16+

Дөнья чемпионатында фәлсәфи медальләр тапшырылачак

Казанда быел җәй узасы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларында спортчыларга тапшырылачак медальләрне журналистларга күрсәттеләр.

Дөнья чемпионатында фәлсәфи медальләр тапшырылачак

Казанда быел җәй узасы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларында спортчыларга тапшырылачак медальләрне журналистларга күрсәттеләр.

2014 елның март аенда Спорт проектларының башкарма дирекциясе иң яхшы медаль комплекты дизайнына бәйге игълан иткән иде. Ул сентябрҗгә кадәр барды. Бәйгегә FINA Дөнья чемпионаты медальләренең - 29 һәм "Мастерс" категориясендә (анысы август аенда узачак) 27 эскизы тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан бары ике җиңүче билгеләнгән.

Дөнья чемпионатына "Парадокс" оешмасы тәкъдим иткән мадальләрнең кырыйлары кыйммәтле металдан булса, эче су өсте кебек зәңгәр булачак. Шунда ук Дөнья чемпионаты символикасы да урнаштырылачак.

- Без медальләрнең дизайнын ясарга керешкәнче кеше һәм су фәлсәфәсенә төшенәсебез килде. Проект барышында "Нәрсә соң ул су?" соравына җавап эзләдек. Кеше организмының - 80, ә Җир шарының - 70 проценты судан тора бит. Димәк, су - ул яшәү чыганагы. Сез барыгыз да су өстендә кояш нурлары ялтырап уйнаклаганын күргәнегез бар. Фәнни телдә ул суның каустикасы дип атала. Медальләребездә дә без су белән яктылыкның менә шул күренешен чагылдырдык, - дип шәрехләде медальләр дизайнын оешманың арт-директоры Илшат Байбурин.

"Мастерс" категориясендә җиңгән спортчыларга тапшырыласы медальгә йөзүче төшерелгән. Бу рәсем уңыш символы булып тора. Шуны әйтергә кирәк, бу категориядә ярышкан спортчыларга медальләр җиңүчеләрдән кала, беренче унлыкны алган йөзүчеләргә дә тапшырылачак. Аларга графит төсендәге истәлекле медальләр әзерләнә.

Төп чемпионатта 75 комплект, ә "Мастерс" категориясендә 300дән артык медаль уйнатылачак. 1 июльдән дә соңга калмыйча, чемпионатның барлык төрләре өчен медаль комплектлары Казанга китереләчәк.

Фото: www.business-gazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading