16+

Чәчәк ярый, корал ярый, шәраб ярый...

Дәүләт хезмәткәрләренә бүләк итеп алырга рөхсәт ителә торган әйберләрнең исемлеге әзерләнә. Әлеге исемлектә спиртлы эчемлекләр дә бар, әмма аларның кыйммәтле коллекциядән булмавы шарт. Җитәкчелек тарафыннан бүләк ителгән коралны алу рөхсәт ителә, чәчәк бәйләмнәре, канцелярия товарлары, артык кыйммәтле булмаган ризыклар.

2012-2013 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы көрәшү милли планы кысаларында, хакимият декабрь ахырына кадәр федераль закон буларак беркетелгән типик белешмә кабул итәргә тиеш. Документта Гражданнар кодексы маддәсе нигезендә, алынырга рөхсәт ителгән «бүләк» һәм «эш урынына бәйле яки хезмәт вазифаларын башкару уңаеннан алынган бүләк» төшенчәләре билгеләнә.
Шуннан соң, 3 ай дәвамында, барлык федераль дәүләт органнары бу күрсәтмә нигезендә үз хезмәтләренең үзенчәлеген күрсәтүче эчке норматив актлар кабул итәргә тиеш булалар. Барлык Россия төбәкләре җитәкчелеге, җирле үзидарә органнары, шулай ук Үзәк банк җитәкчеләре шушы күрсәтмәгә нигезләнеп эш итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading