16+

Дәүләт Советының 47 нче утырышында: нәтиҗәләр һәм бурычлар

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында көн тәртибенә 24 сорау куелган иде. Алар арасында Республика һәм федераль кануннар проектлары, РФ субъектларының канун инициативалары бар.

Дәүләт Советының 47 нче утырышында: нәтиҗәләр һәм бурычлар

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында көн тәртибенә 24 сорау куелган иде. Алар арасында Республика һәм федераль кануннар проектлары, РФ субъектларының канун инициативалары бар.

Утырыш якшәмбе төнендә Казанда янгында һәлак булган гаиләне бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин янгында алты кешелек гаилә үлеменең зур фаҗига булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, хокук саклау органнары белән сөйләшенгән, тикшерү эшләре башланган. Шәһәр администрациясе тарафыннан мәрхүмнәрне җирләү буенча һәм гаиләнең туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк.

Узган ел өчен исәп-хисап

Көн тәртибендәге сораулар арасында төп урынны алып торганы - республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап. Парламентка Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән әлеге документ үз эченә социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен алган. Әлеге сорау буенча Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. Аның фикеренчә, милли проектларны тормышка ашыру икътисад һәм яшәү сыйфаты үсешенә талпыныш бирә. “Дәүләт Президенты безнең алда зур масштаблы бурычлар куя. Республика 46 федераль проектта катнаша, аларны гамәлгә ашыру өчен өч ел дәвамында 42 миллиард сум күчереләчәк, шуларның 32 миллиарды – федераль бюджеттан”, - диде Премьер-министр.
Агымдагы елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 19,6 миллард сум күләмендә финанслау каралган. 15 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, барлык акчаның 13,3 проценты - 2,6 млрд сум кулланылган, 46 проектның 39ы буенча килешү төзелгән.
Республика программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү буенча эшләү дәвам итә. Узган ел бу уңайдан 38 проект гамәлгә ашырылган, аларга 41,6 миллиард акча тотылган. Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, болай эшләү яшәү өчен яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә, ул үз чиратында социаль күрсәткечләрнең уңай динамикасын булдыра. Узган ел нәтиҗәләре буенча, респубикада уртача гомер озынлыгы 74,3 яшьне тәшкил иткән, бер кешегә туры килгән торак мәйданы 26,5 кв.метрга хәтле арткан, эшсезлекнең түбән булуы күзәтелә - ул эшче көчләр санының ярты проценты гына.

Депутатлар узган ел социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүгә беренче тапкыр бәйсез бәя бирелүнең нәтиҗәләре белән дә танышты. 2021 елга хәтле республиканың барлык социаль оешмалары бәйсез бәяләнәчәге турында Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Хәзер федераль кануннарның үзгәрүе нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түгел, ә аның шартларының сыйфаты бәяләнәчәк.
Ирешелгән нәтиҗәләр белән беррәттән, борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, демография белән бәйле хәл – җитди чакыру һәм бу хәлне уңай якка бору өчен тәкъдимнәр әзерләнә. Туучылар санының кимүе бөтен Россия буйлап күзәтелә. Узган ел Татарстанда 46 мең 300 бала туган. Бу хәлне яхшырту ниятеннән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга республика бюджетыннан түләүләр каралган, әлеге акчалар 2 меңнән артык анага тапшырылган.

Сәламәтлекне саклауга 65 миллиард сумнан артыграк акча юлланган, ил күләмендә беркайда да булмаган программа – сырхауханәләрне ремонтлау һәм заманча җиһазлау буенча эш башкарылган. Әлеге программа буенча Татарстанда 207 сырхауханә яңа сулыш алган. Шулай ук авылларда 48 фельдшер-акушерык пунктлары, бер амбулатория төзелгән, сигез объектта ремонт эшләре үткәрелгән. Премьер-министр әйтүенчә,  быел ашыгыч ярдәм автопаркын тулысынча яңартырга карар кылынган, бу эшкә республика бюджетыннан 85 миллион сумга якын акча күчерәләчәк.

Белем бирү – төп юнәлеш

2018 елда республика бюджеты чыгымнарының 32 проценты белем бирү өлкәсенә тотылган. Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү 2 меңнән артык оешмада башкарыла, дәүләтнеке булмаган балалар бакчаларында 3 мең бала белем ала. Узган ел 785 урынга исәпләнгән җиде яңа бакча төзелгән, агымда елда тагын икесе сафка басарга тиеш. Калган 28се әлегә төзелә, шуларның 27се “Демография” милли проект кысаларыда башкарыла. “Балалар бакчаларын төзү эшләре дәвам итәчәк, 2022 елга милли проект һәм Стратегия-2030 тарафыннан мохтаҗ булган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү бурычы куелган”, - дип вәгъдә бирде Премьер.
Балалар бакчаларына кагылышлы мәсьәләне Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин да үз чыгышында күтәрде. Ул балалар бакчаларына чират формалаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кирәк дип саный һәм төркемнәрне туплаганда балаларның яшен исәпкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорады. Шулай ук ул күптән түгел яшүсмерләрне кыйнау фактлары ачыкланганына да тукталды. «Экспертлар бу очракларны укучыларның оешкан җинаятьчел төркемнәргә җәлеп ителүе белән бәйли», - диде депутат. Җинаятьчел төркемнәр феномены кабат баш калкытмс өчен, Татарстан Хөкүмәтенә профильле министрлыкларның яшьләр даирәсендә профилактик эшен көчәйтүне тәкъдим итте, мәктәпләрне штаттагы психологлар белән тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген, өстәмә белем, спорт белән шөгыльләнү һәр гаилә өчен үтемле булырга тиеш булуы турында әйтте.

Халыкара WorldSkills хәрәкәте профессиональ белем бирү системасын үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк. Республика анда әйдәп баручылар рәтендә, узган елгы чемпионатта ул икенче урынны яулаган иде. Быелның мөһим вакыйгалары – Казанда узачак WorldSkillsның финалы һәм профессиональ осталык буенча дөнья чемпионаты. Мондый чаралар профессиональ белем бирүгә яңача карау һәм кадрлар әзерләүдә бәйсез бәя алу мөмкинлеге бирә. Әлеге чемпионатны уздыру өчен 4 миллард 600 миллион сум акча тотылачак.

Торак төзү – мөһим бурычларның берсе

Хөкүмәт башлыгы бу юнәлешне төп социаль бурычларның берсе дип атады. Узган ел 2,410 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган, шуларның 438 меңе – социаль ипотека буенча (7763 фатир). Аерым категориягә керүче гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларныда 19 мең Бөек Ватан сугышы ветераны үзләренең торак шартларын яхшырткан. 297 ятим бала һәм 46 күп бабалы гаилә тораклы булган. Быел исә тагын 309 ятим балага һәм 35 ишле гаиләне тораклы итү күздә тотыла. Җир кишәрлекләренә 33 меңнән артык ишле гаилә ия булган, әмма Казанда һәм Яр Чаллыда җиргә кытлык һәм кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү буенча сораулар, болар Хөкүмәт һәм бирле үзидарә органнары тарафыннан контрольдә тотыла.  
Өлешләп төзелештә проблемалы объектлар белән бәйле мәсьәләне 2021 елда тулысынча хәл итү ниятләнә. Алексей Песошин сүзләренчә, федераль үзәк белән берлектә, 7 млрд сум күләмендә федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләсе карала. Быел 12 объектны төгәлләү планлаштырылган. Хөкүмәт башлыгы узган елда Казан, Яр Чаллы һәм Баулыда өлешләп төзелештә проблемалы дип исәпләнгән 517 фатирга биш торак йорт файдалануга тапшырылуы турында да хәбәр итте. Бүгенге көнгә проблемалы булган объектларның саны 24 кенә калган.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, депутат Альберт Хәбибуллин  җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында йорт ишегалларын ямьләндерүгә игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү эшендә һичшиксез халык үзе катнашырга тиеш. Казанда һәр икенче ишегалды бүген төзекләндерүне көтә. Балалар һәм спорт мәйданчыкларын куярга, асфальт та җәяргә кирәк. Республика районнарында исә хәл тагын да катлаулы. Очрашуларда халык яшел зоналар булдыру, машина кую урыннарын киңәйтү, территорияне киртәләп куюны сорый икән.
– "Бердәм Россия" киләсе елдан, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, ишегалларын төзекләндерүгә чаралар бүлеп бирелүен сорый. 10850 йортның һәрберсе шушы программа керә алырлык булсын. Төзекләндерү буенча теләсә кайсы эш йортта яшәүчеләрнең ризалыгы белән эшләнергә тиеш. Эскәмияне кая куярга икәнлеген, парковкалар кайда булуын, ишегалдында нәрсә кирәк: спорт мәйданчыгымы, әллә балаларга уен зонасымы – фатир хуҗалары үзләре хәл итсен, – диде Альберт Хәбибуллин.
Депутат әлеге эштә «Бердәм Россия» фракциясе депутатларының халык белән очрашуларны һәм фикер алышуларны оештыру эшләренә алынырга әзер булуын да белдерде. Безнең һәр районда җирле бүлекләр һәм активистлар бар, диде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе.

Спикер халыкны борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталды. Ул да булса, иясез этләр һәм мәчеләр проблемасы. Альберт Хәбибуллин парламент утырышында иясез хайваннарның санын көйләү буенча комплекслы республика программасы булдыру инициативасы белән чыкты. Аның сүзләренчә, хайваннарны аулау гына проблеманы хәл итәргә булышмый. Шуңа да комплекслы якын килү зарур: вакцина ясату, стерильләштерү, чип ярдәмендә исәпкә алу һәм яңа хуҗалар эзләү системасын булдырганда алга китеш булыр иде.  

– Бу кешеләрнең куркынычсызлыгы да, хайваннарга кешелекле мөнәсәбәт тә. Хәзерге заманда бу мәсьәләне заманча ысуллар белән хәл итәргә була. Очрашуларда халыкның күбесе иясез этләрдән зарлана. Елына ун меңләп кеше эт тешләүдән зыян күрә. Проблеманы чишәр өчен муниципалитетлар бүлеп биргән акча гына җитми. Комплекслы программа булдырган очракта, ул муниципалитетлар һәм хайваннарны яклау оешмалары белән берлектә эшләнергә тиеш. Шундый шәхси оешмалар дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында үз эшчәнлекләрен киңәйтергә әзер. Гамәлдәге хосусый приютларның инфраструктурасын куллану кулай булачак, – диде ул.

Дилбәр Гарифуллина, Фәнис Мотыйгуллин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading