Шәһри Казан

Чаллы шәһәре тикшерүчесе скиатлон буенча дөнья чемпионатында алтын яулады

Татарстан спортчылары республика данын халыкара турнирларда танытуны дәвам итә. Россия чаңгычысы Максим Вылежагин скиатлон буенча дөнья чемпионы исемен яулады. Әлегә кадәр ул беренче һәм өченче урыннарны алган иде. Максим үзенең көндәшен, Швеция спортчысы Колоньены, 0,4 секунд аралыгы белән отты. Канады спортчысы Харвей финишка өченче булып килде. Искәртеп үтәбез, Максим Вылежагин...

Татарстан спортчылары республика данын халыкара турнирларда танытуны дәвам итә.

Россия чаңгычысы Максим Вылежагин скиатлон буенча дөнья чемпионы исемен яулады. Әлегә кадәр ул беренче һәм өченче урыннарны алган иде. Максим үзенең көндәшен, Швеция спортчысы Колоньены, 0,4 секунд аралыгы белән отты. Канады спортчысы Харвей финишка өченче булып килде.

Искәртеп үтәбез, Максим Вылежагин Россия эчке эшләр министрлыгыТикшеренү идарәсенең Чаллы шәһәре буенча тикшерү идарәсендә эшли. Сочида узган XXII кышкы Олимпиадада өч тапкыр җиңү яулаган.

Реклама

Фото sntat.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: