Күптән түгел «Шәһри Казан» журналистлары Казанда көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны эшкәртү, аралау, юкка чыгару белән шөгыльләнгән иң зур оешмаларның берсе - «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең эшчәнлеге белән танышып кайткан иде.
Татарстанда калдыкларны күмүдән бигрәк, аларны икенчел чимал буларак куллануга басым ясыйлар. Тик ничек кенә булмасын, чүп-чарның бик азы гына эшкәртелә. «Чүплекләрдән арыну өчен, Казан янында заманча чүп-чар яндыру заводын төзергә җыеналар» дигән хәбәр дә таралды. Халыкта ул шактый шау-шу уятты. Берәүләр аны экологик яктан зыянлы дип уйласа, икенчеләр, бәлки, чынлап та тонналаган чүп-чарны эшкәртүдә нәтиҗәле алым булыр, дип өметләнә.
Гыйнвар аенда Татарстан делегациясе Мәскәүгә баргач, Бирюлево сәнгать зонасында урнашкан заманча чүп-чар яндыру заводы эшчәнлеге белән танышып кайткан иде. Делегацияне Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җитәкләде.
- Мәскәү чүп-чарны эшкәртүдә заманча принциплар куллану буенча Россиядә иң алга киткән шәһәр булып санала, - ди Таһир Һадиев. - Тик ничек кенә булмасын, андагы өч завод та барлык көнкүреш калдыкларының 10 процентын гына эшкәртергә сәләтле.
Татарстан делегациясе шул өч заводның берсендә булган. Көн саен бирегә мең тоннадан артык көнкүреш калдыклары китерелә икән. Предприятиенең төп принцибы - чүп-чарны экологик яктан куркынычсыз итеп эшкәртү һәм шул ук вакытта энергияне дә саклык белән куллану. Чүпне махсус пар көче җайланмасы белән эшкәрткәндә, электр энергиясе эшләп чыгарыла. Шул рәвешле Мәскәүдә 48 мең хуҗалык җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителә. Россиядә мондый заводларны табигатьне саклау законнары кысаларында төзиләр.
- Быел Россиядә «Калдыкларны тулысынча күмеп бетерү» пилотлы проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында Мәскәү өлкәсендә - дүрт, Казанда бер чүп-чар яндыру заводы төзү ниятләнелә, - диде комитет рәисе. - Бүген завод төзү өчен шәһәрдән ун чакрым ераклыкта хәзер ябылган «Самосырово» чүплеге янындагы «Восточный» полигоны тирәсендә урын билгеләнгән. Төзелеш 2021 елда төгәлләнер дип фаразлана.
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, завод елына 550 мең тонна калдык эшкәртергә сәләтле. Биредә каты көнкүреш калдыклары махсус казанда яндырылачак, термик таркату технологиясе кулланылачак.
- Күмелгән чүп-чар күләмен ул ун тапкырга киметергә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, республика җитәкчелеге чүп-чарны яндырудан электр һәм җылылыкны тәэмин итә торган энергия дә алырга җыена, - дип искәртте Таһир Һадиев.
Без завод төзү уңаеннан туган каршылыклы фикерләр турында искә төшердек. Әңгәмәдәшебез күп нәрсә халыкның завод эшчәнлеге турында хәбәрдар булмавыннан дигән фикердә.
- Халыкның: «Чүп-чар эшкәртелгәндә, токсиннар бүленеп чыкмыймы, алар сәламәтлек өчен зыянлы түгелме?» - дип борчылуы аңлашыла. Бүген чүп-чарны эшкәртү өлкәсендә заманча, яңа, куркынычсыз технологияләр кулланыла, - диде ул һәм халык фикере дә аяк астына салып тапталмаячак дип искәртте: - Федераль законнар җыелмасы нигезендә бары иҗтимагый тыңлаулар, дәүләт экология экспертизасын узганнан соң гына завод төзергә рөхсәт биреләчәк. Халык чын-чынлап табигать өчен борчыла икән, һәр кеше билгеле бер көнне 15-20 минут вакытын үзе яши торган тирәлекне җыештыруга багышласын иде. Моның өчен бер чара уйлап табарга кирәк. Табигатьне саклауга халыкны никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шулкадәр күбрәк булачак. Каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю культурасын булдыру да мөһим, чүп-чарны тиешсез урынга түгү өчен бәлки штрафларны катгыйландырырга кирәктер.
«Казанда гына да ел саен 600 мең тонна каты көнкүреш калдыклары җыела. Бу сан ел саен арта бара. Чүп-чарның бары 7-10 проценты гына икенчел чимал буларак эшкәртелә. Калган калдыклар Казанда ике полигонда күмелә. Икенче полигон әле сентябрьдә генә эшли башлады. Әмма аның хезмәт итү вакыты бары ун елга исәпләнгән. Шуңа да 2026 елларга шәһәр халкының үз калдыкларына күмелү куркынычы бар. Нәтиҗәдә әйләнә-тирә мохит тә, һава да пычраначак. Бүген моңа охшаш хәл Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә, Россиянең башка субъектларында күзәтелә. Чүп-чарны термик таркату ысулы белән эшкәртү күпкә отышлырак».
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар