16+

Чит илдә уку очсызрак?

Югары белемне чит илдә алу турында сүз чыкса, күз алдына коточкыч зур акчалар килеп баса, анда ниндидер грант откан акыллыбашлар гына укыйдыр, дигән уй да күңелне бораулый. «Европада уку безнең илдә белем алуга караганда очсызрак», - диюче табылса, әй, сөйләп торган буласың тагын, дип, кул селтәргә дә күп сорамыйбыз. Ә...

Чит илдә уку очсызрак?

Югары белемне чит илдә алу турында сүз чыкса, күз алдына коточкыч зур акчалар килеп баса, анда ниндидер грант откан акыллыбашлар гына укыйдыр, дигән уй да күңелне бораулый. «Европада уку безнең илдә белем алуга караганда очсызрак», - диюче табылса, әй, сөйләп торган буласың тагын, дип, кул селтәргә дә күп сорамыйбыз. Ә...

Бездә рекламаланучы чит ил вузларының күбесе - шәхси уку йортлары. Менә аларның бәяләре «тешли». Өстәвенә елына 7-18 мең евро түләп укый торган шәхси вузларның хокуклары да чикле. Шул ук вакытта дәүләт уку йортлары елына күп дигәндә мең еврога яисә гомумән бушка белем бирә. Австрия, Германия, Греция, Испания, Италия, Норвегия, Польша, Финляндия, Франция һәм Чехия кебек илләрдә табарга була мондый югары уку йортларын. Дәүләт вузы дипломының өстенлекләре дә күбрәк икәнен аңлатып торырга кирәкмидер.
Шунысы бар: бушлай уку шул илнең рәсми телендә алып барыла. Инглизчә белем алу күпчелек очракта түләүле. Бу очракта Норвегия искәрмә: анда чит илләрдән килгән студентларга инглиз телендә дә бушлай программалар тәкъдим ителә. Әгәр дә инде испан, итальян яки француз телләрен беләсең икән, бу илләрнең дәүләт вузларында бер тиен дә түләмичә укырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Аннан соң әзерлек курслары турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, русча белүче кешегә чех телен өйрәнү җиңел бирелә, бер ел да җитә икән. Аннан соң рәхәтләнеп бушлай бүлеккә укырга керә аласың, димәк.
Күпчелек вузларда кабул итү имтиханнары юк. Аттестатта яхшы билгеләр генә булуы һәм кайбер очракта телне белү буенча тест тапшыру таләп ителә. Һәр ил, һәр югары уку йорты үз кагыйдәләрен булдырырга мөмкин. Мәсәлән, Германия һәм Италия вузларына эләгү өчен туган ягыңда бер-ике ел югары белем алган булырга тиешсең. Португалия, Чехия, Финляндия, Испания, Греция һәм Бельгия альма-матерларына мәктәпне тәмамлагач ук керергә була.
Кыскасы, башы эшләгән, читтә белем эстәү теләге белән янып йөргән бөтен кеше дә үзе теләгән илдә уку йортына керә, хәтта бушлай уку мөмкинлегенә дә ия була ала. Һәр илнең үзенең көчле ягы булуын да күз уңыннан җибәрмәскә кирәк. Мәсәлән, Швейцария кунакханә менеджменты һәм туристлыкка өйрәтү буенча эталон санала. Италия, Франция һәм Бөекбритания вузлары мода һәм дизайн өлкәләре буенча танылган, Германия техник юнәлешләр буенча алга киткән.
Чит ил уку йортларының безгә бик сәер тоелган яклары шактый. Италиядә әнә студентларның дәрескә йөрү-йөрмәве бөтенләй дә игътибарга алынмый, имтиханны да кайчан телисең, шул вакытта тапшырасың икән. Бу кагыйдәне ишеткән абитуриентлар, документларын тотып, бер-бер артлы «читек-ил»гә китә башласалар да аптырарлык түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading