Туксанынчы елларда матбугат һәм мәгълүмат министры булып эшләгән, озак еллар буе «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры вазифаларын башкарган Ислам ӘХМӘТҖАНОВны матбугат һәм мәдәният өлкәсендә белмәүчеләр сирәктер. Журналистика аша танылу алган Ислам абыйның «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән еллары да укучыга таныш. Буа районының Норлат авылында туып үскән әлеге...
Мөбин абый мәктәбе
- Ислам абый, сүзне үзем өчен кызык сораудан башлыйсым килә. Миңа калса, җитәкче булып туганнар бар, ә кемдер, гомере буе тырышса да, җитәкче югарылыгына күтәрелә алмый. Гомерегез буе җитәкче урыннарда эшләгән кеше буларак, Сез моның белән килешер идегезме?
- Җитәкче булганчы, мин тормыш мәктәбе узган кеше идем - гади крестьян гаиләсендә туып-үсеп, сугыштан соңгы бөтен авырлыкны күргән кеше. Буа шикәр заводында эшләүләр дә, элеваторда алтмышар тонналык тарттырылган он бушатулар, соңрак КДУның журналистика бүлегендә уку, байтак вакыт каләм чыныктырулардан соң гына мин җитәкче булып билгеләнгән кеше. Үз эшемне белеп һәм яратып башкардым. Җитәкче булу - ифрат авыр хезмәт. Кеше, тормыш секретариатын узып, тәҗрибә туплап, кешеләр белән аралашу сәләтенә ия булгач кына җитәкче кәнәфиенә утырырга тиеш, дип саныйм.
- Моңа өстәп, Буа районы Норлат авылында калган балачак мәктәбе, әти-әни җылысы да өстәлә торгандыр?
- Ата-ананың тәэсире бик зур. Крестьян академиясенең йогынтысы да зур булгандыр. Балачактан шундый хатирә калган - икенчеме, өченчеме сыйныфта укыган чак. Элеккеге мәктәпне ремонтлаганда, шуның чормасыннан дини китаплар табып алдылар да боз өстенә салып яндырдылар. «Ничек китапны яндырып була?» дигән уй шуның кадәр тетрәндергән, күрәсең, атыла-бәрелә, өйгә таба йөгергәнем истә. Елый-елый кайтып кердем инде, әти белән әнигә күргәннәремне бәян итәм. Әтинең: «Аны китапның кадерен белмәгән адәм яндыргандыр, ул аны гакыл белән эшләмәгәндер», - дип юатуын хәтерлим. Ул заманда китап һәр гаиләдә, һәр авылда культ иде.
- Китап түгел, ипигә дә хөрмәт булмас заман килеп җитәсен гөманламагансыздыр да, Ислам абый...
- Халыкның рухын сындыра, асыл сыйфатларын юкка чыгара торган әлеге зәхмәт авылларны колачлап бара шул. Аракы чалгы урынына чаба халыкны - зиратка керсәң, үзеңнән дә яшьрәк энекәшләрнең исемнәрен күреп җан әрни... Гамьсезлек, буш күңеллелек шаһитлары булып яшибез. Ни кызганыч, ил алдындагы, халкың алдындагы җаваплылык дигән кыл бушады. Үзеңне генә ярату - һәлакәт! Элек авылны өлге булырлык олпат затлар - гади кешеләр тотып торды. Безнең авылда Мөбин Шәрәфетдинов атлы тракторчы абый бар иде. Хөр фикерле, якты рухлы, беркайчан да тәмсез сүз әйтмәс, дорфа эндәшмәс, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Кемгәдер киңәш, берәр йомыш әйтсә, моны бит Мөбин әйтте, дип, башкармый калу, тыңламау мөмкин түгел иде. Аның сүзләре кайчагында кызу мичтән сикергән очкын сыман көйдергәне хәтердә. Авылны әнә шундый умыртка баганалары яшәтте.
Культ - акча
- Крестьян академиясе, дидегез - төпчек буларак, олы туганнарга караганда, иркә-наз күбрәк тәтегәндер әле Сезгә?
- Безне урам тәрбияләде, дисәм, хакыйкатьтән ерак китмәмдер. Биш бала идек, мин - сугыштан соң туган төпчек бала, иң олы апам белән яшь аермасы 20 ел. Өч апа, бер абыйдан соң тугач, иркә эләкми калмагандыр үзе. Әмма хәзерге чор белән без үскән вакытны чагыштырып буламыни?! Әти-әни көне-төне колхозга бил бөгә. Ясле-бакча ише нәрсә юк, әниләр эшкә киткәч, бала-чага өйдә утыра. Хәтерлим, әнием Бибигайшә ындыр табагында эшли, әбәткә бирелгән вакытында мине карап, ашатып килергә өйгә кайта. Әни, күп дигәндә, биш-ун минут өйдә була алгандыр. «Сине күргәч, минем тамагым тук», - дия иде әнием. Ул заманнарда «тамак тук» дигәннәре дөреслеккә туры килә димени инде... Әни бәет чыгарырга бик хирыс булды. Шуларны такмаклап, тирә-күршеләрдән кәнфит, перәннек ише тәм-том җыеп кайтуларым истә.
- Алай да, әни назы янына, малай кешегә әти каешы да төшми калмагандыр?
- Әти кырыслыкка кырыс булды үзе, әмма каеш төшкәнен хәтерләмим. Бер очрак кына хәтергә кереп калган. Мин мәктәптә шук-шаян идем, бер укытучы, шул шуклыгым өчен, әтине мәктәпкә чакырды. Әти шунда килеп тә керде, яңакка чабып та җибәрде - беренче һәм соңгы тапкыр «кул күтәрүе» шул булгандыр. Йөзгә кызыллык китермәскә кирәген мин шунда гомерлеккә төшенеп тә калдым. Әйтәм бит, ул вакытта «авыл академиясе», матур мәгънәсендә, урам тәрбиясенең дә йогынтысы булмый калмагандыр. Азу-тузуга, рухи гариплеккә кискен төстә каршы чыгуда, инсафлы, киң күңеллелек кебек асыл сыйфатлар булдыруда олпат агайларыбызның тәэсирен дә инкарь итә алмыйм.
Мин - алтын фонд кешесе
- Һөнәр сайлауга этәргеч нәрсә булды, Ислам абый - аның чишмә башы әниегез бәетләреннәнме?
- Әйе, каләмем - әнидән, дип исәплим. Мәктәптә, өченче сыйныфта язган беренче хәбәремне район газетасында исемемне куймыйча бастырдылар. Әй хәтерем калды инде шуңа! Артык төзәтүләр кертелгән булганга, фамилиясез чыккандыр инде, әмма мәктәп баласы шулай дип кабул итә аламы инде аны?! Мин исә тагын-тагын да яза башладым, билгеле, аннан соң язмаларым исем-фамилиям белән чыкты. Каләм бит ул үзе бер тылсым - син язасың, басылып чыга, аннан килгән гонорар акчасын бөтен мәктәп каршына чакырып тапшыралар. Син шундук бер башка үсеп китәсең, хәтта йөрешләреңә кадәр үзгәрә... Әле ул алачак 50-70 тиен гонорар акчаңны нәрсәгә туздырачагың турында да алдан кайгыртып куясың.
- Димәк, мәктәпне тәмамлауга...
- Мин мәктәпне тәмамлаган ел - 1966 елның 19 маенда авылыбызда 17 йорт, шул исәптән безнең өй дә янып китте. Бәрәңге бакчасында исән-имин кала алган мунчада яши башладык - имтиханнарга шунда әзерләндем. Соңрак Буа шикәр заводына эшкә кердем. Март аенда чимал бетте дә безне кыскарттылар. Эш эзләп редакциягә, судка барып карадым, эш юк, ишектән киемгә карап кына каршы алдылар... Элеваторга эшкә урнаштым. Биш айлап алтмышар тонналык ак он бушаттык, җәен исә, имтиханнарны биреп, КДУ студенты булдым.
- Журналистика шундук яраттыра алдымы?
- Журналистларны ул вакытта «алтын фонд» дип йөртәләр иде. Абруйлары зур булды, каләмнәреннән өркәләр иде, эшкә урнашуның икенчеме-өченчеме елында тораклы булу мөмкинлеге кесәңдә дигәндәй...
- Бүгенге көн белән чагыштырып карасаң, күпләрнең ирен читенә елмаю куначак инде, Ислам абый...
- Шулай шул - менә бүген партияне алты килештә төрләндереп сүгәбез, әмма аның уңай яклары да шактый булган икән! Җиде юл чатында калган кадрлар булмады, хатын-кызлардан гына торган редакцияләр дә гайре табигый күренеш иде. Ә тиражлар? «Чаян» журналыныкы - 700 мең, «Социалистик Татарстан»ныкы (бүгенге «Ватаным Татарстан») - 240 мең тираж. Масаймаслыкмы? Ныклы остазлар белән дә мактанырлык заман, мисалга, үземнең остазларым итеп мин Шәмси Хамматов, Миншәех Зәбиров, Заһидулла Шәфигуллиннарны атар идем. Киңәшләшеп, кинәнеп эшләдек. Хәтерлим, «Татарстан яшьләре»нә мине баш мөхәррир итеп билгеләделәр, беренче санга кул куяр өчен цехта торам. Кара, бу егетнең беренче коймагы ничегрәк икән, дигәндер инде - яныма Миншәех абый Зәбиров килеп керә. Ә газетаның соңгы битендә сүзләре һәм нотасы белән «Кара шәле килә сөйрәлеп» дигән җыр чыгып килә. Миншәех абый, газетаны кулдан кичергәч, шул җырга төртеп күрсәтә дә: «Син моны күрдеңме?» - дип сорый. Янәсе, синең имза белән чыккан беренче санда ук шундый башламлы сүзтезмә чыгуы сине бернинди уйга да этәрмиме? Менә шундый кечкенә, әмма төш кенә булган ишарәне дә ул тотып ала, шәкертенә юл күрсәтә белгән. Без әлеге җырны икенчесенә алыштырдык. Әмма мин борыныма киртләп тә куйдым - чык бөртегендәге кояшны күрә белергә кирәк!
- Авыз пешкән чаклар булдымы?
- Адым саен! Партия бит ул бик төгәллек яратты - теләсә нинди вак хилафлык өчен дә чакырып нотык укулар, партбилетыңны өстәлгә сал, дип, өстәл сугулар да булмады түгел. 1979 ел - «Татарстан яшьләре»нең 60 яшьлек юбилее. Әзерләндек, чакыру кәгазьләре тараттык. Бәйрәм буласы көнне телефон шалтырый - докладыгыз нинди телдә, дип сорыйлар. Татар телендә, әлбәттә. Русча булырга тиеш, дип фәрман бирелде. Һәм менә шушы бәйрәмдә бердәнбер татарча сөйләгән кеше Актаныштан килгән район комсомол комитетының беренче секретаре, бүген инде күпләр өчен танылган шәхес Мөхәммәт Мирза - Илфак Ибраһимов булды. Ә калган чыгышлар, чеп-чи татар газетасы юбилее булса да, рус телендә алып барылды. Партиянең андый каты куллары да булмады түгел. Тәртәгә тибүнең файдасы юк иде.
- 1992 елда исә мәгълүмат һәм матбугат министры булып рульгә үзегез утыргач, һава торышлары үзгәрдеме соң?
- Ул вакытта татар матбугаты ренессанс чоры кичерде. Күзгә күренеп үсә, яңара башлаган татар матбугатын җитәкләү өчен, әлеге тармакны яхшы белгән җитәкче сайлау зарурлыгы тугандыр, дим. Җиң сызганып, рәхәтләнеп, кинәнеп эшләдек. Ул чорда бит газета-журналлар саны бермә-бер артты, күздән ал пәрдәләр төшеп, халкыбызга уйлау сәләте кайтты. Менә шул ыгы-зыгылы вакытта халыкка хакыйкый сүз ишеттерү кирәк иде. Туксанынчы елларда татар журналистикасы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде дип саныйм. Шуңа да бүгенге матбугатның катлаулы чор кичерүе, тиражлар саны кимү турында уйланганда да, бәлки, иртәгә хәл рәтләнер, дип өметләнәм. Тираж мәсьәләсе төп күрсәткеч дигән критерийдан ерак торам. 500 данәме ул, 50 мең данәме - ул халыкның рухи байлыгы.
- Алайса гөрләп торган татар журналистикасы нишләп бүген аксый соң, укучы аннан елдан-ел ераклаша бара?
- Татар матбугатында игезәк язмалар күп. Бер үк язмалар, шул ук хатын-кыз кулы дигәндәй. Татар басмаларына сәясәтнең эченә кереп, аның йомшак якларын күрсәтеп язу җитми, икътисад юк, тәнкыйть зәгыйфь. Бәлки, монда кадрлар белән эшләү мәсьәләсе дә аксыйдыр.
Ир-ат 5-6 елдан эшен алыштырсын
- Озак еллар «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексын җитәкләдегез, хәзер - киңәшче, депутат хезмәтендә. Болары да күңел кушкан эшләрме, Ислам абый?
- Нәшрият миңа үзгәрәк хезмәт иде, әмма ул үтә кызыклы тармак булып чыкты. Дөрес, баштагы мәлне ифрат авыр булды - 500 кешедән артык коллектив, икътисад, финанс мәсьәләләре, киләчәккә стратегик планнар... Мең дә бер мәшәкате бар - беркемне дә кире борып чыгарырга хакым юк бит. Ул бит минем кул астында эшли! Аллага шөкер, алдырып киттек, бүген инде брендка әйләнгән исемне - «Идел-пресс» дигән исем куштык, Идел буе төбәгендә хөрмәт яуладык. Безнең нәшриятны, кыйммәтрәк, дип бәяләүчеләр дә очрагандыр, әмма чагыштырып карау мөмкинлеге булган, сыйфатны беренчел максат итеп куйган клиентлар бездән аерылмады дип беләм.
- Мин, кеше бер җирдә 5-6 елдан артык эшләмәскә тиеш, дип исәплим. Идеяләр, кызыксыну да шул вакыт арасында гына була - аннан инициативасы булган кеше яңа тармак, яңа эш белән кызыксына башларга тиеш. Мин моны күбрәк ир-атларга хастыр дип уйлыйм. Шуңа да «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең киңәшчесе булып эшли башлагач та, эшемә яратып һәм кызыксынып тотындым. Хәзер монда яңа команда килде, яшьләр. Алар безнең буын кешеләре белән килешеп, киңәшләшеп эшләргә тырыша.
Хатын-кыз яраттыра белергә тиеш
- Ислам абый, ирне ир иткән дә, җир иткән дә - хатын. Сезнең ирешкән уңышларның яртысын кем хисабына языйк икән?
- Рушания апаңа инде! (Көлә.) Апас кызы белән бергә эшләгән коллегам аша таныштым. Ул биргән телефон номерына шалтыратып сөйләштек тә поездда бергә кайтырга ниятләдек. Нинди киемнән буласың, дип сорады ул миннән. «Каракүл якалы пәлтәдән, каракүл бүректән булам», - дидем диюен, аның нинди киемнән буласын сораштырырга онытканмын. Рушания иптәш кызы белән мине башта ярты сәгатьләп күзәткән, аннан соң гына килеп сүз каткан булып чыкты. Әнә шулай башта Апас аша Буага китүче поездда бергә кайттык, аннан кавыштык инде.
- Хатын-кызда Сезнең өчен иң мөһим сыйфат нәрсә булырга тиеш?
- Хатын-кыз яраттыра белергә тиеш. Шуңа акыллы булу да, зирәклек тә, үз-үзеңә ихтирамлы булу да керәдер. Рушания мине аңлый торган кеше булды. Ул күбрәк акыллырак, зирәк булгандыр дим - бер генә нәрсәгә дә каршы төшмәде, әмма урау юллар белән, ягымлылык белән үзенчә итеп эшләттерә дә белде. Тискәре сыйфатларым да җитәрлек - кызу канлылык, бәхәс китсә, ир буларак, үз сүземне өстен калдырачагымны да белгәндер, ул, хатын-кыз буларак, үз сәясәтен тыныч кына үткәрә белде.
- Сез быел 65 яшьлек гомер бәйрәмен каршыладыгыз. Үткән юлга карап, үкенеч-уфтанулар калмаганмы, Ислам абый?
- Әгәр кирегә кайтып сайлау мөмкинлеге булса, мин яңадан шушы юлны узар идем. Үткәндә һәм бүгенгемдә йөзем кызарырлык гамәлләрем юк - кемнән генә сорасагыз да, хур итте, кимсетте, дигән сүз ишетмәссез. Артымда йодрык кизәнеп йөрүчеләр юктыр, дип беләм. Мин шуның белән канәгать, шуның белән бәхетле. Гаиләм - бөтен, йөзем - ак, матур булып калган эшләрем бар - ир-ат өчен аның артыгы кирәк тә түгел.
Комментарийлар