирәкле, файдалы шәхесләр итеп тәрбияли алган Аналар бит алар.
Ана
И бала! Әнкәң сине
Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,
И ике күзем нуры,
Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.
Тәрбия кылды сине ул.
Син үзең белми идең,
Күп вакыт елый идең,
Йоклый идең, көлми идең.
Син еларга башласаң,
Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,
Тирбәтеп, көйләп кенә,
Әллү дигән, бәллү дигән.
Йокыларын калдырып,
Синең өчен караңгы төн
Әллә ничә уянып,
Биргән сиңа күкрәк сөтен.
Мәҗит Гафури.
Зыятдиновлар, тату гаилә сере - мәхәббәттә, диләр.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар