16+

Быел кукуруз белән шикәр комына кытлык булмаячак

Татарстанда урып-җыю эшләре бара. Июнь аендагы корылык аркасында уңыш әллә ни мактанырлык булмаячагын алдан ук фаразлады белгечләр. Быел гектарыннан уртача уңыш 22,4 центнерны тәшкил итә. Былтыр исә бу күрсәткеч 21,7 центнер булган, димәк, хәл алай ук мөшкел түгел.

Быел кукуруз белән шикәр комына кытлык булмаячак

Татарстанда урып-җыю эшләре бара. Июнь аендагы корылык аркасында уңыш әллә ни мактанырлык булмаячагын алдан ук фаразлады белгечләр. Быел гектарыннан уртача уңыш 22,4 центнерны тәшкил итә. Былтыр исә бу күрсәткеч 21,7 центнер булган, димәк, хәл алай ук мөшкел түгел.

Татарстанда быел барлыгы 3,6 миллион тонна уңыш җыеп алырга ниятлиләр. Дөрес, август ае урып-җыю өчен уңышсызрак ай булачак, дип саный Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Авыл хуҗалыгы техникасының җитәрлек булмавы, еш яуган яңгырлар да эшне тоткарлый.

Корылык 20 миллионлык зыян китерде
Июнь аенда аномаль эссе һава торышы нәтиҗәсендә, бөртекле культураларга шактый зыян килде, кырлар саргайды. Татарстанның кайбер районнарында корылык аркасында гадәттән тыш хәл дә игълан ителгән иде. Чүпрәле, Спас, Әлки, Буа, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары яңгыр булмаудан аеруча интекте. Марат Әхмәтов корылык китергән зыянны 18-20 миллиард сум дип исәпли.

- Корылык тагын 15 көнләп дәвам итсә, Татарстанда малны ашатырга да азык калмаган булыр иде, аны чит республикалардан сатып алырга туры килер иде, - ди министр.

Ни хикмәт, яңгыр яумаса да начар, артык күп яуса да, файдага түгел икән.

Дәүләт Думасының авыл хуҗалыгы сораулары буенча комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин исә, июль аенда яуган көчле дәвамлы яңгырларның файдага караганда зыяны күбрәк, чүп үләннәре котырып үсә, яңгырдан соң, комбайннар да кырларга керә алмый торды, хәтта башактагы бөртекләр дә бүртте, ди. Җәйнең бөтен яңгырлы көннәре июльгә туры килгән диярсең, Алексеевск районында гына айдан артык тамчы да таммаганнан соң, өч көн эчендә ярты еллык норманы тутырырлык яңгыр койган. Хәер, ничек кенә булмасын, дымның күп булуы бәрәңге, кукуруз өчен файдага. Сабан ашлыгы республиканың 1,1 миллион гектарына чәчелгән. Марат Әхмәтов кукуруз уңышы быел гектарыннан 50 центнер булыр дип исәпли. Шулай ук шикәр чөгендеренә дә кытлык булмас кебек. Бу юлы кырлардан 2,3 миллион тонна уңыш җыеп алырга җыеналар.

Уңыш нәрсәгә бәйле?
Уңыш нәтиҗәсен һава торышына гына сылтау да дөрес түгелдер. Мәсәлән, корылык сакланган Актаныш районында бүгенгә гектарыннан 33 центнер уңыш җыялар. Ә ни өчендер яңгырлар читләтеп узмаган Менделеевск районында бу күрсәткеч бары 15 центнерны гына тәшкил итә. Урып-җыю эшләре буенча алдынгылар рәтендә - Балтач районы. Анда гектарыннан 36 центнер уңыш җыеп алганнар.

Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов әйтүенчә, урып-җыю күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтендә барган районның быел уңышы әллә ни мактанырлык түгел.

- Гектарыннан уртача 20 центнер уңыш чыга. Буаның мондый хәлдә калганы юк иде. Алдагы елларда гектарыннан 40 центнер уңыш җыйган чаклар да булды. Корылык үзенекен итте инде. Соң яуган яңгырлар кырда чүп үләне генә үрчетә. Хәер, бездә 8 мең гектар җиргә шикәр чөгендере утыртылган. Чөгендер өчен яңгыр кирәк, шикәр чөгендере уңышы яхшы булырга охшаган.

Ә менә Сабада урып-җыю эш­ләренә әле шушы көннәрдә генә тотынганнар.

Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин:

- Без язгы чәчү эшләренә дә башкалардан соңрак тотынабыз, төньяктарак урнашкан район булганга да шулай бу. Шуңа да урып-җыю да, республика районнары белән чагыштырганда, соңгарак калына иде. Әле менә борчак, арыш ега башладык. Күрсәткечләр турында әйтеп тә булмый әлегә. Шулай да әллә ни мактанырлык булырга охшамаган. Июнь аенда корылык уңышка тискәре йогынты ясады, - диде.

Өч ай рәттән 40 градуска кадәр эсселек сакланган 2010 елда, коточкыч корылык аркасында, республикада бары 700 мең тонна гына бөртекле культура җыеп алынган, ул елда уңыш гектарыннан 10 центнер тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading