Шәһри Казан

«Дакар-2015» җиңүчеләрен Чаллыда каршы алдылар

Бүген төнлә «Дакар-2015» раллисында җиңүчеләрне Чаллыда туганнары, шәһәр һәм «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге каршы алды.

«КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Сергей Когогин команданы котлады Сергей Когогин команданы котлап: «Катлаулы һәм киеренке узышлар тәмамланды. Мин беләм - егетләребез әлеге минутларны көтте. Алар безнең шәһәргә, «КАМАЗ» җәмгыятенә җиңү алып кайттылар.Шуны да әйтәсем килә, Чаллыдагы кебек тугры җанатарлар беркайда да юк. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Сез - илебез, шәһәребез һәм «КАМАЗ» горурлыгы. Рәхмәт сезгә, сез - чын батырлар!» - диде.

Котлау сүзләрен Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә җиткерде. «Чаллы халкы сезнең белән горурлана. Сез - безнең заманның, шәһәребезнең чын геройлары!» - диде ул.

Җанатарлар да үзләренчә җиңүчеләргә котлауларын әзерләгән иделәр. Зәй районы Аксарино авылында яшәүчеләр исеменнән «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга чын тәкә бүләк иттеләр.

Реклама

Фото: www.chelny-izvest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: