16+

Чүпнең дә үз йорты бар

Авыл хуҗалыгы максатында файдаланылырга тиешле җирләрне Татарстанда эшсез яткыручылар да бар икән. Икенче берләре, тик яткырмаса да, уңыш китерергә тиешле җирләрдә чүп-чар җыя.

Чүпнең дә үз йорты бар

Авыл хуҗалыгы максатында файдаланылырга тиешле җирләрне Татарстанда эшсез яткыручылар да бар икән. Икенче берләре, тик яткырмаса да, уңыш китерергә тиешле җирләрдә чүп-чар җыя.

Чүп түгүнең дә үз культурасы
Авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан рәвештә файдаланмаучыларның сабагын Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә караган җир надзоры хезмәткәрләре укыта. Кызганыч, республикада чүп-чар түгү культурасы культура дәрәҗәсендә түгел әле. Кайда күрәм, шунда түгәм - гомумхалык шигаре шулайрак яңгырый.

Татарстандагы җир надзоры җитәкчесе урынбасары Алия Атнашева әйтүенчә, Казан тирәсендәге Лаеш, Биектау районнарында чүп түгү өчен контейнерлар күренә башлаган инде. Ә кайбер акыллы авыл җирлекләре торак-коммуналь хуҗалыклар белән чүп‑чарны алып китү турында килешү төзи. Әйтик, трактор фәлән авылга ун көнгә бер килеп, җыелган чүпне җыеп китә. Кызганыч, мондый заманча адымга барган авыл җирлекләре бармак белән генә санарлык.

Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов сүзләренә ышансаң, Тукай районы - баштан сыйпарлык район. Ник дигәндә, аның бөтен авылларында чүп түгү эше күптән инде җайга салынган. Районның бер яртысына - «Коммунальные сети - Татарстан», икенче яртысына «Коммунальные сети - Бетьки» оешмасы хезмәт күрсәтә. «КамАЗ», атнага бер килеп, бөтен чүпне җыеп китә. Кызганыч, Рамил әфәнде бу хезмәт өчен аена күпме түләнгәнен әйтә алмады.

Теләнче Тамак балалар бакчасында эшләүче Светлана Лябушкина аена күпме түләгәннәрен чама белән генә әйтте - кеше башына 40‑50 сум тирәсе. Авылның һәр урамында берничә чүп савыты тора икән. Сишәмбе көнне андагы чүпне алып китәләр. Әмма бакча чүбе белән төзелеш материалларын ул савытларга салырга ярамый.

«Тирес кенә бит ул»
Җир надзоры бүлеге ике төрле - планлы һәм планлы булмаган тикшерүләр үткәрә. Татарстанда үз карамагында авыл хуҗалыгы җирләре булган юридик затлар, фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар реестры бар (анда 2 меңгә якын зат һәм хуҗалык теркәлгән). Өч елга бер тапкыр һәрберсен барып тикшерәләр. Бу планлы тикшерү дип атала. Җир хуҗасына инспекторлар килү турында берничә көн алдан хәбәр ителә. Әгәр участокта инспекторларның күзенә чүп өеме чалына икән, аны бу урыннан алырга дигән күрсәтмә бирелә. Ике‑өч айдан соң инспекторлар кабат килеп тикшерә. Монысы - планлы булмаган тикшерү. Бу очракта да инспекторлар үзләренең килүе турында чүп-чар хуҗасына бер тәүлек алдан «сәлам хаты» җибәрә.

Планлы һәм планлы булмаган тикшерүләрдән тыш, җир надзоры хезмәткәрләре административ тикшерү дә үткәрә. Әйтик, бер авыл апаеннан «фәлән урында фәлән күршебез чүп-чар җыеп яткыра» дигән хәбәр килеп төшә икән, башта аның авыл хуҗалыгы җире булу-булмавын ачыклыйлар. Әгәр авыл хуҗалыгы икән, җир надзоры хезмәткәре барып тикшерә.

Авыл хуҗалыгы җирләренә зарар китерә торган матдәләрне биш төркемгә бүлеп карыйлар. Әйтик, мөгезле эре терлекнең янган тиресе - бишенче төркемдә, ә яңа тирес - аеруча куркыныч тудыра торган дүртенче төркемдә. Әмма инспекторлар белән: «Тирес чүп түгел бит!» - дип бәхәс куптаручылар да шактый икән.

Әгәр хуҗа үз җирендәге чүп‑чарны күрсәтмә бирелгәннән соң да чыгармаса, эш судка җибәрелә һәм штраф салына. Әмма андый көлкеле штраф белән генә тәртип бозучыны куркытам димә: физик затларга - 300‑500 сум, вазифалы затларга - 1‑2 мең сум, юридик затларга - 10‑20 мең сум. Гадәттә, күрсәтмәләрне вазифалы затлар санга сукмый. Кайберләре хәтта чүплекнең бер яртысын гына юк итеп, икенче яртысын шул килеш калдыра.

«Агро 5» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Лаеш районындагы Державино авыл җирлеге биләмәсендә 200 тонна мөгезле эре терлек тиресе яткырган була. Җир надзоры инспекторлары килеп, күрсәтмә язып китә. Кабат тикшерү белән килгәч, тирестән инде матур гына итеп җилләр исә.

Яңа Чишмә районындагы «КФХ «Архангельское» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең төп бинасыннан ике чакрым ераклыкта, Слобода Архангельская авылында да инспекторлар 25 квадрат метр мәйданда биш тонна яңа һәм янган тирескә, резин әйберләргә тап була. Күрсәтмә бирелгәннән соң җитәкчелек, үз гаебен танып, авыл хуҗалыгы җирен чүп-чардан вакытында арындыра.

- Чүпнең авырлыгын ничек ачыклыйсыз соң? - дип сорыйм Алия Атнашевадан.

- Чүп өеменең иңен, буен һәм биеклеген үлчибез, шуның буенча күләмен билгелибез, - диде ул.

Быел Татарстанда (Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Буа, Лаеш, Чистай, Кукмара һәм башка раойннарда) законсыз 60 чүплек ачыкланган, гомуми мәйданы - 12,9 гектар. Иң еш тәртип бозу очрагы авыл хуҗалыгы җирләренә тирес түгү белән бәйле. Нәтиҗәдә, ел башыннан алып бүгенге көнгәчә административ хокук бозу турында 371,1 мең сумга 39 беркетмә төзелгән.

Чүпне закон бозмыйча гына чыгарып түгәсегез килсә, Татарстанның экологик картасына (http://ecokarta.tatar.ru) күз салыгыз. Анда чүпне чыгарырга ярый торган чүплекләр һәм башка төрле файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.
Әгәр тиешсез җирдә чүп-чар өеме күрсәгез, җир надзорының кабул итү бүлмәсенә (843) 570-20-08 шалтыратыгыз яки Татарстанның Россельхознадзор идарәсе сайтында (http://shn.tatarstan.ru) гозерегезне калдырыгыз. «Халык контроле» порталында да (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) чүплекләргә кагылышлы аерым сәхифә бар.

Фотода Яңа Чишмә районындагы «КФХ «Архангельское» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең чүплек биләмәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading