Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары финанс министры Радик Гайзатуллинны сорауларга күмәргә аеруча ярата. Әмма бүгенге утырышта республиканың мәгариф һәм фән финистры Энгель Фәттахов бу җәһәттән «акча министры»н да уздырып җибәрде булса кирәк.
Радик Гайзатуллин хәбәр итүенчә, 2015 елда республика керемнәре - 201,3 миллиард сумны, ә чыгымнары 212,2 миллиард сумны тәшкил итә. Нәтиҗәдә бюджет кытлыгы - 10,8 миллиард сум. Чагыштыру өчен: киләсе елда республика «кесәсенә» 160,6 миллиард кереп, 166,4 миллиард чыгып китәчәк. Бюджет кытлыгы 5,8 миллиард сум булачак.
Министр әйтүенчә, быел республика һәм федераль бюджеттан трамвайлар белән троллейбуслар алуга 714 миллион сум бүлеп бирелгән. Яңа техникага Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт халкы кинәнәчәк. 2014 ел белән чагыштырсак, быел республика казнасына Мәскәүдән акча чак кына күбрәк кергән - барлыгы 33,9 миллиард сум.
Мәгариф министры Энгель Фәттахов үз чыгышында әйткәнчә, өч елда республикада 30 мең сабыйга исәпләнгән 156 балалар бакчасы төзелгән. Мәгариф өлкәсендәге инфраструктура үсеше ягыннан күп кенә илләрнең борыннарына чирткәнбез. Соңгы елларда министрлык белгечләре, Бөекбритания, Финляндия, Сингапур, Көньяк Корея, шулай ук Россиянең алдынгы төбәкләренә эшлекле сәфәр кылып, шундый нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш, республиканың баш укытучысы сөйләвенчә, гомуми белем бирү системасында яшь укытучыларның өлеше 25 процентка җиткән.
- Татарстан, беренчеләрдән булып, 2015‑2025 елларга укучыларны тәрбияләү стратегиясен кабул итте. Аны тормышка ашыруның төп механизмы балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтүгә бәйле. Бүген республикада укучыларның 80 проценты балалар хәрәкәтендә катнаша, - диде министр.
Сорау-җавап
Леонид Барышев:
- Бу елның 9 ноябрендә Алабугада төшке аш вакытында күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне аерым өстәлгә утыртып, ярты порция макарон һәм чәй бирделәр. Атна буе шулай барган. Шуннан соң әти-әниләр, интернетта язып, барлык органнарга мөрәҗәгать итә башлады. Сез моңардан хәбәрдармы? Сезнеңчә, балаларны социаль күрсәткеч буенча аерырга кушкан кеше шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы булырга лаекмы?
Энгель Фәттахов:
- Мондый хәлнең килеп чыкканы турында мин дә, республика җитәкчелеге дә белә. Тиешле чаралар күрелде, мәгариф идарәсе башлыгына кисәтү ясалды.
Вадим Махеев:
- Минем кызым VIII класста укый. Сиңа рус теленнән «биш»ле алырга нәрсә комачау итә?», - дип сорагач, ул: «Рус теле атнага өч кенә тапкыр керә бит», - диде. Чыннан да, бу аз. Төп дәүләт имтиханында 2015 елда рус теленнән уртача билге 4,04 булса, былтыр 4,3 булган. Быел рус теленнән төп дәүләт имтиханын бирә алмаучыларның өлеше 1,5 процент булса, былтыр 0,4 булган. Күрсәткеч елдан‑ел начарлана. Бу уңайдан нишләргә җыенасыз?
Энгель Фәттахов:
- Президент күрсәтмәсе буенча Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә телләр өйрәнүгә өстәмә сәгатьләр һәм акча бүлеп бирелде. Укучылар телне үзләре сайлап алды. 51 проценты - рус теленә, калганнары татар, мари, удмурт телләренә өстенлек бирде. Төп дәүләт имтиханы буенча начар билге аерым бер районның эшләп бетермәү нәтиҗәседер ул.
Фото: business-gazeta.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар