16+

Бюджет расланды... Парклар һәм скверлар елы дәвам итә

Казанда 130 дан артык парк һәм сквер исәпләнә, аларның мәйданы 300 гектар тирәсе. Хәзер һәр казанлыга 49 квадрат метр яшел зона туры килә, тиеше - 50 квадрат метр.

Бюджет расланды... Парклар һәм скверлар елы дәвам итә

Казанда 130 дан артык парк һәм сквер исәпләнә, аларның мәйданы 300 гектар тирәсе. Хәзер һәр казанлыга 49 квадрат метр яшел зона туры килә, тиеше - 50 квадрат метр.

Ратушада бүген Казан шәһәр Думасының икенче сессиясе булды. Көн тәртибендә үзәк мәсьсәлә сыйфатында Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

- Казанда 130 дан артык парк һәм сквер исәпләнә, аларның мәйданы 300 гектар тирәсе,диде үзенең чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, - хәзер һәр казанлыга 49 квадрат метр яшел зона туры килә, норматив - 50 квадрат метр. Узган җәйдә 27 парк һәм сквер төзекләндерелде, сигез яңа сквер барлыкка китерелде. Паркларга һәм скверларга ике мең агач, җиде мең куак утыртылды. Ноябрь урталарына Горький, "Крылья Советов", Сәет Галиев мәдәният йорты янындагы паркларда, шулай ук "Вахитов", "Даурия" скверларында, Аккош күле территориясендә быелга билгеләнгән эшләр этабы тәмамланачак. Быелның иң әһәмиятле һәм колачлы эше - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Җиңү паркын төзекләндереп ачу булды. Черек күлне төзекләндерү планы әзерләнгән, эшләр киләсе елда башланачак. Казан үзәгендә биш километр "боҗра"да велосипед юлы маршруты эшләнде. Велосипед юлы Универсиада авылына кадәр җиткереләчәк.

Сессиягә чакырылган Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман: "Мине килгән кеше буларак, Казанда предприятиеләрнең һәм эшкуарларның паркларны төзекләндерүгә актив рәвештә иганәчелек ярдәме күрсәтүләре гаҗәпләндерде", - диде. Ул сөйләгәнчә, республикада быел 35 километр велосипед юллары ясалган.
Татарстан Президенты: "Киләсе елда да Парклар һәм скверлар елы дәвам итәчәк", - диде. Бу чара инде сулыклар тирәләрен төзекләндерүне дә колачлаячак. Паркларны һәм скверларны төзекләндерә башлаганчы халык фикерен өйрәнү бик мөһим. Казанда шундый егерме очрашу үткәрелде. Эт асраучылар белән дә очрашып сөйләштек хәтта. Аларның теләген исәпкә алып, Саид-Галиев мәдәният йорты янындагы яшел зонада, Тинчурин, "Континент" скверларында этләр йөртү өчен махсус мәйданчыклар булдырылды. Тик кызганыч, этләр белән барыбер дә бөтен сквер буйлап йөриләр, - диде Президент киңәшчесе.

Наталья Фишман әйтүенчә, Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казанның яшел-зәңгәр капкачы (зеленый-голубой каркас) булдырылачак. Парклар һәм шәһәр яны урманнары белән беррәттән киләсе елда елга-күл буйларын да төзекләндерүгә керешеләчәк. Беренче планда: Аккош күле территориясе, Горький урманы, Казансу һәм Кабан күле буйлары. Җиңү Паркыннан Абсәләмов урамы буйлап, Казансу тарафына җәяүлеләр юлы төзү ниятләнелә.

Сессиядә чыгышлар рус һәм татар телләрендә барды.
- Амин, шулай булсын! - дип башлады мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашып:
- Без 2011 елда студентлар катнашында "100 сквер" проекты башлап җибәргән идек. Аны "Яшел рекорд", "Чәчәк атучы Казан" проектлары тулыландырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Аның башлангычындагы Парклар һәм скверлар елы кысаларында Казанда яшел зонаны үстерүдә колачлы эшләр башкарылды. Республика бюджетыннан быелгы чараларга 310 миллион сум бирелде. Башкаланың предприятиеләренә һәм эшкуарларына да рәхмәт! Алар паркларны төзекләндерүгә 600 миллион сум күчерде. Паркларны яңарту социаль әһәмиятле башлангыч, төзекләндерелгән парклардан олысы-кечесе, яшь аналар, егетләр һәм кызлар һәммәсе канәгатьлек белдерәләр.
Казанда елгалар һәм күлләр күп. Алдагы биш елда Казанны Россиядәге иң уңайлы шәһәргә әверелдерәчәкбез.

Депутатлар шәһәр хуҗалыгына кагылышлы башка сорауларны да карадылар. Бюджет мәсьәләсендә, мәсәлән, шәһәрне Яңа елга бизәүгә - 50 миллион сум, юлларны карауга - 134 916,5 мең сум, яңа төзелгән балалар бакчаларына җиһазлар алуга - 9 496,5 мең сум, шәхси тораклар секторыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга 99 489,1 мең сум расланды.
Фото: ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading