16+

Өч көн бәйрәм итәрлегебез бар

Иртәгә - Яшьләр көне. Хәзерге вакытта Татарстанда 16дан 29 яшькәчә 800 меңгә якын кеше яши. Аларга камилләшү, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Өч көн бәйрәм итәрлегебез бар

Иртәгә - Яшьләр көне. Хәзерге вакытта Татарстанда 16дан 29 яшькәчә 800 меңгә якын кеше яши. Аларга камилләшү, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Татарстан Студентлары лигасы төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы шактый эшләр башкара. Казанда эшләп килүче яшьләр үзәкләре («Сәләт», «Идел» һ.б.) республика яшьләрен берләштереп кенә калмыйча, чит төбәктәге татарлар белән аралашу мөмкинлеге бирә, ел саен үткәрелә торган яшьләр форумнарында егетләр, кызлар үзләрен борчыган проблемаларын уртага салып сөйләшә, фикер алыша.

Дәүләт тарафыннан да шактый ярдәм чаралары каралган. 2001 елдан бирле республикада 100 меңнән артык студентны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелгән, былтыр 67 гаилә, яшьләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашып, ташламалы субсидияләр алган. Авыл җирендә төпләнеп калганнарга да уңайлыклар шактый. Яшь белгечләргә карьера ясау, тораклы булу мөмкинлекләре дә бар.

- Узган ел без Татарстанда яшьләр сәясәтенең 20 еллыгын билгеләп үттек. Безнең республика - Россиядә бу өлкәне үстерү буенча лидер дип әйтергә тулы хокукыбыз бар, - диде яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. - Ел саен Яшьләр көнен 27 июньдә билгеләп үтәбез, әмма быел без бу бәйрәмне бик зурлап уздырабыз, 25еннән 27сенә кадәр күп чаралар оештырылачак.

Казанның мактанырлык урыннары шактый күп, яшьләребез дә шактый колачлы эшләр башкара. Шунлыктан бер генә көн бәйрәм безгә җитмәде. Бәйрәм программасы башка еллардан үзенең үзенчәлекле, төрле өлкәләрне колачлавы белән аерылып торачак.

Бүген Горький паркында гаилә пикнигы оештырыла. Балалар һәм әти-әниләр өчен мастер-класслар, интерактив уеннар, спорт ярышлары узачак, шулай ук балалар модасын да тәкъдим итәчәкләр. Камал театры каршындагы мәйданда «Наркотикларга каршы» акциясе үтәчәк, ә татар эстрадасы йолдызлары концерт тәкъдим итәчәк.

Иртәгә исә яшьләр Горький паркына иртәдән үк «Яшел фитнес»ка чыга ала.

Спорт сөючеләргә турникетта тартылып, гер күтәреп көч сынашу мөмкинлеге бар. Җиңүчегә 45 мең сум премия вәгъдә итә оештыручылар.

Кремль буенда «Йолдызлык» фестивале артистлары, Казанның иң популяр музыкаль төркемнәре чыгыш ясаячак, шулай ук бәйрәм концертына танылган рус эстрада җырчысы Нюша да килергә тиеш. Казансу яр буе һәм Игенчеләр сарае арасындагы мәйданда булачак бу чарада аны Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты илчесе дип тә игълан итәчәкләр.

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин аеруча аерылып торган эшлекле яшьләребезне котлаячак. Моннан кала да башка төрле чаралар күп булачак. Программа белән kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading