16+

Чаллы – Казанның, Габдрахманов – Миңнехановның «борынына чиертте»

Чаллыда – 22480, Казанда – 21568... Татарстанның эре шәһәрләрендә шуның кадәр кеше чаңгыга баскан: 8 февральдә республиканың шәһәр һәм районнары “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм ярышларына кушылды.

Чаллы – Казанның, Габдрахманов – Миңнехановның «борынына чиертте»

Чаллыда – 22480, Казанда – 21568... Татарстанның эре шәһәрләрендә шуның кадәр кеше чаңгыга баскан: 8 февральдә республиканың шәһәр һәм районнары “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм ярышларына кушылды.

Татарстан буенча быел 173 мең 300 кеше массакүләм стартларда катнашкан. Узган ел андыйлар саны 171 950 кеше булган.

“Россия чаңгы юллары” 1982 елдан бирле уздырыла. Казанның массакүләм ярышларга кушылганына 16 ел. Һәм ул елдан-ел киңрәк колач кына җәя бара. Бу көнне профессиональ чаңгычыларны гына түгел, ә совет чорыннан калган агач чаңгыларын култык астына кыстырган әби-бабайларның да ярыш узасы урынга ашыгуын күрәбез. Кызык: Казанда узган ярышларда иң өлкән яшьтәге катнашучы Мария Евдокимовага 84 яшь булса, иң бәләкәй чаңгычы Ярослав Климинга әле 3 яшь кенә.

Быел “Россия чаңгы юллары”н Казанда дүрт мәйданчыкта уздырдылар. Төп старт Юдино бистәсенең “Локомотив” стадионында бирелде. Биредә стартка 8035 кеше баскан. Горки-Әмәт урманында – 3940, Яңа Савин районында Казансу елгасы ярында – 4461, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта 5132 чаңгычы чыккан. Финишка ничәсенең һәм ничәнче булып килүе мөһим түгел. Ял көнендә чаңгыга басарлык ихтияр көче табулары – үзе зур җиңү.

Шулай да бер дистанциядә җиңүчеләрне телгә алмый калып булмый. Ул – түрәләр ярышы. Казанда узган ярышларда түрәләр арасында ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахмановка тиңнәр булмаган. Икенче урында кемне калдырган дисезме? “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт оешмасы җитәкчесе Рифкать Миңнехановны. Хәер, монда үпкәләргә урын юк. Әнә, спорт министры Владимир Леонов та 3нче урында гына калган бит! Хатын-кыз түрәләр арасында финанс министры урынбасары Алла Анфимова җиңү яулаган.

Белеп тору өчен: 2020 елда “Россия чаңгы юллары” ярышы “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды. Аның бурычларының берсе булып физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар санын 55 процентка җиткерү тора.
Татарстанда бүген 26 меңнән артык кеше чаңгы спорты белән шөгыльләнә.
 

tatarstan.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading