16+

Дөнья чемпионаты уңаеннан Казансу елгасында зур үзгәрешләр көтелә

Август аенда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Казансу елгасында зур үзгәрешләр көтелә. Ачык судагы ярышлар өчен Казансуның Кремль ягыннан икенче ярга - "Казан" гаилә үзәгенә кадәрге өлешен беркадәр тирәнәйтәчәкләр һәм махсус су каналы уздырачаклар. Хәзерге вакытта анда эш тулы көченә алып барыла. "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры...

Август аенда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Казансу елгасында зур үзгәрешләр көтелә. Ачык судагы ярышлар өчен Казансуның Кремль ягыннан икенче ярга - "Казан" гаилә үзәгенә кадәрге өлешен беркадәр тирәнәйтәчәкләр һәм махсус су каналы уздырачаклар. Хәзерге вакытта анда эш тулы көченә алып барыла. "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин журналистларга сөйләгәнчә, соңгы вакытта елгада су кимегәннән-кими бара.

- Кайбер урыннарда бер ярдан икенче ярга җәяү дә чыгып була. Җәй көне су күрсәткеченең нинди буласын белмибез, шуңа да без Казансуны тирәнәйтергә булдык, - диде ул. - Норматив база буенча да, елганың тирәнлеге ике метр ярым булырга тиеш. Су астыннан чыгарылган грунтны каядыр читкә чыгарып ташу бик катлаулы эш. Игътибар иткәнегез бардыр, җәй айларында су кимегән урыннарда кечкенә утраучыклар барлыкка килә, алар ерактан ук кара булып, панораманы ямьсезләп торалар. Казып чыгарылган грунт ярдәмендә исә шулардан ике утраучык эшләргә ният бар. Икенче төрле итеп әйткәндә, яшеллеккә күмелгән ясалма утраучыклар булачак алар.
Казансу елгасындагы һәм ярындагы төзекләндерү эшләрен башкару өчен федераль акчалар һәм инвестицияләр җәлеп ителгән. Су каналын казу федераль акчага башкарыла. Ә Казансу яры үзе фәкать инвестицияләр ярдәмендә төзекләндерелә. Яр буенда урнашкан ГИМСтан (кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе) "Миллениум" күперенә кадәр булган өч чакрым арада - дүрт урында - парковка эшләячәк. "Казан" милли-мәдәни үзәге тирәсендә ял итү мәйданчыгы эшләргә уйлап торалар. Балалар өчен ниндидер аттракционнар да булыр дип көтелә.

Бер үк вакытта Киров һәм Ленин дамбалары участогында Казансу елгасының сул яры буенча урнашкан Кремль яр буен ныгыту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дә башкарыла. Әлеге участок башлыгы Сергей Матяшин әйтүенчә, эшләр ике сменада алып барыла һәм ул 2015 елның маенда тәмамланачак.

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading