16+

Быел БДИда үзгәрешләр булачак... тик күп түгел

9-11 ел буе мәктәптә алган белемгә нәтиҗә ясый торган БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы), ТДИлар (Төп дәүләт имтиханы ) быел да килеп җитәчәк. Министрлар Кабинетында узган брифингта да 2017 елда Татарстанда чыгарылыш сыйныфларда дәүләт аттестациясен үткәрүдәге үзенчәлекләр турында барды сүз. Журналистлар алдында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Илдар Мөхәммәтов һәм...

Быел БДИда үзгәрешләр булачак... тик күп түгел

9-11 ел буе мәктәптә алган белемгә нәтиҗә ясый торган БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы), ТДИлар (Төп дәүләт имтиханы ) быел да килеп җитәчәк. Министрлар Кабинетында узган брифингта да 2017 елда Татарстанда чыгарылыш сыйныфларда дәүләт аттестациясен үткәрүдәге үзенчәлекләр турында барды сүз. Журналистлар алдында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Илдар Мөхәммәтов һәм...

- Быел 14 500 бала - БДИ һәм 34 500 тугызынчы сыйныф укучысы ТДИ тапшырачак. Узган ел имтихан бирүчеләрнең саны 16 500 һәм 34 000 нисбәтендә булды. Быел да, нәкъ былтыргы шикелле үк, 86 имтихан кабул итү пункты эшләячәк, аларга стационар металл рамкалар куелачак һәм онлайн трансляция алып барылачак, - диде Илдар Мөхәммәтов.
Ул сайлап алына торган имтиханнарга гариза бирү вакытының аз калып баруын да искәртте. 11нче сыйныфта укучылар 1 февральгә кадәр үзләренең булачак һөнәрләрен билгеләп, кирәкле имтиханнарны сайларга тиешләр. 9нчы сыйныфларның уйларга тагын бер ай вакытлары бар әле. Аларның гариза бирү вакыты 1 мартка кадәр. 11нче сыйныфларда ике имтихан: математика белән рус теле мәҗбүри. Тугызынчыларга дүрт фән мәҗбүри. Икесе: математика белән рус теле - һәркем өчен, калган икесен үзләре сайлый.
Министрлык вәкилләре әйтүенчә, быел, былтыргы белән чагыштырганда, әллә ни зур үзгәрешләр юк. Шулай да берничәсен белеп китү кирәк.
- Быел физика, химия, биология фәннәрендәге КҮМнда (контроль үлчәү материаллары) тест өлеше булмаячак. Тест инглиз телендә генә калачак. Мәктәпләр дә, укучылар үзләре дә бу хакта беләләр. Болай эшләү халык арасында «БДИ ул - тестлар» дигән ялгыш фикерне бетерергә ярдәм итәр, - диде Илдар Мөхәммәтов.
БДИ биргәнче, чыгарылыш сыйныф укучылары 7 декабрь көнне үк инде инша һәм изложение яздылар. Билге куелмаса да, зачет алмаганнар имтиханнарга кертелми. Андыйлар 3 май көнне кабат язып караячак. Быел имтихан кабул итү пунктларында контроль үлчәү материаллары шунда ук принтерлардан чыгарылып биреләчәк, имтиханнарга җәмәгать күзәтчесе булып педагогика һәм юридик факультетта белем алучы студентлар чакырылачак.

Узган ел укытучылар да БДИ биреп караганнар иде. Быел мондый мөмкинлек теләгән әти-әниләргә дә биреләчәк.
Гөлнара Габдрахманова имтиханнар вакытында булган кагый­дә бозу очракларына да тукталды. 2013 елда аларның саны Татарстан буенча 30лап булса, узган елда бары 4 очрак кына теркәлгән. Укучыларның берсе телефон, өчесе шпаргалка белән эләккән.

БДИ бирәсе юк дип башка фәннәргә игътибарны киметү булмаячак быел. Чөнки интернетта ­Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның: «Имтихан тапшырмаган барлык фәннәр буенча да укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу элек тә булган, ләкин быел ул бар җирдә дә бер үк вакытта һәм һәркемгә мәҗбүри булып узачак», - дигән күрсәтмәсе бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading