Балачакта авылда сыер авырып үлгәч, аны нишләтергә, дип, әни белән тәмам аптырашта калган идек. Әлбәттә, сарык-мазар гына булса, «уфалла»га салып, үләксә базына илтәсең дә ташлыйсың инде. Ә сыер бит авыр, икәү генә аны кымшата да торган түгел.
Хәзер бездә фермерлар ишәйде. Һәркайсы күпләп терлек асрый. Әгәр дә, мин сиңа әйтим, берәрсенең нинди дә булса чирдән бөтен малы кырылса, аның хәлен хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Бу бит сиңа теге безнең кебек бер сыердан «котылу» гына түгел. Андый нәрсә килеп чыкмас дип гарантия бирүче дә юк. Әнә соңгы вакытта Россиядә дуңгызларда Африка чумасы (ДАЧ) дигән афәтнең баш күтәрүе күзәтелә. Ул инде Татарстанга да яный.
Африка лихорадкасы яки Монтгомер чире дип аталган бу гаять йогышлы вирус беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада ачыклана. Аннан соң 1957 елда ул инде Португалиягә, 1960 елда Испаниягә килеп җитә. Узган гасырның 70 нче елларында ДАЧны Үзәк һәм Көньяк Америкада да теркиләр. Ә Россиядә исә ул 1977 елда пәйда була. 2008 елдан башлап, ДАЧ инде коточкыч тизлек белән тарала башлый. Әүвәл ул илнең көньяк өлкәләрендә генә күзәтелсә, хәзер ДАЧ Россиянең Европа өлешенә таба үрмәли. Соңгы 5 ел эчендә ул инде аның 30га якын субъектына таралды. Әле шушы көннәрдә генә Новгород өлкәсеннән дә борчулы хәбәр килеп иреште. Андагы «Дубрава» аучылык хуҗалыгында авыру кабан дуңгызлары ачыкланган. Өлкәдә 11 майдан карантин игълан ителгән. Хәзер махсус комиссия шәхси ихаталарны тикшерә. Аз гына шикле дип табылган хайваннар шунда ук юк ителгән. Мал хуҗасына килгән зыянны каплау өчен, өлкә хакимиятенең резерв фондыннан хайванның тере авырлыктагы һәр килограммына 83 сум 79 тиен хисабыннан компенсация түләнә. «Дубрава» аучылык хуҗалыгында хәзер кабан дуңгызларын махсус төстә ату бара. 100гә якын кабан дуңгызы инде юк ителгән. Хуҗалык белән тоташкан барлык юлларга карантин постлары урнаштырылган. «Дубрава» ҖЧҖнең Тверь өлкәсе белән чиктәш булуын да искә төшерү кирәк. Моңарчы Африка чумасы нәкъ менә әлеге өлкәнең Бологов районында ачыкланган иде.
Бүген ДАЧ Төньяк Кавказда, Ставропольдә, Ростов өлкәсендә, Калмыкиядә тарала. Оренбург, Волгоград һәм Воронеж өлкәләрендә дә хәл кискен. Әле күптән түгел генә аны инде Тула өлкәсендә дә ачыкладылар.
Россиядә эпизоотик хәлнең гадәттән тыш төс ала башлавы сәбәпле, Татарстанда аңа каршы көрәш оештырылды. Республиканың барлык контроль-үткәрү пунктларында ветеринарлар кизү тора. ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә, алар республикага керүче барлык транспортны тикшерәләр. Тиешле документлары булмаган терлекләрне һәм терлекчелек продуктларын махсус изоляторларга озаталар. Татарстанның баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Мучанов әйтүенчә, мондый чаралар республика биләмәсенә ДАЧның үтеп керүен, 100 процентка ук булмаса да, бик күпкә киметергә мөмкинлек бирә.
Иң борчыганы - авыруны кыргый кабан дуңгызлары да тарата. Ә аларның республикага керүен контроль-үткәрү постларын куеп кына туктату мөмкин түгел. Мәсәлән, ДАЧ вирусы теркәлгән Тула өлкәсендә генә дә 700гә якын кабан дуңгызы барлыгы билгеле.
Оренбург өлкәсенең Тоцк районында Африка чумасы ачыклану Татарстанны аякка бастырган иде инде. Әлеге вирус учагының республика чигеннән нибары 160 километрда гына урнашуын истә тотканда, моны аңларга була. Чөнки безнең Оренбург белән чиктәш районнарда тулаем 36 мең баш дуңгызга исәпләнгән 13 махсус терлекчелек хуҗалыклары урнашкан. ДАЧ үтеп кергән очракта, моның Татарстан икътисадына нинди зур зыян салачагын хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч. Шуңа күрә, хәзер республиканың «Россельхознадзор» идарәсе һәм ветеринария хезмәткәрләре уяулыкларын киметми. Алар хуҗалыкларны тикшерәләр, халык арасында аңлату эшләре алып баралар.
Шулай да, ДАЧ тирәсендә купкан ыгы-зыгы аның куркынычын артык күпертеп сөйләү нәтиҗәсе генә түгелме икән, дигән уй да килә кайчак башка. Мәсәлән, башта безне кош гриппы белән куркыттылар. Нәтиҗәдә, миллионлаган тавыклар юк ителде. Аннары дуңгыз гриппы килеп чыкты. Хәзер инде менә Африка чумасы. Әле лейкозлы сыерлар һәм башкалары да бар. Әгәр дә бу рәвешле дәвам итсә, авылларда инде тиздән сукбай этләр генә калмагае!..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар