16+

Чистарынырга вакыт

Кичә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Чистарынырга вакыт, җәмәгать!

Чистарынырга вакыт

Кичә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Чистарынырга вакыт, җәмәгать!

Узган ел шундый икеайлык нәти­җәләре буенча республикада 1217 законсыз чүплек ачыкланган, аларның гомуми мәйданы 556 мең квадрат метрны тәшкил иткән.

- Шунысы сөендерә: чүп ташлау урыннары елдан-ел кими. Бу район администрацияләренең һәм табигатьне саклау органнарының яхшы эшләве, шул ук вакытта халыкта да экологик культураның үсүе белән бәйле, - диде Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов.

Икеайлыкның быелгы үзенчәлеге - хәзер республикада рөхсәтсез урнаштырылган чүплекләр «Татарстан Республикасының экологик картасы» геомәгълүмати системасына урнаштырылачак. Әлеге картаны теләгән һәр кеше ecokarta.tatar.ru сайтына кереп күзәтеп бара ала. Картага күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган чүплекләр генә түгел, ә халык­тан 8 (843) 267-68-67 «кайнар элемтә» телефоны һәм «Халык контроле» порталы аша килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр дә кертеләчәк.

Электрон ре­сурсның төзелеше үзенчәлекле: республика картасында берничә төстәге тамгалар урнаштырылган. Кызыл төстәге тамга - рөхсәтсез урыннарда чүп ташлау очрак­лары, яшел - чүплектән чистартылган урыннар, зәңгәр - чүп өемнәре булырга мөмкин булган, ә соры тамга белән чүп өемнәре табылмаган территорияләр билгеләнгән. Чүп өемнәре юк ителде дигән билге бары тик чистартылган урынның фотосы булган очракта гына куела. Икеайлыкның нәтиҗәләре дә шушы ­экологик карта аша ясалачак.

Җәй көне узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнеп, респуб­ликаның бөтен сулыклары да санитар нормаларга туры килергә тиеш. Инде 16 март көнне Казансу елгасы буендагы 70кә якын объект тикшерелгән. Судан 53 тапкыр анализга дип сынау алганнар. Тикшерү барышында 17 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

«Халык контроле» порталында «Мәктәп эко-патруле» дигән яңа система да эшен уңышлы гына дәвам итә. Узган ел ул «Халык контроле» порталыннан да нәтиҗәлерәк эш­ләгән. Бу системада мәктәп укучылары төрле чүп өемнәре турында хәбәр итә ала. Икеайлык нәтиҗәсендә иң актив укучыларга, сыйныфка һәм мәктәпкә смартфон, планшет, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләр фонды 3,5 миллион сум тәшкил итә. Бүген порталда 150 укучы теркәлгән инде.

Икеайлыкта республика урман хуҗалыклары да игътибарсыз калмаячак икәнен искәртте Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин. Инде бу язда кар эрү белән 113 гектар урман территориясен җыештырырга өлгергәннәр. Чүп-чарның гомуми күләме исә 512 кубометр тәшкил итә.

- Табигатьне чистарту - иң беренче чиратта кешенең үзен тәрбияләү. Башка кешеләр калдырган чүпне җыючылар инде беркайчан да табигатьтә үзләре чүп калдырмаячак. Бүтәннәрне дә шуңа өндәячәк, - ди Харис Мусин.

Халык та язгы өмә­ләр­дә актив катнаша икән. Быел меңнән артык волонтер да җәлеп ителәчәк. Алар ярдәмендә «Чиста парк һәм скверлар», «Яшел башкала», «Яшел Россия» акция­ләре, Россия эколог­лары көне уңаеннан халыкара өмәләр, агач утырту чаралары оеш­тырылачак.

Икеайлык 31 майга ка­дәр барса да, 9 май көненә республика чиста, матур булырга тиеш дигән бурыч куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading