16+

Чыршы бәйрәмнәре 80 урында оештырылачак

Меңьеллык паркында 40,5 метр биеклектәге Үзәк чыршының утлары 25 декабрьдә 16.00 сәгатьтә кабыначак.

Чыршы бәйрәмнәре 80 урында оештырылачак

Меңьеллык паркында 40,5 метр биеклектәге Үзәк чыршының утлары 25 декабрьдә 16.00 сәгатьтә кабыначак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләгәнчә, башкалада Чыршы бәйрәмнәре 80 урында оештырылачак. 23 декабрьдә чыршы шәһәрчекләре, беренчеләрдән булып, Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында һәм Совет районының «Азино-2» торак микрорайонында ачылачак. Яңа Савин районының Ямашев проспектында 104 нче йорт каршындагы скверда чыршы шәһәрчеге 24 декабрьдә эшли башлый. Биредәге театральләштерелгән тамаша Сочида узачак Олимпия уеннарын чагылдырачак.
Киров районының Петров исемендәге паркындагы чыршы комплексы - 26 декабрьдә, ә Мәскәү районының Химиклар мәдәният сарае янәшәсендәге чыршы комплексы 27 декабрьдә тамашачыларны үз янына чакыра. Дәрвишләр бистәсендә 28 декабрьдән эшли башлаячак чыршы шәһәрчеге яңа шоу-программа тәкъдим итәчәк. Районкүләм чыршы шәһәрчекләре Вахитов районында «Черек күл» паркында, ә Идел буе районында Татар дәүләт филармониясе бинасы (Павлюхин һәм Эсперанто урамнары киселешендә) янәшәсендәге скверда булачак. Тәүге мәртәбә чыршылар Җиңү проспектында «Флагман» торак комплексындагы скверда һәм «Кояшлы шәһәр» («Солнечный город») микрорайонына да куелачак. «Районкүләм чыршы шәһәрчекләрен ачканда театральләштерелгән тамашалар күрсәтеләчәк, биюләр, конкурслар һәм уеннар оештырылачак. Мәктәпләрнең кышкы каникулы көннәрендә чыршы шәһәрчекләрендә тематик программалар үткәреләчәк. Мәйданчыкларда күчмә сәүдә дә эшләячәк», - диде Ләйлә Фазлыева.
Транспорт, 30 декабрьдән киләсе елның 8 гыйнварын кертеп, ял көне графигы нигезендә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа ел кичендә һәм христианнарның Сочельник көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте 2.00 сәгатькә кадәр озынайтылачак. Казандагы христиан гыйбадәтханәләренә 7 гыйнварда 1 сәгать 30 минутка автобуслар китереләчәк. 2014 елның 1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты маршрутларга 2 сәгатькә соңрак чыгачак, ә кичке эш режимы исә 23.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Мэр Илсур Метшин, учреждениеләр һәм сәүдә оешмалары арасында иң матур бизәлгән чыршыга конкурс үткәреләчәк, дип белдерде.
Яңа ел алды чараларының иң әһәмиятлеләреннән берсе - 31 декабрьдә «Kazan-Arena» футбол стадионы янәшәсендәге территориядә Сочи Олимпиадасы Утын каршылау тантанасы булачак. Стадион янында да чыршы шәһәрчеге төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading